– Берни дә булмады! Дөресрәге, син югында минем бөтен киләчәк тормышым ачыкланды. Син к...
– Берни дә булмады! Дөресрәге, син югында минем бөтен киләчәк тормышым ачыкланды. Син китеп ике атналап узгач, менә шулай кич белән идән юганда, бәләкәй кыз җитәкләп, Фаил килеп керде. Үз күзләремә үзем ышанмадым. Минем алты еллап көткән Фаилем бусага төбендә басып тора иде. «Исәнме, Нәфисә!» дип дәшүенә мин аңа килеп асылындым. Ул да, кулыннан кызын ычкындырып, мине кочаклап алды. Мин әле бер сүз дә әйтергә өлгермәдем, бәләкәй кыз минем итәктән тартты. «Син минем әнием буласыңмы? Минем әнием юк, аны күмеп куйдылар», – ди. Минем бөтен тәнем эсселе-суыклы булып китте. Тиз генә Фаилнең кочагыннан чыгып, чүгәләп, аны күкрәгемә кыстым. Ул бөтен гәүдәсе белән миңа сыланды. Шул чагында бәләкәй генә йомгак кебек гәүдәсенең йөрәк тибешен сиздем. Ул минем бөтен күңелемне актарып ташлады. Аның миңа ышанып үзенең әнисе булуымны соравы Фаилгә бирәсе бөтен сорауларыма да җавап булып яңгырады. «Мин синең әниең булам, ә син минем сүземне тыңларсыңмы соң?» – дим. Ә ул миңа: «Мин әниемнең сүзен һәрвакыт тыңлаячакмын, чөнки ул минем әнием», – дип, бәләкәй иреннәре белән битемнән үбеп куйды. Шулвакыт Фаил миңа: «Син, Нәфисә, мине гафу ит инде, шулай килеп чыкты. Аның әнисе безнең суднода пешекче булып эшли иде. Болай карап торырга бик чибәр дә түгел, ләкин ягымлы һәм бик тә үткен хатын. Мине ошаткандыр инде. Ул, ашаганда, һәрвакыт порцияләрне миңа күбрәк һәм тәмлерәген сала иде. Мин аңа игътибар да бирмәдем, чөнки уемда син генә идең. Шулай бер-ике ел үтеп тә китте. Быел тагын бер ел эшләсәм, икенче елга өйгә, синең яныңа кайтам инде дип уйлаган идем. Ул турыда сиңа да язган идем. Шул елны, ул Зөләлә исемле иде, мине Яңа ел каршыларга чакырды. Үзенең каютасында матур итеп өстәл әзерләгән, ашарга да, эчәргә дә бар нәрсә бар. Минем анда килгәннән бирле бернинди исерткеч эчемлек эчкәнем юк иде. Ә менә ул көнне хәйран гына исергәнмен һәм, яшьлек түземлегем беткәндер инде, төне буе аның белән бергә булдым. Аның ише вакытта башы гына булсын, дәвамын көт тә тор! Күпмедер вакыттан соң ул миңа үзенең авырга узуы турында әйтте. Мин бер сүз дә дәшмәдем, синең турыда гына уйлап куйдым. Бала туарак, аны Владивостокка базага төшереп калдырдылар. Аңа анда тулай торактан бер бүлмә биргәннәр, һәм көз көне ул кызын тудырган. Без аның белән язылыша алмадык. Минем исәп тагын әзрәк акча эшләп, Владивостоктан фатир сатып алып, шунда төпләнеп калу иде. Зөләлә бала белән ничек эшләсен инде? Аңар да һәрвакыт акча җибәреп торырга туры килде. Ә ул анда башкалар белән танышкан. Бүлмәләрендә бик еш исерек компанияләр җыела башлаган. Шундый компанияләрнең берсендә, зур тавыш чыгып, ялгыш кына аңа пычак белән кадаганнар. Ярый әле кыз балалар бакчасында булган. Әнисен аңа күрсәтмәгәннәр. Җирләргә мин кайтып җитә алмадым. Миңа бер атнадан соң гына хәбәр иттеләр. Анысын да әле баланы кая куярга дигән сорау тугач кына. Кызымны көчкә үземә яздыра алдым. Язылышу кәгазе юк, димәк, кыз минеке түгел дип, бөтен нервымны бетерделәр. Менә хәзер авылга кайттым, кызымны да караучы булыр дим. Мин сине беркайчан да онытмадым, ләкин менә ялгыштым. Кичерә алсаң кичер! Нишлисең инде, язмыш шулай кушкандыр. Әтисе була торып, мин аны ятимнәр йортына бирә алмыйм бит инде. Менә монда шәһәргә килгән идем, сине күрәсем килде. Юк, мин синең яныңа үземне кызгандырыр өчен дә, кайчандыр синең миңа булган хисләреңне кабаттан уятыр өчен дә кермәдем! Язмышың турында да сорашмыйм. Һәркем үз язмышын, үз бәхетен үзе тудыра йә үз куллары белән җимерә», – дип, миннән кызын үзенә алды. (Дәвамы бар.)