Сүзсез үксегән хатынын урыныннан тартып торгызды да, иңнәреннән ике кулы белән тотып, к...
Сүзсез үксегән хатынын урыныннан тартып торгызды да, иңнәреннән ике кулы белән тотып, күзләренә карады. "Сәлимә, дим, ник дәшмисең?! Сөйлә миңа барысын да!" Яшьләренә буыла-буыла сөйләгән хатынының сүзләреннән Фәнис шуны гына аңлады: аның хатынының ике яшьлек баласы бар... Малай... Ул балалар йортында... Башка сыймаслык бу хәбәрдән акылы исәңгерәп калган ир хатыны белән юньләп диалог алып бару халәтендә түгел иде... Башыннан мең төрле уй үтте. Ул бит Сәлимәгә өйләнгәндә аны балалы хатын дип түгел, кияүгә чыкмаган кыз дип белде. Яратып, ышанып өйләнде. Бәхетле гаилә корырга хыялланды. Ник алдады аны Сәлимә? Ни өчен? Нигә ул баласын ятимлеккә дучар иткән? Башына кинәт ишелгән бу җавапсыз сораулардан аның мие кызды. Һава җитми аңа монда! Тизрәк, тышка, урамга! Дөп-дөп дөпелдәгән йөрәген кулы белән тотты да, киенмәгән дә килеш, караңгы төшеп килгән урамга чыгып йөгерде. Әзрәк йөрәген тынычландырыр өчен шәраб сатып алды да, шул шәрабны шешә богазыннан эчә-эчә, үзенә урын таба алмыйча, урам буйлап китте. Озак кына йөрде ул кая барганын да аңламыйча. Башындагы уйлардан качарга теләде. Акылдан язгандай, тилереп чәчен йолкыды. Тик миен бораулаган уйлары китмәде. Сәлимә... Ялган... Бала... Балалар йорты... Сәлимә... Акыллы, назлы, чибәр Сәлимә... Ничек кулың барды синең үз балаңны ятим итәргә? Кая синең ана йөрәгең? Ничек син бер балаңны яратып, икенчесен ташлый аласың? Беләм, яратасың бит син Тимурны. Ә икенчесен ник ташладың?! Ничек син тыныч кына яши аласың? Бер балаң монда, ә икенчесе... Ничек яшәргә хәзер синең белән? Кем син? Ничек кичерергә сине? Мин яраттым бит сине, Сәлимә! Ни гаепләрем бар минем синең алдыңда? Мәхәббәтем өчен болай җәзалыйсыңмы мине? Нигә шулай аяусыз алдадың син мине? Җимерелде дөнья... Хыяллар җимерелде... Ни өчен яшәргә? Кем өчен? Ничек яшәргә?... Фәнис өенә төн уртасында гына исереп кайтып керде. Ишектән керү белән чалбар каешын тартып чыгарды да, кизәнә-кизәнә хатынын кыйнарга тотынды. Баш-күзен куллары белән ябып бүлмә буйлап йөгергән хатынын кызганмады ул. Бәгыре каткан иде. Кызганудан узган иде. Әллә үзен кыйнады ул, әллә хатынын... Уллары Тимур елап уянгач кына, каешын хатыны өстенә ташлады да: "Менә сиңа ул балаң исеменнән. Ул бала кыйнады сине", – дип, тагын чыгып китте. Иртәгәсен иртән ул, хатынын каршысына утыртып, сорау алган кебек, бәйнә-бәйнә баланың кемнән икәнлеген, кайчан туганлыгын, исемен, кайда икәнлеген сорады. Сәлимә елый-елый иренең кичерүен сорады. Яшьлек хатасы, диде. Ташлаган баласы өчен намусы бик сызлавы, аның янына барып йөрүе турында сөйләде. Кабат-кабат Фәниснең кичерүен сорады. Карашы кырысланган, җитдиләнгән Фәнис: "Әйдә, киен. Алып бар мине улың янына", – диде. Күпмедер вакыт узып, артыннан йөри торгач, әти белән әни ике яшьлек Моратны балалар йортыннан өйләренә алып кайттылар.