Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 32. Шулвакыт кызы күз яшьләре белән үкереп еларга тотынды. «Мин әни янында калам, син тагын мине ташлап киткәч, мин кая барырмын?» – дип, миңа таба кулларын сузды. Бу күңел тетрәндергеч хәлләрне күрсәң иде син, Мансур! Минем күңелем бөтенләй җебеп, күзләремнән яшьләр чыкты. Аларның икесен дә кочаклап алып: «Мин сезнең икегезне дә беркая җибәрмим, син минем кызым, ә әтиең, әле мине бөтенләй дә онытып бетермәгән булса, безнең гаилә башлыгы булыр», – дип, Фаилнең күзләренә карадым. Аның зәп-зәңгәр күзләрендә яшь иде. «Нәфисә, мин синең каршыңда бик гаепле! Мин тормышымда зур хата ясадым. Синең хисләреңә тап төшердем. Мин моны беркайчан да эшләргә тиеш түгел идем! Тагын бер һәм мең кат синнән гафу үтенәм! Далада уйнаган җилдәй, яшьлегемнең нәфис тойгыларын вакытында авызлыклый алмадым. Уйларымда мин һәрвакыт синең белән генә яшәгән идем. Әгәр син хәзер бу сүзләреңне безне кызганып кына әйтмәсәң, мин синең соравыңа риза», – диде. – Син минем елавыма аптырама! Ул күз яшьләре үз-үземне, кеше бәхетенә өлешкә керергә өлгермәвем һәм кемнедер вакытында аңлый алып бәхетсез итмәвем шатлыгыннан. Мин сине барыбер ярата алмаган булыр идем. Ә аның белән мин бәхетле булачакмын! Шулаймы, кызым? – диде Нәфисә, курчаклар белән уйнап утыручы кызны кулына алып. Мансур аның бу сүзләреннән бөтенләй телсез калды. «Нинди мәхәббәт, нинди ихтыяр, нинди кешелеклелек һәм яшәү көче бу кызда! – дип уйлап куйды ул аның турында. – Әгәр дә чынлап яратса, нәфесен тыеп тагын да аның хисләрен таптамаса, Фаилнең гаилә бәхете булыр һәм ул аны да бәхетле итәр», – дип фикер йөртте, Нәфисә белән бәләкәй кызчыкка карап. – Чын күңелемнән бәхет телим мин сиңа, Нәфисә! Син көчле ихтыярлы, олы йөрәкле кыз икәнсең. Мин бик шат синең белән танышуыма. Син миңа үземне аңларга ярдәм иттең. Мин үзем дә әздән генә кеше бәхетенә кулымны сузмадым һәм тагын бер туачак бәхетсезлектән котылып калдым. Рәхмәт сиңа! Без синең белән мәңгелек дуслар булып калырбыз дип ышанам! – Ул аларны ике кулы белән кочаклап, Нәфисәнең ике як битеннән үбеп алды. Аннан, аптырап калган кызчыкның бәләкәй генә кулларын үзенең учларына алып: – Синең әниең әйбәт әни булачак, ярат син аны! – диде. Мансур, фатирына кайтканда, юл буе бүгенге очрашу турында уйланды. Менә ничек бит ул язмыш! Һәркемнең үз язмышы үз кулында, диләр. Ә бүгенге хәлләр кем кулында? Ул Нәфисә янына күңеле тартудан ашкынып килде. Теге көнне алар арасында булып узган сөелү мизгеле, күңеленең иң ерак почмагында ниндидер өмет чаткысы уятып, аны канатландырган иде. Ләкин барысына да язмыш дигән нәрсә нокта куйды. Ул тагын үзенең Фирүзәгә булган мәхәббәтенә кайтып калды. Иртә белән эшкә килгәч, Мансур, өлкән тикшерүче янына кереп, кичә аңа бирелгән эш буенча нәрсәләр белешкәне турында сөйләп бирде. – Миңа хәзер Салават дигән кешене эзләп табарга иде. Бәлки, сез беләсездер ул Салаватны? Менә шул Салават дигән фотограф, кешеләр соравы буенча, фотомонтаж белән шөгыльләнә, ди. – Әйе, мин беләм аны. Ул күп еллар район редакциясендә фотокорреспондент булып эшләде. Хәзер пенсиядә. Ишеткәнем бар минем, җәй көннәрендә йә урамда, йә Сабан туйлары вакытында чибәр генә кызларны фотога төшерә дә, соңыннан шуларны шәрә чыгарып, открытка итеп сата, ди. Аны инде судка да биреп карадык, ләкин файдасыз. Барыбер үзенекен эшләүдән туктатып булмады. Руслан, чынлап та, шул кешене файдаланган булырга мөмкин. Мин сиңа аның адресын бирермен, ләкин турыдан-туры әйтеп куркытма! Мансур Салаватларга кергәндә, ул фотолар актарып, аларны группалап конвертларга тутырып утыра иде. Аның исәнләшүенә дә әллә ни исе китмичә җавап бирде. «Әллә кешеләр аңа бик еш килә, әллә аның бүген кәефе юк», – дип уйлады Мансур аның турында. – Салават абый, сиңа бер зур йомыш белән килгән идем. Башта тыңла әле! – дип сүз башлады Мансур, стенадагы төрле матур урыннар сурәтләгән рәсемнәрне карап. – Мин үзем ерактан, Себер татары! Минем анда ярыйсы гына матур күрше кызы бар. Әтиләр йөрәккә төштеләр инде, кайт, өйлән шул кызга, дип. Ә мин аны