өлгерә алса, киләчәк бәхете гомергә киселәчәк. Мансур үз ролен үти алса ярар иде инде. ...
өлгерә алса, киләчәк бәхете гомергә киселәчәк. Мансур үз ролен үти алса ярар иде инде. Хәзер барысы да аның үз эшен җиренә җиткереп эшләү сәләтеннән торачак! Болай беренче карашка бик йомшак күренсә дә, үз эшен белеп эшли торган егеткә охшаган. Йә Ходаем, үзеңә тапшырабыз инде! Светлана тагын бер кат әтисе җыеп биргән акчаларын барлап, әйбәтләп пакетка салып куйды. Мансур бүген йокысыннан борчылып торды. «Бөтенесен дә дөрес әзерләдем микән? Аны берничек тә шикләндерергә ярамый. Хәзерге вакытта минем кулымда Светлананы ире каршында хыянәттә гаепләү өчен бөтен чаралар бар. Мин аларны аңа үч итеп теләсә кайсы вакытта куллана алам. Шуның өчен тагын бер кат һәрбер очракны кабат барлап чыгарга кирәк», – дип уйлады ул, битен юганда. Мансур бүген бүлекләренә кереп тормады, турыдан-туры фотоательега фотограф белән сөйләшергә китте. Аның белән алдан сөйләшкән иде инде, тагын бер кат ачыкларга кирәк. Ул килгәндә, фотограф балалар мәйданчыгына алып барасы әйберләрен бәләкәй чемоданына тутырып ята иде. – Исәнмесез, Алекс Хәбибуллович! Ничек безнең хәлләр, барысы да әзерме? – дип сорады Мансур, аның белән күрешеп. – Әйе, мин өченче көн үк белдерү элгән идем. Менә һава тутырылган төрле зур уенчыклар да алдым. Шулай итеп, балаларны да фотога төшерермен һәм сезнең эшне дә эшләрмен. Ул берни дә сизмәс, курыкмагыз! – Шулай да сак булыгыз инде! Сездән безнең күп нәрсә тора. Аны берничек тә шикләндерергә ярамый. Ярый, алай булса, пока! – Мансур урамга чыкты һәм ательедан ерак түгел генә торучы телефон автоматына китте. Автоматтан Светлананың өй номерын җыйды. Телефоннан бәләкәй кыз тавышы яңгырады. – Алло, кем бу? Сезне тыңлыйлар, үзегезнең кем икәнегезне әйтегез, аннан соң, сезгә кем кирәк? – дип сорады кыз бала, бик җитди тавыш белән үзен олыларча тотып. Кара ничек сөйләшә, бабасын тыңлап өйрәнәдер инде. «Кайчан шундый кызым булыр икән инде?» – дип уйлап куйды Мансур. – Миңа әниең кирәк! Мин бер абый булам, сездә күптән түгел генә булган идем. – Хәзер әнине чакырам, көтеп торыгыз! – дип җавап бирде кызчык, һаман да үзенең җитди тавышы белән. Телефоннан трубкасын куеп әнисен чакырырга йөгергән тавыш ишетелеп калды. Озак та үтмәде, Светлананың тыныч, ләкин эчтән бик дулкынланганы сизелеп торган тавышы ишетелде. – Мин сезне тыңлыйм, кем әле бу? – Мин – Мансур. Безнең хәлләр ничек икәнен белешергә уйлаган идем. – Барысы да әзер! Шундый хәлләргә төшәрмен дип гомеремдә уйламаган идем. Кинолар караганда да аның ише эпизодларны битараф кына уздырып җибәрә идем. Менә хәзер белсәгез иде күңелемнең ничек актарылганын! Кайчандыр яраткан кешем, кызымның әтисе, миннән шулай көлеп, үз кызының әнисеннән акча таласын әле. Бу бернинди киртәләргә дә сыймый. Шулхәтле үзен генә яратучы кешеләр барлыгын һәм аларның, үзләре турында гына кайгыртып, иң якын кешеләрен корбан итәргә әзер торуларын кинода гына күрсәтәләр дип уйлый идем. Йә Ходаем, ахыры әйбәт бетсен инде! Ул кеше әле бөтенләй акылын җуймагандыр. Бәлки, акылга утырыр! Аның бит әле тагын бер кызы бар. Ярар, Ходаемның үзенә тапшырдык инде! – Ярар, Светлана, берни дә сиздермә! Кызыңны үзең белән алма. Тынычлан, барысы да әйбәт булыр! – диде Мансур. Әле эшләр аның планы буенча бара иде. (Дәвамы бар.)