Кире кайту (хикәя)
Кире кайту (хикәя) Рәмис ЛАТЫЙПОВ 3. (Ахыры.) Әтисе белән әнисен җирләгәндә дә мондый төшләр кермәгән иде бит. Әмма хәзер инде нишлисең? Йоклый гына күрсен ире. Болай да йөрәге бик сау түгел, үлеп китмәгәе... Наҗиянең колагында кызының мескенләнеп кенә «Ачыгыз!» дип әйткән тавышы яңгырап тора иде. Ул, хәтта шүрләп, ишеккә таба карап-карап алды. Кызының өрәге йөридер... Фарук чыкса, куркыр, яхшылык белән бетмәс... «Бер дә чыдар әмәлең калмаса», – дип фельдшер хатын көчле йокы даруы биргән иде. Ул иренә «чыгып йөрмә!» дип каты гына әйтте дә, «су эчеп ал» дип иренә шул төймә даруны эчерде. Үзе дә бер төймәне эчте. ...Фарук ничек итеп йоклап киткәнен сизми дә калды. Уянгач, үзенең шулай йоклый алганына гаҗәпләнде дә әле. Пәрдә ярыгыннан якты керә иде. Башы бераз гына авыртып тора иде. Әмма ни генә булса да, төн узган. Наҗия янында түгел иде. Ул алданрак уянды микәнни? Тукта әле, зиратка барам дигән иде, әллә нишли күрмәсен тагын. Фарук ашыгып киенә башлады. Ничек йоклап китте соң ул. Шунда аның күзе өстәл янындагы кырлы стакан һәм даруларга төште. Даруны алып укыды – йокы даруы. Аңлашылды... Димәк, хатыны кичә шуны эчергән. Шунда ук каяндыр, өйалдыннан бугай, хатынының берөзлексез нәрсәдер кабатлап елаганын ишетте. Мышык-мышык елап, берөзлексез нидер кабатлый иде хатыны. – Китмәгән икән! Ярар, Аллага шөкер! – Фарук тиз-тиз киенде. Күлмәген киеп ятканда, хатынының илереп елап җибәргәненнән йөрәге жу итеп китте. Яртылаш киенгән килеш йокы бүлмәсеннән атылып чыкты. Өй ишеге төбенә кадәр ачык иде. Фарук тышка атылды һәм бусага төбендә шаккатып басып катты. Тышкы ишек тә ачык иде. Баскыч төбендә чәчләре-башлары тузгыган, йокы киеменнән генә хатыны утыра. Алдында – Назгөл. Ул бер кулы күтәрелгән, берсе төшкән хәлдә катып калган, тәне яртылаш бәзгә төрелгән. Күзләре яртылаш ачык килеш катып калган. Хатыны, аның чәчләренә төшкән ябалак-ябалак карларны куллары белән сыпыра, үзе берөзлексез сөйләнә: – Кайттыңмы, кызым? Белдем мин синең кайтасыңны, кайтканыңны ишеттем дә. Чыгармадым шул мин әтиеңне, үзем дә кертмәдем! Шундый каты бәгырьле булган шул әниең! Туңа күрмә тагын, киен әле, төрим әле аякларыңны. Чәчләреңә кар куна күрмәсен, син бит минем яраткан кызым. Әйдә, ач әле тутырып күзләреңне, балам! Туганда да шундый идең бит син балам, әле һаман да бәбәем бит әле син миңа. Үз кулларым белән үз ишегем төбендә катырып үтердем шул мин сине!!! Фарук аяк астында җир шуыша башлагандай итеп хис итте. Җегәре китеп, агач баскычка гөрселдәп тезләнде: – Наҗия? Бу төшме? Ул исәнмени? Ул кызына таба үрелде. Назгөлнең куллары таш кебек иде. Наҗиясе, аны күргәч, куркып кычкырып җибәрде: – Кит-кит! Кызым туңа! Тимә аңа! Кызның тәненә уралган бәз чишелеп төште, Наҗия ашыга-ашыга кызын төрә башлады: – Берәүгә дә бирмим кызымны. Үзем алып керәм, бар кит! – Наҗия! Ул бит үлгән! Нишләдем мин, нишләдем! Ул бит исән булган, кайткан булган, катып үлгән! Мин бит... Мин бит колагыма ишетелә, дип уйладым!!! Ник тыңладым мин сине! Фарук, кулларын сузып, хатынының өстенә килә башлады: – Син... Син ник чыгармадың мине!!! Ник чыгармадың? Мин бит әйттем, әйттем сиңа ул каайткан дип!!! Хатыны, куркуыннан тилереп елап җибәрде: – Кичер! Кичер мине!!! Кичер, кызым! Әтиеңне чыгармадым, син бәбкәемне өшетеп үтердем!!! Фарук, нишләгәнен аңламыйча, кызының мәетен хатыны кулыннан тартып алмакчы булды. Тегесе бирмәде, чытырдап кызына ябышты. Фарук, ишегалдындагы яңа яуган карга башын бәреп, илереп кычкырып җибәрде: – Кичер, кызым! Мин сине үтердем бит, мин үтердем сине! *** Ис тиеп мәрткә киткән кыз кабер янында Хәйдәр йөргәндә үк аңына килә башлады. Ярыктан кергән саф һава тәндәге агуларны алып чыгып китә бара иде. Әмма бик хәлсез һәм бетерешкән организм аңга килә алмый озак азапланды. Аңга килеп бетәрлек хәлдә дә түгел иде ул. Сулыш кысылган, кан йөреше акрынайган кыз мәеттән берни белән дә аерылмаслык хәлдә иде. Әмма яшь организмның яшәр көче калган иде әле – саф һава аны кире бу тормышка әйләндереп кайтарды. Кыз, кайда ятканын аңлап та бетермәде, әмма