– Бик ашыгасыңмы әллә, Сәлимгәрәй? – Кунагыбызның сабырсызланганын күреп, әни дә борчыл...
– Бик ашыгасыңмы әллә, Сәлимгәрәй? – Кунагыбызның сабырсызланганын күреп, әни дә борчыла башлады. – Ниләр генә булды боларга, адаштылармы әллә? Ялгызы түгел, дус кызы Нәкыя белән бергәдер бергәсен… – Бик ашыгам, Шәмсенур апа, өч сәгатьтән фронт ягына санитар поезды узарга тиеш, аңа өлгермәсәм, үзебезнең эшелонны куып җитә алмаячакмын. Моны ишеткәч, әни кабаланып чәй әзерли башлады. Өстәлгә пары чыгып торган ярмалы бәрәңге, каймак, йомыркалар куйды. Кунагыбызга бигрәк кайнар бәрәңге ошады. – Өйдән чыгып киткәннән бирле мондый бәрәңге ашаганым юк иде, – диде, мактый-мактый. Аннары өстәл яныннан кузгалып: – Миңа вакыт, сыегыз өчен бик зур рәхмәт, Шәмсенур апа! – диде һәм күңелсез генә киенә башлады: – Их, Һомаюнәне күрә алмыйча китәм бит! – дип өзгәләнде. – Алай димә әле, Сәлимгәрәй, бәлки юлда очрашырсыз… Ишек тоткасына ябышкан командир абыебызның йөзе ачылып китте. – Чынлап та, бәлки очрашырбыз. – Ул ишек катыннан кире борылды. – Чынлап та, бәлки очрашырбыз. Оныта язганмын икән, кечкенә генә бүләгем бар иде, – дип, ул кыр сумкасыннан чыгарып әнигә бер төргәк бирде. – Һомаюнәгә шәл, сиңа яулык, Шәмсенур апа, кечкенә булса да зур итеп кабул кылыгыз! Мин дә бүләксез калмадым – җизни булачак кеше миңа кызыл йолдызлы пилотка тоттырды. «Тизрәк үсеп җит, батыр кызылармеец бул, энекәш!» – Шәмсенур апа! – диде Сәлимгәрәй абый, ишек янында кабат туктап. – Хәзер җир йөзендә сездән дә якын кешеләр юк минем өчен! Көтегез мине! Ничә еллар үтмәсен – без Һомаюнә белән бары бергә булачакбыз! Вәгъдәләребез безнең шундый! Кунак абыебыз бик дулкынланган иде. – Исән-саулар гына йөреп кайтырга язсын инде сиңа, балакаем!... Командир абый балавыз сыга башлаган әнигә, миңа кул изәде дә буранга кереп юк булды… Һомаюнә апамның каядыр еракка-еракка төбәлгән күзләрендә моң дәрьясы… – Очрашырга язмаган икән шул безгә… – Ул көрсенеп алды, аннары үзалдына сөйләнгәндәй, акрын гына дәвам итте: – Юлдан яза-яза кайта торгач, ниһаять, әрәмәлеккә җиттек без ул чакта. Үзең беләсең, аннан авылга бер чакрым гына. Бермәлне янәшә барган Нәкыя, коты алынып, миңа сыенды: «Һомай җаным, кара әле, кара, каршыбызга бер иләмсез карачкы килә, беттек, хараплар булдык!...» Без тиз генә куаклар артына кереп постык. Теге карачкы ухылдап бер атлый, бер йөгерә яныбыздан узып китте. Аның шәүләсе югалгач кына торып баскан идек, җил безгә: «Һомаюнә-ә, Һома-юнә-ә-әй!» – дип кычкырган тавышны китерде. «Нәкыя җанашым! Бу бит Сәлимгәрәй тавышы, ул, ул узып китте яныбыздан! – дип өзгәләнә башладым мин. – Ул, ул гына!» «Шашмасана, җүләр, – ди Нәкыя, – синең әллә кайда – Казакъстандамы, Чуртымстандамы укып яткан Сәлимең каян килеп чыксын ди монда, хыялый!» Елый-елый Нәкыя артыннан кайтмый хәлем калмады шул… Өйгә кайтып кергәч, сез сөйләгәннәрне ишеткәч, кире станциягә чыгып йөгермәкче идем дә, бу юлы инде әни тотып калды, зинһар, балам, сабыр ит, куып җитә алмассың, буранда адашып үләрсең, дип җибәрмәде шул… …Көз көз инде. Көннәр никадәр генә җылы тормасын, кояш батар-батмас ук җиргә салкын иңә. «Әйдә, энем, керик, мин инде чирый да башладым шикелле». Кичен урынга яткач, мин тагын хатирәләргә бирелдем. …Һомаюнә апам училищены тәмамлагач, үзебезнең авыл мәктәбенә кайтты. Сугышка китеп барган Хәким абый урынына икенче класста укыта башлады. Әни дә җиңел сулыш алды – аз гына булса да йортка акча килә бит. Шул елда мин дә укырга кердем, яшем җитмәс борын. Ун көн-ике атна саен Сәлимгәрәй абыйдан хат килеп тора. Аның хатлары барыбыз өчен дә зур шатлык. Командир абый Донбасс җирләрендә сугыша икән. Кайбер чакларда алар, фронт линиясен узып, фрицларда «кунакта» булгалап кайталар икән. Укытучы апам шул көнне үк җавап хаты язарга утыра. Мин сиздермичә генә аны күзәтәм: ул бераз уйланып тора, аннан соң елмаеп тиз-тиз яза башлый, тагын уйлана, тагын елмая…