– Абыем, син мине дә рәсем ясарга өйрәтә башлаган идең бит. Соңгы китүеңдә, мин кайткан...
– Абыем, син мине дә рәсем ясарга өйрәтә башлаган идең бит. Соңгы китүеңдә, мин кайтканчы күп итеп рәсемнәр ясап куй, дип күрсәтмә дә биреп калдырдың. Сүзеңне тыңладым тыңлавын. Тик барыбер синең шикелле матур ясый алмыйм. Ясаган рәсемнәремне күрәсең киләме? – диде ул. Марат моңа шатлануын белдергән кыяфәт белән: – Килә. Нишләп инде аны элегрәк күрсәтмәдең? – дигән булды. Гөлназ йөгереп өйгә кенә кереп китте, ә Марат үз уйларына чумды. Аның үз гомерендә бер мәртәбә дә рәсем ясап караганы юк. Мәктәптә укыган елларда рәсем укытучысы, тартып-сузыптыр инде, дүртле куйгалый иде. Кая инде аннан рәссам! Тик ничек булса да бу хәлдән чыгарга кирәк. Шул арада Гөлназ, җитез күбәләктәй бөтерелеп, кулына шактый калын папка тотып килеп чыкты. Папканы беседка өстәленә куйгач, ашыкмыйча гына ачып, альбом битләрен ала башлады. Төсле акварель буяулар белән ясалган рәсемнәрнең берничәсен карауга ук, Марат аларның матурлыгына шаккатты. Аның күзлегеннән караганда, алар искиткеч оста ясалган. Ул үзе, ничек кенә тырышса да, мондый рәсемнәрне ясый алмас иде. – Йә, әйдә, ялгышларымны эзли башла инде, – диде кыз, оялган сыман читкә карап. Марат ни әйтергә дә белмәде. – Ялгыш, дип… Монда ялгышлар шактый кимегән инде… Молодец, акрынләп остарасың бит… Рәсемнәреңне күргәч, үзем дә таң калдым, – дип сөйләнде. Ләкин кыз бу сүзләрдән генә канәгать түгел иде шул. Ул иреннәрен турсайткан булды: – Әй лә, син минем күңелне күрер өчен генә мактаган буласың. Элек, ни өчен төсләр тонык, нигә янәшәдәге әйберләр белән офык яны бер үк тонда, перспективаңны оныткансың, дип, гел бетереп ташлар идең… Ул сүзен тәмамлый алмады, Марат бүлде: – Соң, сеңелкәш, кешенең эшеннән гел гаеп кенә эзләп тә булмый бит инде. Дөрес, ялгышларың бар, анысы… Тик… Марат бер рәсемне кулына алды да игътибар белән карарга тотынды. Алгы планда агачлар сурәтләнгән, бераз арырак инеш, аның аша салынган күпер, еракта иген кырлары саргаеп күренеп тора, аннан да арырак – зәңгәрсу урман, офык… Бар да урынында, тәртиптә кебек… Ниндидер ялгышлары булса да, Маратның аларны аңлардай гыйлеме юк. – Уңай якка үзгәрешләр дә шактый бит. Анысын да күрергә кирәк, – дип, рәсем сәнгатендә булган бар белгәнен туплап, сүзләрен тәмамлады ул. Маратның бу сүзләреннән соң да әле Гөлназ тынычланып җитмәде. – Син, Таһир абый, бу кайтканыңда бик нык үзгәргәнсең. Кайчак, син гел син түгелсеңдер кебек миңа… Марат мондый ук сүзләрне көтмәгән булса да, кабат тагын ялгыштыммы, Таһирдан шулай нык аерыламмы икән, дигән уй йөгереп узды аның башыннан. Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, бу йортта озак яши алмас. Тик менә хәзер үз-үзен тизрәк кулга алырга тиеш ул. – Гөлназ, минем дә бит соңгы вакытларда башымнан ниләр генә узмады… Әти-әнине югалту… – Әти дә, Таһир бик нык үзгәргән, ди. Әти-әнисен югалтуны авыр кичергән, күрәсең, ди… – Әйе, Хафиз абыйның миңа ничектер ятсынып караганын тоям… – Хәтерлисеңме, син бит элек әтигә, Тәти абый, дип эндәшә идең… Хәзер абый гына дисең… Марат, беренче тапкыр күрешкәндә, абый, дигәч, Хафизның сәерсенебрәк калганын тойган иде шул. Менә ни өчен гаҗәпләнгән икән. Таһир аңа Тәти абый дип эндәшкән икән. Бер уйлап карасаң, әллә ни әһәмиятле дә түгел кебек. Шулай да, шикләнгән кешегә шик өстәү өчен шул җитә кала. – Әти-әнине югалту җиңел булмады… Анысы бер нәрсә… Кайгы өстенә кайгы дигәндәй, мин тагын бер фаҗига кичердем әле… – Нәрсә булды? – Үзем дә юл һәлакәтенә эләктем. Озак кына больницада ятарга туры килде миңа, сеңелкәш… Моны ишеткәч, Гөлназның күзләре маңгаена менде. – Таһир абый, нәрсә, син авариягә эләктеңме? Нишләп без белмибез? Ник яшердең?... – Борчыйсым килмәде. Хәбәр итеп тормадым… Хәзер барысы да үтте инде… Тәртип… Әнә шул чакта миңа амнезия булды… – Ә нәрсә соң ул амнезия? Медицинада амнезия «өлешчә яки тулысынча хәтерне югалту» дигән мәгънәне аңлата. Чечняда хезмәт иткәндә, бер хезмәттәше снаряд шартлаудан контузия алып, амнезия булган иде. Аның үткән тормышын бик авырлык белән генә хәтерләве Маратның исендә әле. Менә хәзер шул ярап куйды. Дөрес, «амнезия театры» уйнау