– Сиңа ашыгыч сөйлисе сүзләрем бар. Кызны өенә илтеп куй да кабат кил, – диде. Үзе, өст...
– Сиңа ашыгыч сөйлисе сүзләрем бар. Кызны өенә илтеп куй да кабат кил, – диде. Үзе, өстәлдә торган бокалның берсен алып, сорамыйча-нитмичә шәраб йотты. Ә тегесенең сөяркәсе белән тиз генә аерылышасы килми, шуңа күрә дустының тәкъдимен бик үк ошатып бетермәде. – Шул кадәр ашыгыч нинди сүз ул? Бәлки, иртәгә калдырырбыз? Ут капмагандыр бит? – диде. Аның шулай карышып маташуын Вася ошатмады, әлбәттә. – Иртәгә калдырырга ярамый, аңлыйсыңмы? Бүген үк кирәк… Васяның уена берәр нәрсә керсә, аны башкармыйча туктамаганын белгән Женя сукранып кына урыныннан торды. – Жень, айда, посидим еще, – дип назланып маташкан Галяны култыклап, чыгу ягына атлады. Аларның китәргә кузгалганнарын күреп, официант артларыннан бара башлаган иде, Вася аны: – Борчылма! Барысы өчен дә үзем түлим, – дип туктатты. Егерме минут уздымы икән, Женя, кабат ресторанга кереп, Вася каршысына утырды. – Йә, сөйлә, иртәгә кадәр дә кичектереп торырга ярамаган нинди сүз ул синең? Тегесе берара каш астыннан гына Женяга карап торды. Аннары бокалда яртылаш калган шәрабны эчеп куйды. Шуннан соң гына әллә кайдан әйләндереп сөйли башлады. – Хәтерлисеңме, Марканы күмгәч, без шушы ресторан янындагы эскәмиядә сөйләшеп утырган идек? Женя кашларын сикерткәләде: – Бер тапкыр гәпләшеп утырганны хәтерлим шул. Ә менә ни турында сөйләшкәнебез бөтенләй исемнән чыккан, – дип, бокалларга кабат шәраб агызды. – Марат турында, аның үлеме турында сөйләштек… Женя, шактый вакыт исенә төшерә алмыйча утыргач: – Ә-ә, син ул чакта, күмелгән кешенең Марат булуына шикләнеп, мине гаҗәпкә калдырган идең… Әйе, хәтерлим… Марканың корсагындагы ярадан калган җөе, күкрәгендә һге «Орлы гнездятся на скале» дигән татуировкасы… Тагын… Имеш, Марат урынына икенче кешене күмгәннәр… Ха-ха, – дип шаркылдап көлә башлаган иде, Кулак, җете караш белән боргычлап, аны туктатты. Ул хәтта йодрыгы белән өстәлгә дә сугып алды кебек. – Ә бит ул чакта мин хаклы булганмын… Женяның ачыла башлаган авызы кинәт элекке хәленә кайтты. Гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде: – То есть… Ничек инде?.. Маратның мәете Маратныкы булмаган димәкчеме син? – Әйе, мин чын Маратны таптым… Юк, юк, әлегә тапмадым, ләкин кайда икәнен беләм. – Ничек?... Чынлапмы? – Ха! Орлы гнездятся на скале, имеш! Ә ул, адәм актыгы, бернинди кыяга да түгел, ә Күкташ авылында оялап ята икән. – Күкташта?! Үзең күрдеңме?... Васяның Наил Хәкимович белән очрашу хакында бөтен нечкәлекләренә кадәр сөйләп торасы килмәде. Ул, эре генә кыланып: – Әлегә күрмәдем. Ышанычлы чыганаклардан гына ишеттем, – дип, туры җаваптан котылды. – Чыннан да, Марат үзенә бик нык охшаган икенче берәүне бауга элеп, аның исеме белән Күкташта яшәп ята дип уйлыйсыңмы? Ышанасы килми… – Ята икән шул менә! Ул адәм актыгы Аллага да ышана башлаган, имеш. Мәчеттә намаз укып йөри, ди… Женя тагын бер мәртәбә көлеп җибәрде: – Ха, Марка мөселман булган! Ул нәрсә, элекке гөнаһларын шулай юмакчы буламы әллә? Юк, син әйткән бу хәлләргә барыбер ышанасым килми. Бигрәк фантастикага охшаган. Тормышта андый нәрсә була алмый, минемчә. Син үзең шуңа ышанасыңмы? Васяның ышанычы зур иде. Ул Женяның соңгы сүзләрен ризасыз кыяфәттә генә тыңлады да үз фикерен белдерергә ашыкты: – Әкият сөйләп утырырга мин бала-чага түгел лә. Марканың исән икәнлегенә туксан тугыз процентка ышанам. Эзенә генә төшим эт җанның, намаз гына түгел, иманын укытам мин аңа... Вася, официантны чакырып, тагын бер шешә шампан китерергә кушты. Женя, сигаретын кабызып, тирән итеп суыргач: – Ялантау янында күрсәткән тамашасы өчен мин үзем дә кабыргаларын санарга каршы түгел дә… Кулагин ярсып аның сүзен бүлдерде: – Кабыргаларын гына санау бик аз ул гниданың. Дөмектерергә кирәк аны… Официант шәраб алып килде дә, рөхсәт сорап, аны бокалларга агызды. Вася, үз бокалын алып бер-ике йотым эчкәч, тынычрак тавыш белән: – Женя, ничек булса да безгә Марканы табарга кирәк, – дип куйды. Женя аның белән килешкәнлеген белдереп баш какты.