Кызыл балчык астында озак вакытлар йокымсырап яткан җанга шул сораулар бирелде. Бу сора...
Кызыл балчык астында озак вакытлар йокымсырап яткан җанга шул сораулар бирелде. Бу сорауларга җавап бирер өчен ул моңа кадәр булган дөньядагысын искә төшерергә тиеш иде. Нәкъ шул вакытта зиратка кире Хәйдәр чабып килеп кергән иде. ...Әлсерәп беткән, курткасы ертылган һәм канга баткан Хәйдәр авылга кайтып кергәндә кар инде ныгытып ява башлаган иде. Кешеләр моны үзләренчә юрады: – Назгөл бер гөнаһсыз бала иде! Шуңа шулай кар ява инде, шулкадәр изге бала булган икән... Хәйдәр зиратта ни булганын кешеләргә әйтмәкче иде, курыкты. Алышына башлаган бабай диярләр, дип уйлады. «Бармагың канаса, аны бөтен киемеңә сыларгамыни. Исерек кеше кебек куртка ертып йөрмәсәң, тигез җир беткәнме сиңа?» – дип орышкан карчыгына да бер сүз дә әйтмәде. *** Фарук белән Наҗия Назгөлсез төнгә керделәр. Бу көн беркайчан, мәңге бетмәс кебек тоелды аларга. Хәсрәт сәгатьләрне суза. Бәхетле чакта гына ул сәгате минут кебек уза. Бу кадәр күргәннән соң бөтенләй йоклап та булмас кебек тоелган иде. Кеше баласы шулай яратылгандыр инде – төн һәм йокы дигән әйбер бар. Ул онытылып торырга мөмкинлек бирә. Ул да булмаса, нишләр иде икән кеше? Акылдан шашкан булыр иде, мөгаен. Көн буена түккән яшьләр, күргән газаплар кичкә аякка басып тормаслык халәткә китереп җиткергән иде. Гомердә булмаганны кочаклашып ята алмадылар, һәрберсе чалкан, ялгыз ятты. Нигә шулай дисәләр, үзләре дә җавап бирә алмаслар иде. Юату сүзләре дә әйтерлек түгел, нәрсә дип юатасың бу очракта? Әмма Фарук ир кеше буларак аңлый иде – читләшергә ярамыйдыр. Әйе, аңа да бик-бик авыр, әмма Наҗиягә кыз бала тагын да якынрактыр. – Наҗия! – ул хатынының чәченнән сыпырды. Шунда икесен дә сискәндереп телефон шылтырады. – Төн уртасында кем икән? Фарук торып, телефонга таба китте. Телефонны алды. – Әйе? Дәшмәделәр. – Әйе, тыңлыйм. Фарук бу. Беркем дә дәшми. Әмма Фарук ул кешенең сулаганын һәм ишеттермәскә тырышып йөткереп куйганын ишетте. – Кайсыгыз соң? Эндәшмичә тормагыз инде. – Кем ул? – дип сорады Наҗия. – Белмим. Эндәшми бит. Әлү, кем син? Фарук трубканы куйды. – Әллә нинди сәер кеше. – Айдардыр ул. Нигә куйдың инде? – Айдар? Ә нигә эндәшми соң ул? – Читенсенгәндер. Куясың калмаган. – Шылтыратыр әле тагын. Фарук телефон төбендә көтеп торды. Шылтыратучы булмады. – Куймаска иде инде, – диде хатыны, газаплы тавыш белән. – Әй, кем уйлаган инде аны... – Фарук барып ятты. Аннары уйлап ятты да, әйтеп куйды: – Юк, ул Айдар була алмый. Айдарның әтисе әйтте бит миңа, кичке поездга утыра, дигән. Вокзалдан шылтыраткан. Ул бит төн буе поездда кайтачак. Каян шылтырата алсын ул поездга утырган кеше? – Кем икән соң алайса? – Белмим... Ялгыш шылтыраткандыр. – Юк-юк, ялгыш түгел. Күңелем сизә, ялгыш түгел. Куярга кирәкми иде. Фарук үзе дә ялгышканын сизә иде. Әмма бернишләп тә булмый инде хәзер. Хатыны тагын бәргәләнеп еларга кереште. Күзләрендә еларлык яшь калмаган да иде инде аның. Фарук курка башлады. Бу акылдан яза күрмәсен тагын. Наҗиясен дә югалтса, нишләргә? Шуңа да нык булырга тырышырга кирәк, ни генә булса да, ул бит ир кеше. Ул Наҗиясен кочагына алды, чәчләреннән, кулларыннан сыйпады. Тагын дару салып бирде. Шулай кочагына алып ята торгач, тәмам эштән чыккан Наҗиясе әллә саташып, әллә чынлап йокыга эленеп китте. Газапланып, ыңгырашып, бәргәләнеп йоклады ул. Фарук анысына да шат иде. Йоклый гына күрсен. Әйе шул, чыннан да ярый йокы булган әле. Болай гел уйланып торсаң, юләргә чыгар идең. Тик менә үзенең бер дә йокысы килми шул. Ул утырып чыгар инде таңга кадәр. Шуңа Фарук уйланып кына ятты. Бу сәер шылтыратуның нәрсә икәнен берничек тә уйлап таба алмады. Бәргәләнеп, ыңгырашып яткан хатынын кызганды. Хәзер нишләрләр икән инде алар?Ничек яшәргә кирәк?Бик озак уйланып ятты ул. Пәрдә ярыгына күзе төшкәч кенә абайлап алды – таң аткан икән инде!