Вася бу вакытта, нәрсәдер белгертергә теләп, башларын боргалый иде. Тик яңарак кына бул...
Вася бу вакытта, нәрсәдер белгертергә теләп, башларын боргалый иде. Тик яңарак кына булып узган «җиңүләре» шаукымыннан Женя аны аңларлык хәлдә түгел. Менә ул иелеп Васяның авызыннан чүпрәкне ала башлады. Куак артында посып яткан Рәшит бу мизгелне кулдан ычкындырырга ярамаганын аңлады. Ул Женяга төзәп атып җибәрде. Исәбе үтерергә түгел, бары яраларга гына иде дә бит, тик теге ахылдап җиргә ауды һәм тынсыз калды. Рәшит якынрак килгән иде, аның күкрәк турысыннан кан сирпелеп чыкканын шәйләгәч, янында озак тоткарланмады, Гомәр белән Маратны богаудан ычкындырырга китте. Богауның ачкычы аңарда. Бу чакта егетләр торып басканнар иде инде. Рәшит башта Гомәрнең кулын ычкындырды, Маратныкына үрелгән иде: – Стоп, стоп, – дип, Гомәр аны туктатты. Богауның яңа гына үз кулыннан бушаган ягын Маратның икенче беләзегенә кидерде дә: – Гафу ит, дускай, шулай кирәк, – дип куйды. Шунда Марат, кинәт кискен хәрәкәт ясап, Гомәрнең каршысына чыгып басты. Куаклыктан шартлаган тавыш ишетелде. Марат тезләренә чүкте һәм җиргә егылды. Атучы Женя иде. Рәшит ашыгычлык белән аның пистолетын алырга оныткан шул. Хәер, ул аны үлгән дип уйлаган иде бит. Ә егет үлеп җитмәгән булган икән. Аңына килеп, пушкасын Гомәргә төбәгән. Ялан тау янындагы кебек, бу юлы да аңа Марат комачаулады, күреп калып, гәүдәсе белән Гомәрне каплады. Аткач, Женяның пистолет тоткан җансыз кулы җиргә салынып төште. Егет борыны белән җиргә капланды, гәүдәсе җайсыз гына калтыранып куйды. Бу аның соңгы сулышы иде. Маратның томалана барган күзләре боларны да күрде әле. Калганы барысы да томанга кереп юк булды, барысы да бетте… * * * Юк, бетмәгән икән. Бу вакыйгалардан соң унбиш елдан артык вакыт узгач, каты режимлы бер колония капкасыннан кыска калдырып кырылган чигә чәчләре чалара башлаган, борыны өстенә күзлек элгән ябык кына бер адәм чыкты. Артыннан авыр капка шапылдап ябылгач, ул берара туктап калды. Нәрсә эшләргә дә белмәгән кыяфәттә, артына борылып, яңа гына үзе чыккан капкага күз салды. Инде ничә еллар күзәтү астында яшәргә ияләнгән мәхбүс өчен иректә булу, чыннан да, гаҗәбрәк шул. Хәзер аны беркем дә күзәтми, беркем дә тегендә барма, болай эшләмә, дип кисәтеп тормый, гомумән, ул бу фани дөньяда беркемне дә кызыксындырмый иде кебек. Каршылаучы да юк… Юл аркылы гына, утыз-кырык адым ераклыкта, бакча бар икән. Ир акрын гына шунда таба атлады. Килеп җиткәч, шундагы эскәмияләрнең якындарак торганына утырды һәм, башын иеп, кулы белән чигәләрен тотып, уйга калды. Ул тирә-якны күрми иде. Чөнки соңгы елларда аның өчен ят булып өлгергән бу ирек дигән нәрсәгә ул әзер түгел. Ә ияләнергә кирәк… Шулай күпме утыргандыр, кемдер иңбашына җиңелчә генә кулын куйгач, сискәнеп башын күтәрде. – Нәрсә, Марат, башыңны түбән идең? Утырып туймадыңмыни әле? Эскәмиядә утыручы бу ир, чыннан да, унбиш ел срогын тулысы белән утырып чыккан Марат иде. Ул, үзенә эндәшкән милиция подполковнигын танырга тырышып, аның йөзенә текәлде. Каядыр күргәне дә бар кебек. Ай бу хәтер дигәнең!... Олыгая-олыгая хәтер дә тоныкланып беткән. Гомәр… Саттаров түгелме соң?... Кем булсын инде тагын, әйе, ул, тавышы да аныкы! Марат урыныннан торды. Ияләнелгән гадәт буенча: – Гражданин начальник, – дип әйтә башлаган иде, туктап калды. – Шайтан сиңа гражданин начальник… Нәрсә, танымадыңмы? – Таныдым, граждан… Сезне танымыйммы соң?! Ә монда нишләп йөрисез соң? – Сине каршыларга махсус килдем. Югыйсә көтәр кешең дә юктыр… Нәрсә, кулга богау кидереп, каталажкага тыгып куйды да шуның белән вәссәлам, онытты, дип уйладыңмы? – Юк, уйламадым… Гомумән, бернәрсә дә уйламадым… Саттаров, аны ирләрчә кочаклап, җилкәсенә шап-шоп суккалады. Аннан соң, арткарак китеп, Маратны тагын бер кат баштанаяк күздән кичерде: – Хәлеңне аңлыйм, дускай… Таушалгансың… Еллар җәлләмәгән сине… – Әйе, гомер дигәнең гел юкка гына үтте дә китте… – Бирешмә! Башыңны югары күтәр! Җебеп төшмә! – Бу дөньяда җебеп төшмичә генә яшәүләр бик авыр шул… Язмыш тез астына бер китереп сукса, егылырга да озак түгел. Ә кабат торулар ай-һай… Тормышны гел яңадан башлап булса икән?...