да юк, – диде ул.
да юк, – диде ул. – Аның шундый кыңгыр эшләре мәгълүм икән, бераз йөгәнләргә мөмкинлек булгандыр ич? Бүлмәдә киеренке тынлык урнашты. Наил Хәкимович фикерен туплый иде булса кирәк. Ул мондый чакта ордым-бәрдем сүз ычкындыруның яхшыга илтмәячәген белә. – Мин Васяны бу хакта бер генә кисәтмәдем. Ләкин ул һаман үз киресен эшли торды. Сезнең братларның да аны әлегә кыңгыр эш өстендә тотканнары юк. Вася хәйләкәр, шома гына ычкына белә. Судан коры чыга торганнардан… Наил Хәкимович сәгатенә караштыргалый башлагач, Саттаров, сораштырып өлгермәүдән куркып, Марат турында сөйләшүгә күчте. – Марат – минем чыбык очы туган тиешле егет. Ул Чечняда хезмәт икән. Армиядән соң шактый вакыт эшкә урнаша алмыйча йөргән. Хәмерле табыннар, җилбәзәк хатыннар, ирекле тормыш егетне бөтенләй боза язган. Әнисе Зәйтүнә апа, улының тайгак юлга кереп китүеннән куркып, бик үтенеп сорагач, аны бу хуҗалыкка үзем урнаштырган идем. Бәлки, эш белән йогынты ясап булыр дигән өмет тә бар иде. Тик Марат үзе Васяның тискәре йогынтысына бирелгән. Наил Хәкимович, сүзеннән туктап, авыр сулап куйды. – Егет тайгак юлга эләгеп харап булды. Кызганыч, билгеле, – диде. Аннары, аның үлемендә үзенең дә гаебе бар кебек уфтанып, сүз уңаеннан гына әйткәндәй: – Әле беркөнне генә каберенә барып килдем, – дип тә өстәде. – Анда еш буласызмы?... – Мактана алмыйм. Дөнья мәшәкатьләре… Күмгәннән соң беренче баруым… Анда да очраклы гына бер очрашу искә төшерде. Нәкъ Маратка охшаган бер егетне күргән идем. Шуннан соң Маратның каберенә барып кайтырга ниятләдем дә… Ни әйтсәң дә, чыбык очы… Аның «Маратка охшаган бер егет» дип әйтүеннән, Саттаровның кыяфәте кинәт үзгәрде. Наил Хәкимович, моны үзенчә аңлап: – Ни өчен соң сез барыгыз да шул сүзгә хәйран каласыз? Бер-берсенә бик нык охшаган кешеләр дөньяда буа буарлык бит, – дип сөйләнде. – Барыбыз да?... Тагын берәр кешегә сөйләгән идегезме әллә? – Шул көнне көтмәгәндә зиратта Вася Кулагинны очраттым. Әйткәч, ул да, могҗиза ишеткәндәй, күзләрен түгәрәкләндереп гаҗәпләнеп калды… – Ә ул Маратка охшаган егетне кайда күргән идегез соң? – Күкташ авылына яңа мәчет ачу тантанасына барган җирдә очрады. Шул авыл егете булса кирәк. Мин аны читтән генә күреп калдым, бүтән күзгә чалынмады… «Күкташ, Күкташ», – дип кабатлады Саттаров. Димәк, юрамалар дөрескә чыга, дип уйлады ул күңеленнән. Бу егет Маратның үзе булуы бик ихтимал. Иң начары: бу хакта Вася Кулагин аннан алдарак белгән… Нинди планнар корды икән? Һәрхәлдә, күңеле этлектәдер... Ул Наил Хәкимовичтан моннан да яхшырак, дөресрәге, кирәклерәк бүтән мәгълүмат алырына өметләнмәгән иде. Шуңа күрә, эше беткән кеше кебек, ашыгып кына хушлашты да кабинеттан чыгып китте. Саттаров, иске «шестёрка»сына кереп утыргач: «Хәзер кич җитте, соң инде. Васяны эш урыныннан табып булмаячак», – дип уйлады. Иртән, таң әтәчләре белән торып, автомобильләр ремонтлау станциясенә барырга, Васяны күреп, ачыктан-ачык сөйләшергә, дигән карарга килде. * * * Иртән иртүк булмаса да, икенче көнне Саттаров Гомәр гараж кооперативына юл алды. Ыгы-зыгы бераз кимесен, эшчеләр үз урыннарын алсыннар дип, эш сәгате башланып, берникадәр вакыт узганын көтте ул. Гомәр кергәндә, боксларда эш кайный иде. Чүкечләр тукылдый, шомарту машиналары чыжылдый, аргы почмакта тимерне эретеп ябыштыручы очкыннар чәчә, шул тавышлар арасында дивар почмагына эленгән динамикалардан матур гына көй ишетелеп ала. Саттаров якындарак «ВАЗ-2119» автомобиленең алгы көпчәген сүтеп маташучы егеттән Васяның кайдалыгын сорады. – Әзерләүләр цехында булырга тиеш, – дип, егет цехка урам аша керергә кирәклеген аңлатты. Беренче бокста таза гына егет цех эчен тәртипкә китереп, чүп-чар себереп маташа иде. Гомәр аңа да әлеге сорауны бирде. – Күптән түгел Женя белән каядыр китте ул, – дип җавап бирде егет, милиция формасы кигән Саттаровны баштанаяк күздән кичереп. – Кая икән? – Белмим, миңа әйтеп йөрмиләр. Юрий Николаевичтан сорагыз, бәлки, ул беләдер, – дип, егет директор бүлмәсенең ишегенә ишарәләде. Тик Анисимов та Васяның кая киткәнлеген тәгаен генә әй теп бирә алмады.