Сыекча тегенең бите буйлап акты, изүенә керде. Малай теле белән авыз кырыйларын ялманды...
Сыекча тегенең бите буйлап акты, изүенә керде. Малай теле белән авыз кырыйларын ялманды, тик берни әйтмәде... Аның моннан биш-алты минут элек булган «батырлыгы» юып алгандай юкка чыккан иде шул. Ул, кырт борылып, ишеккә таба атлады... Әлеге тамашаны карап торган бармен башын селки-селки урынына утырды. Женя да: – Ну, Вася, килештерәсең дә инде үзең. Малайны шыр җибәрттердең бугай, – дип куйды. – Әй, мондый маңкаларны да акылга өйрәтмәгәч… Юкса, сөйләшә белми, – дип, кулын гына селтәде дә Вася, кабат үз урынына утырды. Бокалын күтәреп, берничә йотым сыра уртлады. Кысладан чемченде. – Карале, бу тамерланлылар көннән-көн әрсезләнәләр бит, ә. Закирның мебель ясау кооперативын да саумакчылар. Ә ул остаханә безнең карамактагы биләмәләрдә урнашкан… Тулай торак безнең территориядә бит… Гомуми казаннан үзенә күпме өлеш чыгачагы турындагы соравына җавап бирмичә, Васяның бөтенләй икенче нәрсә турында сөйли башлавы Женяның кәефен кырса да, ул моны сиздермәскә тырышты. «Әле генә булып алган хәлләрдән соң йонын уңайга сыпырсаң да таманга туры килер», – дип уйлады. Юкса Васяга пистолет көпшәсен кем иягенә терәсә дә барыбер… – Ул общага һөнәр училищесыныкы бит. Ә училище алар кул астындагы территориядә, имеш. Тамерланлылар шуны аргумент итеп куялар… Вася, әле яңа гына күргәндәй, Женяга текәлде дә тишәрдәй итеп карады. Малайлар белән булган хәлдән соң әле усаллык чаткылары да сүнеп җитмәгән күзләреннән менә хәзер очкыннар чәчрәр кебек иде. – Минем аларның училищеларына дәгъва белдергәнем юк бит. Анысы бөтен директорлары, училкалары, тагын әллә нинди шайтаннары белән үзләренә булсын. Ә общаганың ул сасы подвалындагы остаханәгә кагылмасыннар. Әгәр шуңа юл куйсак, алар акрынлап безнең бөтен биләмәләргә хуҗа булачак. – Эшләр шуңа таба бара да инде, Вася. Ә беләсеңме, бик ышанычлы чыганаклардан нәрсә ишеттем? Ул мебель кооперативын гына түгел, Тынычлык урамындагы келәмнәр сату кибетен дә, аннан соң менә без синең белән хуҗаларча сыра чөмереп утыра торган шушы барны да үз «түбәләре» астына алмакчы икән тамерланлылар. Васяның моңа карата җавабы кыска булды. Ул баш бармагын янәшәдәге ике бармагы арасына кыстырып кәҗә тоягы күрсәтте дә: – Менә аларга, – диде. Ә Женя аның саен учакка бензин сибә торды: – Ә беләсеңме, безнең биләмәләрне шулай акрынлап үзләренә күчерү идеясен кем таккан аңа? – Кем? – Хәтерлисеңме, моннан ике ел элек безнең тирәдә Порх кушаматлы берәү ышкынгалап йөрде. Чын исеме Вадим аның. Прохоров Вадим. Ул, үз шайкасын оештырып, элек үк безнең кайбер «янчыклар»ны үзенеке итмәкче булып йөргән иде. Тик ул вакытта, аңышып калып, без аларны акылга тиз утырттык. Егетләр белән җыелышып барып, саклап торып яхшылап төйгәч, Порх үзе яңак сөяген сындырып, шактый вакыт хастаханәдә дә ятып чыкты әле. Шуннан соң, яхшатланып, безнең тирәдә кабат чуалды. Тик без аны арага кертмәдек. Ул хәзер тамерланлыларга кушылган. Тимур аларга берничә «комок»ны, шул исәптән теге без сава торган точкаларны да контрольдә тотарга рөхсәт биргән. Һәм, әлбәттә, шундый мәрхәмәтлелеге өчен, Порх егетләренә ясак салган. Табышның яртысы Тимур кесәсенә керә икән. – Ха-ха, Тимур безнең «комоклар»ны контрольдә тотарга хокук биргән, имеш. Алай, Порхка яхшылык эшлисе килгәч, үз биләмәләреннән өлеш чыгарсын. Андый юл белән мин Порхка Тимурдан да юмартрак ярдәм күрсәтә алам. Әнә, тамерланлылар биләмәсендәге бөтен нокталарны да контрольдә тотсын. Ясакны да Тимурга караганда азрак сораячакмын… Артык кызып киткәнлеген чамалап, Вася кинәт кенә тынып калды. Бокалын күтәреп, андагы соңгы йотым сыраны эчеп куйгач, барменга тагын алып килергә ишарәләде. Тегесе, йөгереп кенә, аның бушаган бокалына сыра агызып китерде. Гомумән, Вася үзен биредә хуҗаларча тота. «Түбә» булгач, аңа монда рестораннардагыча хезмәт күрсәтәләр. Яңа китерелгән сырадан бераз йотып куйгач, ул, инде шактый тынычланып, әңгәмәне дәвам итте: