шәхес әйткәнлеген белә иде. Тик күпме генә исенә төшерергә тырышмасын, аның исемен хәте...
шәхес әйткәнлеген белә иде. Тик күпме генә исенә төшерергә тырышмасын, аның исемен хәтерли алмады. Аннан соң: «Әй, нәрсәгә кирәге бар соң әле моның», – дип, әлеге уйларын читкә куарга тырышты… * * * Соңгы вакытларда Зәйтүнәнең бер дә кәефе юк. Хәер, кәефе генә дип әйтү дөрес тә түгелдер. Аның сәламәтлеге дә нык какшады. Баштарак кан басымы белән интекте, аннан йөрәге чыгымчылый башлады. Ул күкрәгенең сул ягында әледән-әле кискен авырту тойгалады. Инфаркт булмагае, дип шикләнсә дә, врачка күренмәде, тел астына валидол кабып куйды да шуның белән тынычланды. Сырхавының кайгы-хәсрәттән башлануын ул яхшы аңлый иде. Улы Марат хәсрәтеннән шулай бетереште Зәйтүнә. Кайчак, онытылыр әле, дип, өй тирәсендә вак-төяк эшләр башкарган була да бит. Тик аларның барыбер файдасы юк: аз гына бушап торса да, улының буй-сыны, йөзе күз алдына килә дә баса. Бичара ана «нишләп болай килеп чыкты соң әле?» дип баш вата. Югыйсә шул бердәнбер улын аякка бастыру, аны сау-сәламәт үстерү өчен аз тырышмады бит. Нәрсә җитмәде, ни булды соң? Бу фаҗига һич кенә башына сыймый. Кат-кат шуларны уйлый-уйлый, бөтенләй чиргә сабышты. Күрше-күлән, очратканда, хәленең яман икәнлеген күреп: «Ник шулкадәр өзгәләнәсең, үлгән артыннан үлеп булмый бит. Тынычлан. Инде үзең турында уйларга вакыт», – дип юатырга тырышса да, ул үзен үзе кулга ала алмый иде. Бер кечкенә генә йөрәк шундый газапларга ничек түзсен?! Әнә шулай ул акрынлап бөтенләй урын өстенә үк егылды. Хастаханәгә барырга мәҗбүр булды. Көндәлеккә салдылар. Ләкин Зәйтүнә бу хәлләрдән соң кабат яшәүне күз алдына да китерә алмый иде инде. Аның өчен әйтерсең киләчәккә юл ябылган. Ул хәзер бары тик үткәннәр белән, узгандагы ачы сагышлары белән генә яши. Шәфкать туташлары кереп, тынычландыргыч уколлар ясап киткәч, Зәйтүнә, газаплы уйларыннан бераз арынып, ял итеп ала, онытылып тора. Ләкин уянуга кабат күз алдына улы килеп баса да мәхшәр янә кабатлана – күңеле тагын бәргәләнә-йолкына башлый. Шулай итеп, көн артыннан көн үтә. Ә аның сәламәтлеге яхшыруга түгел, киресенчә, начараюга таба гына бара. Шулай итеп, бичара хатын бер ай дигәндә коры сөяккә калды, урын өстенә ятты. Кем белә, бәлки, килеп хәлен белешеп торырдай якын кешесе, юатучысы булса, газаплы уйларыннан бераз арынган да булыр иде. Юк шул, андый кешесе юк. Наил Хәкимович, берничә мәртәбә килеп, хәлен белеп йөрде дә тагын китеп югалды. Эш мәшәкатьләре күптер, күрәсең. Улының каберенә таш ясатып куйганы өчен, моңа кадәр булган ярдәмнәре өчен рәхмәт, дип, Зәйтүнә үзен юатты. Элек якын итеп йөрүчеләр дә читләште. Монысын да ул үзенчә аңлады. Кеше үтереп, үзенә кул салган улы өчен шулай читләшәләрдер, дип нәтиҗә ясады. Җинаятьче анасы белән кемнең аралашасы килсен соң? Тик ана өчен, кем булса да, бала барыбер бала булып кала икән… Һәрнәрсәнең ахыры була дигәндәй, кояшлы беркөнне хастаханә палатасындагы караватында, түшәмгә карап, үзенең бетмәс-төкәнмәс уйларына бирелеп ятканда, Зәйтүнә капылт кына күкрәген тотты да сагышлы күзләрен мәңгегә йомды. Әнә шулай итеп, соңгы вакытта тынгылык бирмәгән газаплы уйларыннан ул бөтенләйгә котылды… Аны соңгы юлга озатырга килүчеләр бармак белән генә санарлык иде. Йоласына туры китереп җирләгәндәй иттеләр. Ләкин югалту хәсрәтеннән күз яше күрсәтүче булмады. Каберенә дә исем-фамилиясе кулдан гына язылган кечерәк такта кадап калдырдылар. Күмеп, чирек сәгать үтте микән, яңа кабер тирәсе бушанып, шыксызланып калды. Бары да гадәти, әйтерсең, кабергә кеше гәүдәсе түгел, ә утын түмәре генә күмгәннәр. Кеше гомере әнә шулай җир өстендә бер күтәренке урын белән чикләнде. Яшәвенең бөтен мәгънәсе бары шул булды… * * * Женя, гадәттәгечә, кичен сөяркәсе Галя белән ресторанда шампан шәрабы йоткалап, тегесен-монысын сөйләшеп, юк-барны искә төшереп, көлешеп утырганда, сулышына кабып, Вася Кулагин килеп керде. Ул Женяның кичләрен шушы ресторанда утырырга яратканын яхшы белә иде. Егет бик дулкынланган. Галя ягына борылып та карамады хәтта. Хәер, «корешы» янында нинди чәчбикә утырса да, аңа барыбер иде. Ул Женя белән генә исәнләште дә: