яратмыйм, ул артык ялагай. Шуңа күрә минем исәп бар иде: икенче хатынга өйләндем инде, ...
яратмыйм, ул артык ялагай. Шуңа күрә минем исәп бар иде: икенче хатынга өйләндем инде, дип, аларга хат язарга иде. Ә хат эченә чибәр генә бер кыз белән фото тыгып җибәрергә кирәк. Син миңа бер бик чибәр генә кыз белән фото ясап бирә алмассыңмы икән? Мин кешеләрдән сораштым инде, синнән башка бу фотоны эшли алучы юк, диделәр. Әйбәт кенә түләрмен. – Була ул. Исемегез ничек сезнең? – Мансур! – Мансур энем, мондый эш закон буенча тыела. Син аны берәр шантаж өчен куллануың бар. Ә мин синең бу эштә ярдәмчең булып саналачакмын. Шуның өчен мин бу эшкә алынмам, ахры. Аны яратмагач, монда берәр яраткан кызың бардыр. Шуның белән бергә килегез дә, мин сезне менә дигән итеп фотога төшерермен, әтиеңнәргә дә ошар! – Әй Салават абый! Менә шунда инде аның бөтен авырлыгы. Мин, монда яңа кеше булгач, беркемне дә белмим, танышырга вакыт та юк. Аннан соң, теләсә кемгә барып бәреләсе дә килми шул. Ә әтиләр үтереп кысалар! Менә миңа нишләргә, уйлап кара әле, Салават абый! – Әйе шул. Ярар, булышырмын инде. Менә әле күптән түгел генә берәү үзен бер яраткан хатыны белән ясаттырды. Әйбәт чыкты. Ул да синең кебек качып эшләтте. Тегесе аны үзе һәм кызы янына якын да китерми. Нигәдер аерылышканнар. Ә аның үзен эшендә, иптәшләре каршында бәхетле гаилә итеп күрсәтәсе килә, башкача мөмкин түгел, ди. Мин аңа бөтен кассеталарны сатып бирдем. Ә менә кызык өчен кайбер артык фотоларны калдырган идем. Менә кара! – дип, Салават аңа фотолар сузды. Аларны күрүгә, Мансурның күңеле әллә нишләп китте. Фотоларда Фирүзә белән Светлана иде. Аның яраткан хатыны Фирүзәме? «Әнә ничек шат һәм матур да шул ул Фирүзә! Кем генә яратмас аны! Ә Фирүзә үзе? Син инде хәзер аның янында җир белән күк арасында шул» дигән уйларыннан аны Салават уятты. – Әллә танышлармы? Бик аптырап калдың! – Юк, болай гына. Матур төшергәнсең! Ничектер шундый бер очракны искә төшерттең. Ахырын да күрсәт инде. Салават, ябылган конвертлар арасыннан актарып, бер конверт сузды. – Менә ничек бетте аның ахыры. – Ул Мансур алдына конверт эченнән берничә фото алып салды. Фотоларда төрле күренештә Фирүзә урынында Светлана белән Руслан иде. Нәкъ Светлананың өйләрендә аңа күрсәткән фотолары. – Син миңа менә бу хатын белән эшләп бир инде, – дип, Мансур Фирүзәгә төртеп күрсәтте. – Синең иркең! Әйдә урамга. Менә шундыйрак позада бас! – Салават фотодагы Светланага төртеп күрсәтте. – Бер өч көннән кереп алырсың, фотоң әзер булыр! – диде ул Мансурга, аны карточкага төшереп. – Рәхмәт инде! Бу көннәрдә әле минем вакытым булмый, ә бер атнадан кереп алырмын. Үзең әйтмешли, кешегә сөйләмә инде! – диде Мансур күтәренке күңел белән. Министрлыкта Фирүзәне министр үзе кабул итте. Аңа Александр Петрович алдан ук шалтыратып, кыскача гына Фирүзәнең эш планнары белән таныштырып куйган иде инде һәм аның эш планы министрны бик кызыксындырды. Каршына яшь кенә гади бер кыз килеп баскач, ул аптырабрак китте. – Кая, кем белән килдегез? – Мин үзем генә, миңа адвокат кирәк түгел! – Фирүзә аның аптырап калган карашына туры карап тыныч кына җавап бирде. – Ярар, үзегез генә икән, бик әйбәт! Сөйләгез һәм язма эш планнарыгызның дөреслеген исбатлап бирегез! – диде министр Фирүзәгә, аның бизнес-планын карап. – Агрофирманың төп юнәлеше – сөт җитештерү һәм җитештергән сөттән төрле-төрле ризыклар ясап, аларны кибет киштәләренә кую. Ә алдагы елларда сөт җитештерүнең күләмен арттырып, үзкыйммәтен төшереп һәм агрофирманы тагын да ныгытып, аны чит ил фирмалары белән конкуренциядә аягында басып торырлык итү бурычы куела. Гади генә әйткәндә, безгә ун мең савым сыерлык, соңгы яңа технологияләргә җавап бирә торган тораклар җиткереп, аларны күп сөтле чит ил нәселле таналары белән тутырып, эшне башлап җибәрергә кирәк. Шул ук вакытта терлек азыгы җитештерү буенча бөтен технологияне дә үзгәртергә. Сыер маллары үзләрен яшәү чорларында кунакка килгән кызлар кебек хис итсеннәр. Шул вакытта гына алар потенциаль мөмкинлекләрен ача алачаклар. Монысы программаның беренче өлеше булса, икенче өлеше – үзебездә яшелчә, җиләк-җимешләр базарын тулыландырып,