Ә беркөнне Марат әнисен күрде. Шактый ерак булса да, ул урнашкан өйнең тәрәзәсеннән үзл...
Ә беркөнне Марат әнисен күрде. Шактый ерак булса да, ул урнашкан өйнең тәрәзәсеннән үзләренең бакчасы күренеп тора. Әнисе вак-төяк эшләр табып, әле тегесен, әле монысын кузгаткалап, чыбык-чабык җыйгалап, бер-ике сәгать шул тирәдә йөргәләгән булды да кайтып китте. Эче пошканнан килгән инде, мескен. Эш белән борчуларым онытылыр дип уйлый, күрәсең. Тик ялгызы гына әллә нәрсә майтара алмый шул. Бүтән вакыт булса, агачларны бәйләшергә Маратны дәшкән булыр иде… Элегрәк, эш күп, вакытым тар, тормыш мәшәкатьләре, дип, Марат аңа әллә ни булыша да алмады. Ә монда… Хәзер әнә бер эше дә юк. Вакыты да җитәрлек… Тик барыбер булыша алмый… Ярамый… Әнә шундый уйларга бирелеп, әнисен читтән генә күзәтүдән уза алмады. Берәр көннән әнисе бакчага Люба белән килде. Агачларны бәйләшергә ярдәмгә чакыргандыр инде. Кайгы кешеләрне берләштерә шул, хәзер ничектер якынаеп та киткәннәр. Шунда Марат, әнисенә сиздермичә генә, Любаны күреп сөйләшергә, дигән карарга килде. Тик җаен ничек туры китерергә? Алар гел бергә. Марат, коймага ышыкланып, куе булып үсүче кура җиләге сабаклары артына кача-поса, үз бакчалары янына ук килде. Ярый әле якын-тирәдә башка бакчачылар юк. Аннан әнисе белән Люба аермачык күренә, кайвакыт сөйләшкән сүзләре дә ишетелеп китә. Тик күпме генә теләмәсен, Люба ул посып торган урынга якын килмәде, хәтта ул якка борылмады да. Ә Марат хатынның игътибарын ничек җәлеп итәргә белмичә гаҗизләнде. Ярты сәгатьләп шулай үткәндер, ниһаять, Люба чиләкләргә чүп-чар, иске-москы әйберләр, тирескә ярамаган полиэтилен пакетлар һәм шешәләр тутыра башлады. Ул хәзер аларны урам чатындагы чүп контейнерына илтеп бушатачак. Моны Марат тиз чамалады. Люба белән очрашып сөйләшү өчен шуннан да кулай вакыт булмаячак. Егет әнисенең читкәрәк карап торганын көтте дә, мәче җитезлеге белән тыкрык башыннан икенче бакча янына йөгерде. Кипкән үлән сабаклары артына барып посты. Бераз күзәткәч, бакчаның әниләренә күренми торган ягыннан әйләнеп, чүп савытлары артына качты. Чыннан да, биш-ун минут үтте микән, чиләкләр асып, Люба контейнерлар тарафына юнәлде. Килеп җиткәч, бер чиләген җиргә куйды да, икенчесен күтәреп түгәргә җыенганда гына, Марат контейнер артыннан башын калкытты. Аны күргәч, хатынның йөзендә курку чалымнары пәйда булды. Ул хәтта «ах» дип кычкырып җибәрде һәм берәр адым артка чигенде. Контейнер читенә тотынмаган булса, бәлки, артына да утырган булыр иде. Ярый әле әни ерактарак, югыйсә ишетер иде, дип уйлады Марат. Ә үзе, бармакларын ирен читенә тидереп: «Тс-с-с», – дип ысылдады. Шунда, куллары кырынмаган йөзенә ышкылып узгач, Любаның ни өчен шулай нык курыкканын төшенде ул. Бөтенләй көтелмәгән урыннан сакал-мыек баскан, пычранып беткән бомж килеп чыксын да, ничек курыкмыйсың инде! Марат үзенең кыяфәте нинди булуын бөтенләй истән чыгарган шул. Монда инде ничә атна йөзенә бритва тигәне юк, юыну яклары да ташка үлчим, су булганда әллә нигә бер генә… Бәлки әле, күрүгә үк танымагандыр да. Хәер, кыяфәтен көзгедән күрмәгәнгә шактый. Үзе дә танымас иде. Дөрес, яшь хатын үз-үзен кулга алырга тырышты. – Марат?... Син?... Каян килеп чыктың болай? – диде ул, куркудан һаман күзләрен түгәрәкләндереп. Марат тагын бер мәртәбә: – Тс-с-с, шаулама, – диде дә, үзенә якынрак килергә ишарәләде. – Сораштырма… Вакыт бик тар. Соңыннан барысын да сөйләрмен. – Шунда ук Любаны битәрләп тә алды: – Нәрсә миңа карап каттың, чүбеңне түгүеңне бел. Югыйсә хәзер әни шикләнәчәк… Люба чүп түккән кыяфәт ясады. Ике чиләк чүпне озаклап бушатты ул. Ә шул арада Марат хатынына үзенең үтенечләрен тезде. – Безгә очрашырга кирәк. Вакыт табып, бүген кичкәме йә якын көннәрдә монда килеп чык. Артыңнан күзәтү була күрмәсен – игътибарлырак бул. Әгәр килгәнеңне күрмичә калсам, әнә теге ташландык йортта булырмын. Бераз ашарга-эчәргә, кырыну-юыну әйберләрен дә онытма. Кыскасы, нәрсә кирәклеген үзең уйла. Никадәр тизрәк килсәң, шулкадәр яхшы… Әнигә сиздерә күрмә тагын. Берни дә белмәсен…