Айваз һәм бик белдеклеләнеп өстәп тә куйды, — әле фамилиясен дә белми, әтисенең исемен ...
Айваз һәм бик белдеклеләнеп өстәп тә куйды, — әле фамилиясен дә белми, әтисенең исемен — «папа», әнисенекен «мама» дип әйтте! Айсылуның күңеле тыныч түгел иде. «Балаңны югалтсаң, акылыңнан язарсың», — дип кызганды ул Сашаның әнисен. Ахырда түзмәде, балаларын йокларга яткыруны иренә калдырып, шәһәр үзәгенә урнашкан зур кибеткә йөгерде. Кабинетта бер милиционер белән директордан гайре беркем дә юк, алар исә малайның әнисе килер дип һаман да өметләнәләр иде күрәсең, ишек ачылганга икесе берьюлы борылып карадылар. Курчак кебек итеп затлы чит ил киемнәренә киендерелгән бу сабый да кемнеңдер кадерлесе, багалмасы бит. Айсылу бәгырен кисеп узган шушы уйдан айный алмый интекте. Тик малайдан сораштыру бернинди нәтиҗә бирмәгән. Ул бары үзләренең машина белән «озак-озак» килгәннәрен генә әйтә алган. Шәһәргә кич килде, урамнарны караңгылык пәрдәсе чорнап алды. «Балалар дөньясы»ның этажларында да бер-бер артлы утлар сүнә башлады. Кибет ябылыр вакыт җитте. Табылдыкны кая куярга да белмәгән директор белән милиционерны гаҗәпкә калдырып, Айсылу баланы җитәкләп алды да ишеккә таба атлады. — Хәзергә бездә торып торсын, әти-әнисенә эзләп табу да уңайрак булыр, — диде ул, үзенең тәвәккәллегенә үзе шаккатып. Шул ук кичне телевизордан табылдык малайны күрсәттеләр, аны кайдан эзләргә мөмкинлекне тәгаенләп, Айсылуларның адресы әйтелде. ...Йокларга яткырыр алдыннан Сашаны юындырганда, күлмәгенең эчке кесәсеннән кат-кат бөкләп тыгып куелган 100 долларлык кәгазьне табып алгач, Айсылу тынсыз калды. Димәк, сабыйны махсус адаштырып калдырганнар! Көне буе үксеп хәлсезләнгән бәләкәчне елый-елый юындырды да Айсылу, төшендә дә вакыт-вакыт сулкылдап куйган баланы кочагына кысып, төне буе күз дә йоммады. ...Көннәр үтте, атналар, айлар бер-бер артлы артта калды, көн саен телевизордан Сашаның рәсемен күрсәтеп, адресны кабатлауга карамастан, малайның әти-әнисе күренмәде. Саша Айназ белән Айвазга ияреп татарча сөйләшергә өйрәнде, тик яңа гаиләгә бик авыр ияләште. Кыңгырау чыңлаган саен ишек төбенә йөгереп барып әти-әнисен көтте. Айсылуны көн дә диярлек «Балалар дөньясы»на әйдәде, баруга, үзе онытып калдырылган йомшак уенчыклар бүлегенә чапты, аннан инде бичара малайны кибет ябылганчыга кадәр алып китеп булмый иде. Әмма ни гаҗәп: «Куян» исемле песине Айназдан да ныграк яратты Саша. Айсылу исә баланы нишләтергә белмичә гаҗизләнде: ятимнәр йортына тапшырырга кызганды, сабыйны махсус ташлаганнар дигән рәхимсез дөреслек белән һич тә килешә алмый иде ул. Аннары инде Сашаны уллыкка алуны рәсмиләштерделәр. Әтиләре Алмаз да каршы килмәде, алар җитешле тормышта яшиләр, өченче баланы тәрбияләрлек мөмкинлек бар иде. ...Еллар үтте. Саша аз сүзле, басынкы, тыныч малай булып үсте. Әмма, буш вакыт тигән саен, «Балалар дөньясы»на йөгерүе гадәт булып калды. Айсылу белән Алмаз «улым» дип дәшсәләр дә, аны Айназ белән Айваздан һичкайчан аерып карамасалар да, Саша бер генә тапкыр да, хәтта ялгышып та «әти», «әни» дип әйтмәде. Беренче күргәндәгечә, малай өчен алар һаман «тетя», «дядя» булып калды. Саша гел үзенекеләрне көтеп яшәде... Туган көнен Айназ белән бергә, үзе табылган көнгә билгеләделәр. Ләкин Саша кызчыктан гәүдәлерәк булып, таза, матур булып үсте, яңа әти-әнисенә әллә ни мәшәкать тудырмады. Кечкенәдән шахмат белән мавыкты, яхшы укыды, малайның ни җитте гаиләдән түгел икәнлеге дә ачык аңлашыла иде. ...Айсылуны уйларыннан бүлеп, сискәндереп, ишек кыңгыравы челтерәде. Кунакларны каршы алырга йөгергән Айназның яңгыравык тавышы шактый аптыраулы ишетелде: «Сезгә кем кирәк?» «Әниең өйдәдер бит», — дигән ят тавыш Айсылуны да ишек катына чакырды. Бусагада озын буйлы чибәр яшь хатын басып тора иде. Ананың йөрәге, ниндидер көтелмәгән хәл буласын сизенгәндәй, кысылып куйды. Шулай да чакырылмаган кунакны түргә дәштеләр. «Мин Сашаның әнисе булам», — диде ханым, бер мизгелгә генә Айсылуның күзләренә текәлеп. Ана телсез калды.