Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 18. Кыз аларга ияләшеп беткән, күрәсең. Һәрберсе белән сүз куертып тормас бит. Ул үз эшен белә… Гомәр сәгатенә ничә тапкыр күз төшергәндер, билгесез. Көткәндә минутлар акрын үтә шул. Секретарьның егерме ми нут дигәне кырык минуттан узып китте. Бары тик шуннан соң гына, каршыдагы ишек ачылып, аннан кулларына папка, барсетка тоткан ир-атлар чыга башлады… Кабул итү бүлмәсе бушап калгач, Саттаров, урыныннан куз галып, кабинет ишегенә юнәлгән иде, секретарь кыз аңа көтеп торырга кушып, башта кабинетка үзе кереп китте. Бераздан чыгып: «Үтегез», – диде дә, кабат машинкасы артына утырып, төймәләрен тыкылдата башлады. Кыяфәтендә талчыгу сизелсә дә, Наил Хәкимович ачык чырай белән каршылады. Күрешкәч, каршыдагы өстәл артыннан урын тәкъдим итте. – Безнең якларга нинди җилләр ташлады? Сез, погонлы кешеләр, юкка гына йөрмисез. Сорау бирү, җавап алу өчен килгәнсездер әле? – дип, ярым шаярып башлады ул сүзен. – Рәсми сорауларым юк югын. Бары тик кайбер нәрсәләргә карата мөнәсәбәтегезне ишетәсем килгән иде. Болай, үзем өчен генә… Аннан соң, сезнең белән инде күптән очрашканым юк. Яхшы кеше белән сөйләшеп утыру – җан азыгы, диләрме әле? Әгәр вакыт тапсагыз, билгеле… «Яхшы кеше» дигәнен болай гына, салпы ягына салам кыс тыру өчен әйткән иде. Дөрес, Наил Хәкимович та аның бу сүзләреннән әллә ни эреп китмәде. – Тыңлап карыйк, нинди мөнәсәбәтләр икән ул, – диде, хәйләкәр генә елмаеп. – Яхшы кеше өчен унбиш-егерме минут вакыт җәл түгел, – дип, бик матур гына, вакыт чиген әйтеп куй ды да, өстәлдәге селекторның бер төймәсенә басып, секретарь кызга ике чынаяк чәй алып керергә кушты… Гомәр: – Вася Кулагин ниндирәк адәм ул? Мине шул кызыксындыра, – дип башлады сүзен. Наил Хәкимовичның кашлары җыерылып куйды. Беренче мизгелдә ул, бәлки, Нур Гаянович белән булган хәлләрне Вася боларга тишмәде микән, дип тә шикләнгәндер. Тик үзен тиз кулга алды. Андый сүзләр белән шаярырга Васяның башына тай типмәгән ләбаса. Юкса үзе үк… – Кулагин белән мин күптәннән таныш. Заманында хәтта якын дуслар идек. Ул да минем шикелле әфган төтенен иснәгән кеше бит. Мин ул сугышның башында катнаштым. Вася исә ахырына эләккән, соңгы көннәрен күргән. Безнең якынаюга төп сәбәп шул булгандыр. Аннан ул әфганчы ветераннар оешмасын оештырганда да активлардан булды. Миңа һәрчак теләктәшлек күрсәтте… Секретарь кыз подноста ике чынаяк чәй күтәреп кергәч, Наил Хәкимович сөйләвеннән туктап калды, бер чынаякка шикәр комы салып, аны чәй калагы белән болгата башлады. Саттаров та үзенә билгеләнгән чәйне янынарак шудырды. Секретарь чыгып киткәч, Гомәр, өзелгән әңгәмәне ялгарга теләп: – Менә сез, дуслар идек, теләктәшлек күрсәтә иде, дип, үткән заманда сөйлисез. Хәзер мөнәсәбәтләрегез үзгәрдемени? – дип сорады. Наил Хәкимович, бер-ике мәртәбә чәй йоткач: – Үзгәрде, дип… Әйе, Васяга нәрсә булганын баштарак үзем дә аңлап бетерми идем. Соңгы сөйләшүләрдән бераз сизенәм. Инфляция чәчәк аткан елларда, әфганчы егетләргә эш урыннары булыр дип, җиңел автомобильләр ремонтлау станциясе ачкан идек. Ул шәхси предприятие итеп минем исемгә рәсмиләштерелде. Яшерен-батырын түгел, депутатлыкка сайланырга йөргәндә, миңа аны үз өстемнән алырга киңәш иттеләр. Ягъни икенче кешегә сатарга тиеш идем. Башта Вася Кулагин исеменә күчерергә дип уйлашкан идек. Тик, холкындагы кайбер тискәрелекләрне исәпкә алып, ахыр чиктә кире уйладым. Бу «хуҗалык»ны Анисимов атлы бер дустым карамагына тапшырдым. Васяга әнә шул ошамады булса кирәк. Араларыбыз суыну да шуннан башланды кебек. – Ә бит, Наил Хәкимович, чыннан да, ул предприятие турында яман сүзләр күп йөри. Наилнең йөзе тагын да караңгыланды: – Беләм, беләм, андый сүзләрне үземә дә ишеткәләргә туры килә. Тик предприятиенең һәм анда эшләүче егетләрнең моңа бәйләнеше юк. Дөрес, Әфганда хезмәт иткәннәрнең шактые төрле сәбәпләр аркасында аннан киткән. Яңа кешеләр килгәләгәнен дә беләм. Монда бөтен хикмәт – Васяның ниндидер шикле адәмнәр белән аралашып, читтә төркем оештырып йөрүендә. Аның ул җинаятьчел шайкасына әфганлы егетләрнең бернинди катнашы