...Ишегалдына чыккач, ул шаккатты. Күктән ап-ак ябалак карлар ява, ә мунча янындагы шом...
...Ишегалдына чыккач, ул шаккатты. Күктән ап-ак ябалак карлар ява, ә мунча янындагы шомырт ап-ак итеп чәчәк аткан! Гаҗәп! Фарук шаккатты. Башын чайкап, күзләрен йомгалап карады. Әйе инде, ап-ак итеп шомырт чәчәк аткан, борынына шомырт исләренә кадәр килде. Фарукның көзен шомыртлар, алмагачлар чәчәк аткан дип ишеткәне бар иде инде анысы, ул кадәр гаҗәпләнерлек хәл түгел анысы. Әмма ноябрьдә түгел бит инде! Әле бит кичә генә эзе дә юк иде бит. Хәер, кичә кая күрсеннәр инде алар аны, аның кайгысы идемени кичә. Моны ничек аңларга соң инде тагын? Фарук бу гаҗәп күренеш турында хатынына әйтергә кирәк дип уйлады. – Наҗия, Наҗия, чык әле! Хатыны янына килгәч, ул төртеп күрсәтте: – Кара, шомырт чәчәк аткан! Хатыны да шаккатты: – Ноябрьдә? Ничек чәчәк аткан ул? – Назгөл турында берәр хәбәр бирүедер инде. – Әллә... Әйдә барып карыйк әле. Хатыны белән икесе мунчага таба киттеләр. Якынлашкан саен шомырт исе зәһәрләнә бара иде. Бу май аендагы тәмле ис түгел, әллә нинди борыннарны ярып керә тора. Агу кебек. – Тукта әле, Наҗия, барма анда! Хатыны да туктады. – Берәр нәрсә сипкәннәрме соң монда? Шунда Фарук сискәнеп китте: – Формалин исе килә бит моннан! – Ә нәрсә соң ул? – Формалин инде, формалин. Агу инде. Мәетләрне бәлзәмләгәндә дә сибәләр аны... – Ә каян килә соң ул? Мин куркам... Алар икесе дә гаҗәпләнеп мунча янында үскән шомыртка карап тордылар. Куркыныч булып китте. – Менә сиңа мә! Ничек уйларга инде моны? – Ә башка кешеләрнеке дә чәчәк атты микән? Шунда кисәк икесе дә шомырт чәчәкләре арасыннан күренеп торган мунча тәрәзәсендә ниндидер бер ап-ак киемле затны күреп алдылар. Ул мунча тәрәзәсен эчке яктан шакыды. Күктән, болытлардан ишетелгән кебек аваз ишетелде: – Әни! Әти! Ачыгыз! Мин кайттым... Икесенең дә куркудан чәчләре селкенгән кебек булды. Ул арада теге затның тавышы җир астыннан ишетелгән кебек булды. – Ачыгыз! Фарук, манма суга батып уянып китте. Йөрәге атылып чыгардай булып тибә иде. Нинди сәер төш! Тукта! Төшме соң бу? Кызы әйтте бит инде: «Ачыгыз!» – дип... Фарук киенергә дип, өстеннән юрганын алып ташлады. Тавышка хатыны уянды. – Син йокламыйсыңмы? – Мин саташып уяндым. – Мин дә. Куркыныч төш керде... Кызымны... Кызымны күрдем... – Ничек? – Зират ишеген ача алмый. Анда Хәйдәр абыйның каны тамган ди. Шул катып калган да, ача алмый зират капкасын. Хәйдәр абый белән икегез килеп ачыгыз, ди. Фарукның коты алынды. – Мин дә Назгөл кайтмакчы була икән дип күрдем. Ул кайтмакчы була, кайта алмый. Мин аның янына барам. Ул кайткан да бугай инде. Тавышын ишеттем. Наҗия кул аркасы белән күзен сөртте. – Саташасың. – Юк инде, мин аны ишеттем. Хәзер, барып кайтам... Үзең дә әйтәсең бит, кайтам дип әйтә дип. – Мин төш күрдем. Саташып яттым. Ни сөйлисең инде син, үзәкне өзеп. – Юк инде, чын. Ишеттем. Мин төш күрдем... Шомырт чәчәк аткан икән дип күрдем. Аннары... Аннары Назгөл бар иде мунча эчендә... Наҗия, куркып, иренә карады. Фарукның күзләре сәер кебек иде. Тавышы да көр, күтәренке сыман. Әллә чыннан да алышынган инде? – Ташла инде, юләрләнмә. Саташкансың син. – Ник саташыйм, мин кызымның тавышын танымаска. Мин хәзер аның янына барам. Барам дисә дә, Фарук утырып кына тора иде. Әмма тавышы нык, шуны эшләячәк кебек. Наҗия, үзенә ышанмыйча, пәрдәне тартып карады. Кап-караңгы иде тышта. – Юк инде, карт, кая барасың, ди. Син дә мине ташлап китмәкче буласыңмы хәзер? – Саташканга кергәндер... – Ә син ни дип күрдең? – Күрәсеңме, ул кайтмакчы була. Хәзер миңа зиратка барырга кирәк. Наҗия ирен белә иде – сөйләнеп торачак та, чыгып китәчәк. Ә ул хәзер зиратка барса, чыннан да нидер булачак. Ире инде болай да алышына башлаган бугай. Йоклатырга кирәк аны. Үзенә дә йокларга кирәк... Дөрес, кызларын тиешенчә озатмадылар бугай... (Ахыры бар.)