Әни димим... (хикәя)
Әни димим... (хикәя) НУРЗИЛӘ (Нотфуллина Нурзидә Камиловна) Өстәл уртасындагы зур тортка кадап куелган кечкенә шәмнәрне нигәдер санарга керешкән Айсылу ханым гаҗәпләнүдән, аһ итте: егерме дүрт урынына егерме биш шәм балкып утыра икән! Каян килеп кергән соң әле ул? Артык шәмне алырга сузылган кулы исә һавада эленеп калды. Юк, аны алсаң, татлы сарайның бөтенлеге, матурлыгы югала икән бит! Калсынсана, хәерлегә генә булсын, дип уйлап куйды Айсылу һәм, өр-яңа тәти күлмәк киеп көзге алдында боргаланучы кызына сөеп карап, шахмат тактасыннан аерыла алмаган улларын ашыктыра башлады: — Җәһәтрәк булыгыз, балалар. Озакламый кунаклар да килер... Теле бер нәрсә сөйләде, ә хәтерендә, никтер, моннан нәкъ тугыз ел элек булган вакыйгалар яңарды. Әйтерсең алар, менә бүген генә булгандай, бөтен ваклыклары белән күз алдына килеп бастылар. Әйе, гаҗәеп сәер, аңлаешсыз һәм серенә хәзер дә төшенеп җитә алмаган вакыйгалар иде шул алар. ...Айназга өч яшь тулган көн. Төшендә үзе кадәр уенчык песи күргән икән кызчык. Әле җитмәсә, ул песи, ямь-яшел күзләрендә очкыннар биетеп: «Минем исемем — Куян, мин сиңа кунакка киләм, каршы ал!» — дип тә әйткән икән. — Әни, шул песи килер микән? — диде Айназ, әнисенә сырпаланып. — Кунак булып кына килмәс, аны үзебез барып алырбыз, бөтенләйгә үк үзебездә калыр, яме, кызым, — дигән иде Айсылу ханым. И сөенгән иде сабый, кулларын чәбәкли-чәбәкли сикергәләгән иде: — Минем Куяным була, минем песием була! Әнием, бүген үк барып алабызмы? «Балалар дөньясы» кибетендә беренче күргән песигә чат ябышты Айназ: — Әнием, менә ул Куян! Шатлыктан кызчыкның алтынсу бөдрәләренә кадәр көлә иде сыман. Ул зәңгәрсу бөдрә тунлы, койрык очы бантиклы, үзе хәтле уенчык песине кочаклап та алды һәм дөньясын да онытты. Бу Куян нәкъ шул төшендә күргән песи икән бит! Куян өчен һәм Айвазга алган «КамАЗ»га акча түләп торганда, Айсылу үзенә текәлгән нәни малайга игътибар итте. Бала күз явын алырлык тәтиләргә дә, шул уенчыклар тирәсендә бөтерелгән яшьтәшләренә дә карамый. Ул бары тик, алларына чыга-чыга, хатын-кызларның йөзләренә текәлә, кемнедер ашыгып эзли шикелле. Малай әлегә еламый, әмма болыт төсле күксел-зәңгәр күзләре мөлдерәгән, менә-менә «яңгыр» башланыр кебек иде. Ул арада бала, чарасызлыктан арып, тәтиләр тирәсенә лып итеп утырды да кычкырып елый башлады. Уенчыклар бүлегендәге күңелле шау-шу кинәт тынып калды. Нәниләр дә, олылар да малайга борылдылар. Аның янына сатучы хатын белән бер үк вакытта килеп җиткән Айсылу баланың җитендәй аксыл чәчләреннән сыйпап алды. — Нигә елыйсың, акыллым, елама. Син зур малай бит инде, — диде ул, баланы тынычландырырга тырышып. — Әниемне югалттым, — диде дә малай үксүеннән тыела алмыйча һәм һич көтмәгәндә Айсылуның итәгенә капланды. — Хәзер табабыз әниеңне, ул үзе дә сине эзли-эзли йөдәгәндер инде... Кибет директоры бүлмәсенә малайны өчәүләп: кызы Айназ, улы Айваз һәм Айсылу бергәләп озаттылар. Әниләренә сыенган балаларны күреп, малай тагын үкси башлады. Аны юата-юата, әнисен көтә-көтә шактый вакыт үтте, кибет радиоузелыннан кабат-кабат әйтүгә карамастан, малайны эзләп килүче күренмәде. Ләкин болай озак торып булмый иде. Айназның туган көненә чакырылган кунаклар җыелыр чак җиткән, кайтырга ашыктылар. Ишектән чыгышлый, Айсылу ханым малайга тагын әйләнеп карады, кәнәфи почмагына елышкан сабый тәрәзәгә багып тынып калган иде... Ә өйдә бәйрәм! Әтиләре өстәл әзерләп өлгергән, балалар, кошчыклардай чыркылдашып, Айназны сырып алдылар; китте көлеш, котлау, җыр-бию, күңелле уеннар! Кызы белән улының бәхет балкыган йөзләренә караган саен, Айсылуның күз алдына кәнәфи почмагына сыенып елаган малай килде. ...Тәмледән-тәмле ризыклардан рәхәтләнеп бушап калган савытларны юганда да, бәйрәм ыгы-зыгысыннан йончыган бүлмәләрне җыештырганда да малайны онытмадылар. — Ул үзенә өч яшь икәнен әйтә дә белми, менә болай итеп кенә күрсәтә, — дип тәтелдәде Айназ, нәни бармакларын тырпайтып. — «Ш» хәрефен дә дөрес әйтә алмый икән, исемен «Саса» диде, — дип дәвам итте