Ике-өч көн дә узмады, Һомаюнә инде дүрт күз белән хат көтә башлады. Аерылышкан чакта Сә...
Ике-өч көн дә узмады, Һомаюнә инде дүрт күз белән хат көтә башлады. Аерылышкан чакта Сәлимгәрәйдән сугышка барып җиткәнче үк, юлдан, биш-алты гына сүз хат язуын үтенгән иде ул, зинһарлап. Бер атна дигәндә хат ташучы кыз аңа хат китерде. Хатта нәкъ алты сүз иде: «Барабыз… Күзләреңнән үбәм, Бәхет кошым! Сәлимең». У-ух, шаян! Күбрәк язса соң инде! Кыз шулай да чиксез бәхетле иде. Икенче хатында Сәлимгәрәй: «Барасы Сәлимең». җиргә якынлашабыз шикелле, өстебездә инде козгыннар оча башлады, вагоннар бик каты сикерешәләр», дип язган иде. Исән-сау гына булсын инде, Ходаем!... Шыксыз, салкын көз килде. Һомаюнә инде икенче курста укый иде. Артышлыда чат саен: «Нимес ыжгырып килә икән», «Фашист инде Мәскәүнең ындыр артында гына икән», дигән сүзләрне ишетеп, студент кызның җаны сыкрый иде. Ә Сәлимгәрәй: «Кыска вакытлы кавалеристлар курсында укыйм, минем занятиеләр әйбәт бара, әрәмәлектә куакларны агач кылыч белән кыйраткан булсам, хәзер кулда чын корыч кылыч, тиздән фрицларны тураклый башларбыз!» – дип, күтәренке рухлы хатлар язып тора. Озак та үтмәде, кавалерист егеттән тагын бер хат килеп төште: «Ура! Немец Мәскәүдән сыпырта! Коралларын ташлап качкан фашистларны без кылычтан үткәрәбез! Беренче җиңүебез белән котлыйм сине, Бәхет кошым! Бу хатка җавап язмый тор, адресымның үзгәрүе мөмкин. Күзләреңнән үбәм! Мәскәү янындагы сугышларда үзен батыр сугышчы итеп күрсәткән кече лейтенант Мортазинны, аның тагын берничә полкташын, ерак тылга, кавалерия мәктәбенә җибәрделәр. Мәктәптә петлицаларына шпаллар, күкрәкләренә орденнар таккан карт командирлар яшьләргә тактика, стратегия буенча сабак бирделәр, сугышта атлы гаскәр белән идарә итү, маневрлар ясау осталыгына өйрәттеләр, кылыч сугышының хәйләле алымнарын күрсәттеләр. Мәктәп конюшнисендә һәр курсантның үзенә билгеләнгән аты бар иде. Сәлимгәрәйнеке Чайка кушаматлы, олырак яшьтәге бия, чыдам, тыңлаучан хайван. Манежда күнекмәләр ясаганда җайдагы аннан нәрсә таләп иткәнен тиз аңлый, һәр командасын җиренә җиткереп үти. Курсант бу акыллы атын инде яратып та өлгерде. Форсаты булганда ул ат торган аранга килә. Чайка исә хуҗасын акрын гына баһылдап каршы ала, муенын сузып, үзен иркәләгәнне көтә. Сәлимгәрәй аңа ипи кисәге каптыра, муеныннан чәбәкләп сөя, ялларын аралый. Атның зур күзләрендә моң, миһербанлык. Гүя ул бу яшь егетнең, туган илен, әти-әнисен, сөйгән кызын еракта-еракта калдырып, ни өчен бу якларга килеп чыкканын аңлый, аны кызгана иде. Яңа җиргә күчкәч, Сәлимгәрәйнең туган иленнән хатлар алганы юк иде әле. Үзе дә тиз генә яза алмады, урнашу мәшәкатьләре, тегесе-монысы комачаулады. Әнисенең сәламәтлеге ничек икән? Ул Мәскәү янында сугышып йөргән чакта күрше кызы әнисенең, элек тә тазалыкка туймаган Нәфисә җиңгинең, бик бетерешүе турында язган иде. Янә дә әтисе нәрсәләр җимертә икән, теге холыксыз нәсел айгыры аның да теңкәсенә тия микән? Ниһаять, беркөнне, занятиеләрдән соң казармага кайтып кергәч, дневальный курсант: «Муртазин, пляши!» – дип кычкырды. Хат Һомаюнәдән иде. Мортазин алдан ук елмаеп, койкасына сузылып, ләззәтләнеп укый башлаган иде дә, хаттагы коточкыч хәбәр аны урыныннан сикертеп торгызды: Сәлимгәрәйнең әтисе йөрәк өянәгеннән капыл гына үлгәнен, берьюлы ике хәсрәтне күтәрә алмаган әнисен дә атнадан соң җирләгәннәрен язган иде Һомаюнә. Ә улларына кая хәбәр итәргә белмәгәннәр. Үз күзләренә ышанмагандай, Сәлим хатын тагын-тагын укыды. «Әни, бәгырькәем!... Әти!...» Төсе качкан курсант, башына кияргә дә онытып, кышкы салкынга чыкты. Кая барырга, кемгә сөйләргә бу хәсрәтне?! Кайгысыннан гаҗизләнгән егет конюшнигә йөгерде. Чайка хуҗасын сизеп баһылдап куйды, арата аша башын сузып каршы алды, Сәлимгәрәй атның муенын кочаклады да үксеп елап җибәрде. Акыллы хайван, юатырга теләгәндәй, үзенең йомшак, җылы, дымлы борыны белән хуҗасының иңбашларына, битләренә орынып-орынып ала, аның моңлы, шәфкатьле күзләреннән яшь ага иде... (Ахыры бар.)