– Тик минем һаман бер нәрсәгә исем китә. Әгәр берәр авыл кешесен үтереп, шул авылга бар...
– Тик минем һаман бер нәрсәгә исем китә. Әгәр берәр авыл кешесен үтереп, шул авылга барган икән, авылдашлары аңа ничек ышаныр? Тышкы охшашлык бер нәрсә, монда холык-фигыле дә кешенең, үз-үзен тотышы, сөйләме, гадәтләре дә бар бит әле. Гадәтне үзгәртү ай-һай! Юкка гына, чир китә, гадәт китми, димәгәннәр. – Үзем дә уйладым ул турыда. Ләкин Марат үтергән двойнигы бөтенләй Күкташныкы булмаска мөмкин. Әйтик, башка авылда берәр кешене үтереп, аның исеме белән Күкташка килеп урнаша ала бит? – Үтерелгән кеше күрше-тирә авылныкы гына булса, андыйны тиз эзләп табарлар иде. Бу очракта нәкъ менә кыяфәт охшашлыгы фаш итәр иде аны. Ә менә чит шәһәрдән йә өлкәдән булса… Тик соңгы вакытларда качып-посып урманнар да, бакчаларда йөргән Марка чит шәһәрләрдән үзенә двойник эзләп йөри алды микән?... – Женя, әйдә, тегеләй микән, болай микән, дип фаразлап утырмыйк. Ничек тә булса, шул авылга барып чыгып, Маратны табыйк. Тик мине тагын бер нәрсә борчый. Ул авылга үзе без барып, Марат кайда яши, дип белешеп йөри алмыйбыз. Күкташта аны беркем дә Марат дип белмидер. Ул икенче кеше исемендәдер. Әгәр карточкасын күрсәтеп, сораштырып йөри башласак та, аңа җиткерәчәкләр, ул шунда ук эзен яшерергә маташачак. Анда барып балкып йөрсәк, безне үзе дә күреп калуы бар. Шикләнеп, шундук качып китәчәк. Аның Күкташта кем исеме астында һәм кайда яшәвен сиздермичә, артык тавыш чыгармыйча гына белергә иде. Егетләр икесе дә уйга калды. Берәр минуттан Женя: – Шәһәрдә Күкташтан чыккан кешеләр шактый. Ул авыл да туганнары булып, кайтып-килеп йөрүчеләр дә бар. Шулар белән элемтәгә кереп, Күкташка яңа килгән кешеләр турында белешсәң генә инде, – дип куйды. – Минем ул авылдан белгән кешем юк. Бәлки, синең бардыр? – Берәү бар бугай. Бик якын дустым түгел түгелен. Тик сораштырырга ярый. Васяның күзләрендә ниндидер өмет чаткылары кабынып алгандай булды: – Әйдә, алайса, шул юл белән эзләп карыйк. Сиңа – комсомольское поручение, ул танышыңны күреп белеш. Тик, ишетсен колагың, артык шикләнерлек булмасын. Болай, сүз уңаеннан гына сөйләшкәндәй ит… – Баш өсте, сэр, – дип, Женя кулына бокалын алды. Вася да разый булып елмайгандай итте. Әйдә, булгач булсын дигәндәй, үзенең бокалын Женяныкы белән чәкештереп эчеп җибәрде. * * * Гомәр Саттаровның йокысы бөтенләй качты. Узган ел Ялантау янында булган вакыйгалар, соңыннан Маратның сәер шартларда үз-үзенә кул салуы аңа һич кенә тынгылык бирми иде. Гомумән, Гомәр өчен бу хәлләрнең аңлашылмаган яклары шактый. Вася Кулагин ниндирәк кеше? Марат белән нинди мөнәсәбәттә булган? Берничә атна качып йөргәннән соң, Артёмны үтереп, үзенең дә башын элмәккә тыгарга Маратны нәрсә мәҗбүр иткән? Сораулар, сораулар, сораулар… Җан тынычлыгын алган әнә шул сорауларга өлешчә генә булса да җавап табу өчен, ул Наил Хәкимовичны күреп сөйләшергә теләде. Аны бик якыннан белмәсә дә, очрашырга туры килгәне бар, хәтта берничә мәртәбә сөйләшеп тә утырдылар. Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кеше буларак, Саттаров Әфганстан һәм башка локаль сугыш ветераннары җыелышында да бер-ике мәртәбә булды. Ул чакларда әлеге оешма рәисе Наил Хәкимович анда уңай тәэсир калдырган иде. Әнә шуңа җәйнең бер көнендә, вакыт табып, иске танышының эш урынына китте. Эш көне ахырына якынлашып килә. Кабул итү бүлмәсендә утыручы җирән чәчле секретарь кыз Саттаровның кем булуын, нинди йомыш белән килүен сораштырды. «Шәхси соравым бар иде», – дигәч, «Шәхси сораулар белән чәршәмбе көнне генә кабул итә», – дип чыгарып җибәрмәкче иде, «Наил Хәкимович белән уртак эшебез буенча», – дип өстәгәч, «Анда киңәшмә бара иде, егерме минутлап сабыр итегез», – дип, стена буена тезелеп киткән урындыкларга ишарәләде. Ябык ишек аша житәкче бүлмәсеннән вакыт-вакыт сөйләшкән, йөткергәләгән, тамак кыргалаган авазлар ишетелеп куя. Кайчак мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар көчәя төшә. Кемдер кычкырып нәрсәнедер расларга маташа, икенчесе аңа каршы чыга. Берникадәр вакыт шулай дәвам иткәч, тагын тынып калалар…