Ташландык бала (хикәя)
Ташландык бала (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Кышның җепшекләп кар яуган, матур бер көнендә Фәнис белән Сәлимәнең көтеп алган тәүге уллары бала тудыру йортында үзенең бу дөньяга килүе турында нәзек кенә тавышы белән хәбәр салды. "Үәәә... үәәә..." Сәлимә, вак чәчкәле ак биләмәгә кул-аягы кузгалмаслык ныклап төрелсә дә, иреккә чыгарга теләп кымшынган бәләкәч улына бәхетле күзләрен төбәп, сөт тулышкан күкрәген сабыйның нәни генә иреннәренә тидерде. И, ходаем! Ничек сокланмассың да, ничек аптырамассың бу сабыйга?! Дөньяга килүенә ике көн генә, ә бала, әйтерсең дә, әнисенең имиен көтеп кенә торган! Кем өйрәткән, кем күрсәткән диярсең! Чәчкәдәй бөрештергән иреннәре белән әнисенең имиен эләктереп тә алды, тырышып-тырышып имә дә башлады. Авырлыгы өч килодан артык, буе ярты метрдан узмаган бәләкәй генә бу төенчектә яшәү көче, яшәү теләге нинди зур!... Көндез яраткан хатынын һәм кечкенә улын күрергә тәрәзә каршына бәхетле әти килде. Өченче кат тәрәзәсеннән Сәлимә, куанычын яшермичә, базлап елаган ак төенчекне аста, бәхетеннән авызын ерып, кулын болгый-болгый "улым! улым!" дип кычкырган әти кешегә күрсәтте. Бер-берсен яратышып-сөешеп кавышкан ике яшь йөрәк бик тә, бик тә бәхетле иде. Танышуларына әллә ни озак вакыт та үтмәде, Фәнис яшәгән тулай торакта бер бүлмә бушап, яшьләр шунда бергә тора да башладылар. Заманына карата гади генә җиһаз алып куйгач, ремонт ясагач бәләкәй генә, кояшлы якка караган бүлмәгә ямь керде. Менә мәхәббәт җимешләре – томрап торган сөйкемле малай алып кайттылар. Фәнис эшләгән заводына очып эшкә барды, оча-оча өенә кайтты. Сәлимә яшь баласын карарга да өлгерде, ире кайтуына өен җыештырып, аш-су әзерләп, елмаеп каршы алды. Уңды Фәнис хатыннан! Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора. Салгалаштырырга яраткан Фәһимне бик сөеп бетмәсә дә, Фәнис туктамый булдыра алмады. Фәһим урам аша йөгереп чыкты да: "Сәлам, ике малай атасына!" – дип кулын сузды. Аның мәгънәсез шаяруы күңеленә бик ятмаса да, Фәнис элекке дустына күтәрелеп бәрелмәде. "Син, дускай, никтер вакытны ашыктырасың. Минем малай әле бер генә! Зато нинди малай! Икенчесе дә булыр, аллабирса", – дип, шаяруга каршы шаяру белән җавап бирде. Авызыннан аракы исе бөркелеп торган Фәһим туктарга уйламады да. Ниндидер Фәнис белмәгән бик әһәмиятле бер серне белгәндәй, үзен бик эре гына тотып, дәшми генә карап торды дә, аның җиңеннән тотып: "Эх, син, тиле! Сәлимәнең сиңа кияүгә чыкканчы баласы бар иде. Ул аны балалар йортына бирде. Син ахмакны алдады..." – дип, мәкерле көлемсерәде. Ярым исерекнең сүзенә бик ышанып бетмәсә дә, күңеленә шик-шөбһә кергән Фәнис бер сүз дә әйтмәде. Җиргә чертләтеп төкерде дә, Фәһим белән саубуллашып та тормыйча, җәһәт-җәһәт кенә атлап, өенә кереп китте. Биш минутлык араны узганчы аның башыннан нинди генә уйлар үтмәде! Сәлимә... уллары Тимур... Нинди язмаган сүз сөйли бу айный белмәгән Фәһим? Дөньяда булмаганны. Юк-бар гайбәт тараткан өчен ипи шүрлегенә менеп төшәргә кирәк булган шуның! Менә хәзер хатыны бу ахмак сүзләрдән кычкырып көләр дә, ирен тынычландырыр. Фәнис улы янында мәш килеп йөргән Сәлимәсен иңнәреннән кочты да, аның җилкәсе аша улына карады. Караватында уенчыкларын шалтыратып, гүелдәп яткан Тимур, әтисен күреп, күңелле генә елмайды да үз телендә сәламләде: "Агу... ыкы... агу". Фәһим кулын тиз-тиз генә юып, улына үрелде. Үзен борчыган сораудан котылыр өчен генә сорады ул хатыныннан: "Сәлимә, кеше нинди бала турында сөйли ул?" Мондый сорауны көтмәгән хатыны дәшмәде. Иренә аркасы белән борылса да, Фәнис хатынының муенына хәтле кызарганын күрми калмады. Берни дә аңламаган ир соравын тагын кабатлады. Тагын... тагын.... Кабатлаган саен тавышында тимер чыңы арта барды. Хатыны артында торган урындыкка чүкте дә, яшьле күзләрен идәнгә төбәде. "Сәлимә, нинди бала? Нигә мин бу турыда кешедән ишетәм?!"