Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 17. Чәчәкләрен ташка куйды да, бер минутлап тын торгач, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, кабер ташындагы «Марат Салих улы Закиров» дигән язуга кунган тузаннарны сөрткәләде. Аннан, кулъяулыгын кая куярга белмичә, як-ягына карангалады. Аны янәшәдәге кабер янында торган, чәчәкләрдән бушаган банкага салды да, аягы белән этеп, чардуган баганасы төбенәрәк шуыштырды. Шул чак бер рәт аша урнашкан кабер янында торучы егетләр төркеменә күзе төште. Кергән чакта, ул аларны ничектер шәйләми калган. Югыйсә шактыйдан торалар булса кирәк. Кулларын да стакан. Араларыннан берсе нидер сөйләгәч, стаканнарын күтәреп эчеп куйдылар. Кабымлыктан авыз иттеләр. Наил Хә кимович егетләрнең берсен – Вася Кулагинны танып алды. Әйе, бу, чыннан да, ул иде. Вася да, нидер сизенеп, бу тарафка борылды. Ул да Наил Хәкимовичны таныды, күрәсең, аның ягына ишарәләп, янәшәсендә торучыларга нидер әйтте. Тегеләр, сөйләшүләреннән туктап, башларын бордылар. Ләкин бу күзгә-күз карашып тору озакка сузылмады. Егетләр кабат әңгәмәгә кереште. Вася гына, төркемнән аерылып, Наил Хәкимович ягына атлады. Таныш кеше белән исәнләшмичә китү яхшы булмас, дип уйлагандыр инде. Аның йөзе караңгы иде. Кул бирешкәч, бер-ике авыз сүз алыштылар. Алары да ничектер төртмәле килеп чыкты. – Чыбык очы туганны онытмыйсыз, ә, Наил Хәкимович? – дип, кинаяле генә сүз башлады Вася. – Әйе, үлгәннәрне онытырга ярамый. Күрүемчә, үзегез дә бирегә еш киләсез бугай, – диде Наил, егетләр төркеменә ишарәләп. – Еш, дип… Килгәлибез инде… менә Косой… то есть Расих исемле дус егетебезнең каберенә таш куйган идек… Туганнары юк иде аның… Яхшы егет иде мәрхүм… Наил Хәкимович кара мәрмәр ташлы кабер ягына кабат карап алды. – Ичмасам, үлгәч булса да, дусларны онытмавыгыз яхшы, анысы. Бу сүзләрнең үз бакчасына таш ату икәнлеген Вася бик яхшы аңлады. Нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, кире уйлап туктап калды. Аннан, борылып китәргә җыенганда гына: – Маратка кабер ташын сез куйдыргансыз дип ишеттек? – дип сорады. – Әйе, соң булса да… Ташын мин заказ биреп ясаттым. Куйганда гына була алмадым. Командировкада идем. Дөресен генә әйткәндә, без – гөнаһлы бәндәләрен Алла кичерсен. Якын нарыбызның каберләренә сирәк киләбез. Югыйсә, кайчан да булса, үзебез дә шунда барасы… Наил Хәкимович, әй, нәрсәсен сөйләп торасы инде аның дигәндәй, кулын селтәде. Аннары, бераз аклангандай, тавышын басыбрак сүз башлады: – Әле бүген дә гел уйламаганда гына килеп чыктым. Бер көнне Күкташ авылына яңа мәчет бинасын ачу тантанасына барган идем. Ул мәчетне безнең трест эшчеләре җиткерде. Шунда авыл кешеләре җыелып намаз укыдылар. Араларында нәкъ Маратка охшаган бер егет күземә чалынды. Менә шунда Марат каберенә барырга кирәклеге кабат искә төште… Китәргә дип яртылаш борылган Васяга шунда әллә нәрсә булды. Ул кабат Наил Хәкимовичка текәлде. Хәтта йөзе дә яктырып киткәндәй булды. Бит мускуллары уйнап алды. – Нәрсә?... Маратка охшаган дисезме? – Әйе! Кеше бер-берсенә шулкадәр охшар икән. Үзем дә шаккаттым… – Кайсы авылда дисез?... – Күкташта! Моннан сиксән чакрым ераклыктагы авыл ул. Вася, нәрсәдер исенә төшерергә теләгәндәй: – Күкташ, Күкташ, – дип кабатлады. – Сез янына барып сөйләшмәдегезме соң? – Юк, ул минем күземә генә чалынды. Сөйләшүдән ни мәгънә соң, ул барыбер Марат түгел бит. Кулагин ашык-пошык кына саубуллашты да җитез хәрәкәтләр белән егетләр торган тарафка атлады. Үзалдына: «Күкташ, Күкташ», – дип, берничә мәртәбә кабатлаганы гына ишетелде. Күкташта күзенә чалынган ул егет турында әйткәч, Васяның үз-үзен тотышы үзгәрүенә Наил Хәкимович сәерсенеп куйды. «Нәрсәсенә гаҗәпләнергә, бер-берсенә охшаган кешеләр дөньяда булмый торган нәрсә түгел бит», – дип уйлады ул, ераклаша барган егетне карашы белән озатып. Наил Хәкимович тагын бер мәртәбә Маратның каберенә күз төшерде дә: «Ярар, тыныч йокла, егет. Ни хәл итмәк кирәк, бирегә еш килеп булмый шул», – дип, каберстаннан чыгу ягына юнәлде. Бер кабер яныннан узганда, аның ташына язылган «Вся жизнь – игра» дигән язуны укыды. Бу сүзләрне ниндидер бер танылган