Кәшемир шәл (хикәя)
Кәшемир шәл (хикәя) Тәбриз МӨБАРӘКОВ 2. (Ахыры.) Авылдаш егетләрне ул рәнҗеп кире борды: бердәнбер мәхәббәтен – Сәлимгәрәен көткәнен белә торып, алар ничек батырчылык итәләр. Һомаюнә хәзер Сәлимгәрәй өчен иң кадерле кеше булып калды. Ләкин фашистларны дөмектерми торып аларга кавышу юк!... Курсант Мортазин хәзер тешен кысып, үҗәтләнеп, сугыш һөнәрен элеккегә караганда да тырышыбрак үзләштерә башлады. Егетнең ашкынуы тормышка ашты: дүрт ай укырга тиешле курсантларны вакытыннан алда фронтка озатырга приказ булды. Кавалеристлар атлары белән бергә эшелоннарга төялделәр. Маршрутлары Казан аркылы иде. Сәлимгәрәй моңа бик шатланды: бәлки ул Һомаюнәсе белән күрешә алыр?... * * * Коры, җылы сентябрь урталары. Кырларда игеннәр инде урып җыелган. Авыл кешеләре дә үзләренең абзар артындагы бакчаларыннан бәрәңгеләрен казып алганнар. Бушап, каралып калган кишәрлекләр кичке кояш нурларында изрәп, рәхәтлеккә талып яталар шикелле. Киртә-казыкларга, ызандагы алабуталарга, кәсләргә эленеп калган пәрәвез җепләре алсу-көмешләнеп ялтырыйлар, тымызык җилдән салмак кына тирбәлеп, күңелгә ниндидер якты моңсулык бирәләр. Без – Һомаюнә апам һәм мин – бакча башыннан талгын гына агып яткан инеш янында кичке манзарага хозурланып утырабыз. Апам һәрвакыттагыча мөлаем, сабыр кыяфәтле, аз сүзле, агарган чәч толымнарын гадәтенчә башына ураган, иңбашында Сәлимгәрәй абый бүләге – кәшемир шәл. – Йа Ходаем, син дә чаларгансың, тиздән мине дә уздырырсың. – Нәкъ мәрхүмә әниебезнеке шикелле бирчәйгән куллары белән Һомаюнә апам минем чәчләремнән сыйпый. Апам көрсенеп куя. Аның зур, кара күзләрендә моң, сагыш. – Сөйлә әле, энем, тагы нәрсәләр дигән Сәлимгәрәй абыең теге чакта, фронтка узып барышлый, түкми-чәчми сөйлә!... Мин – Сәлимгәрәй абыйны соңгы мәртәбә күреп калган кеше. Инде ничәмә-ничә тапкырлар сөйләгәнем бар ул вакыйганы, әмма үзенең беренче һәм соңгы мәхәббәте – Сәлим турында апам мин авылга кайткан чакларда гына миннән генә ишетә ала бит… …Шимбә көн иде. Кичкә таба күзачкысыз буран чыкты. Дүрт күз белән әни һәм мин Һомаюнә апаның Артышлыдан кайтканын көтәбез. Мич каршында күптән кайнап чыккан самавыр безелдәп утыра, учакта – томалап куелган бәрәңге. Әни борчыла ук башлады, әледән-әле тышка чыгып керә. «Буран котыра гына!... Йа Раббым, адашмасалар гына ярар ие!...» Инде күптән караңгы төште, апам юк та юк. Ниһаять, ишек шакыдылар. Әни ашыгып ишек ачарга чыгып китте. Ир-ат тавышы ишетелгәч, мин дә атылып өйалдына чыктым: «Әти кайтты!» 37 нче елның шушындый ук буранлы кичендә ГПУ кешеләре әтине алып киткәннәр. Мин әтине хәтерләмим, ишетеп кенә беләм. Без аны әле дә көн-төн көтәбез, бигрәк тә мин. Алты яшьлек малайга әтинең бик кирәк чагы шул… Ир кеше дигәнебез Сәлимгәрәй абый булып чыкты. Салкын болыты ияртеп, өчәүләп өйгә кердек. – Бәрә-әч, Сәлимгәрәй! Син болай ничек, кайдан? Без сине командирлыкка укып ятасың дип беләдериек?! – Фронтка китеп барыш, Шәмсенур апа, мин өлкән командирымнан сорап эшелоннан төшеп калдым! Сәлимгәрәй абыйның көр тавышы бөтен өйгә тулды. Мин аннан күземне алмыйм: аяк йөзенә җитеп торган шинель, башында – йолдызлы шлем, аякларында – атлаган саен чыңлый торган тимер божралы күн итекләр, бил каешында… наган! – Шәмсенур апа, Һомаюнә өйдә юкмы әллә? – Сәлимгәрәй абый сабырсызланып, кече якка да күз салып алды. – Кайтып җитмәде шул әле Артышлыдан, хәзер, хәзер кайтырлар, Алла боерса. Әйдә, әйдә, Сәлимгәрәй, чишен, сал өстеңнән. Һомаюнә дә кайтып җитәр. Бергә-бергә чәй эчәрбез, Алла боерса!... Без Сәлимгәрәй абый белән өстәл артына кереп янәшә утырабыз. – Ну, Фәрит энекәш, дәү егет булабызмы инде? Кайчан мәктәпкә йөри башлыйбыз? – Киләсе елның икенче елына, – дим, инде мин укый да алам, йөзгә кадәр саный да беләм. – Вәт егет икәнсең! – Сәлимгәрәй абый көрәктәй кулы белән башымнан сыйпый. Ә апам кайтмый да кайтмый. Командир абый (наганы булгач командир инде!) борчыла, әледән-әле сәгатенә карап ала, өстәл артыннан торып тышка да чыгып керә. Анда буран әле һаман туктамаган икән.