Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 10. Фираяның өстәле читтәрәк тора. Бер егет аның янына килгәч, пышылдап кына нәрсәдер турында сөйләшә башладылар, бик шикле иде бу күренеш. Мәдинә алар янына килеп басты, Фираядан барысы да, тәртипме, дип сорагач, тегесе акаеп кына карап, бер сүз дә җавап бирмичә, егет белән акрын гына сөйләшүен дәвам итте. Мәдинә эчке сиземләү белән монда нәрсәнеңдер дөрес түгеллеген аңлады. Ә барысы өчен дә бүгеннән нәкъ менә ул җавап бирә. Мәдинә Фираядан, таләпчән генә итеп, егетнең тикшеренү нәтиҗәсен күрсәтергә, кушты, Фираяга бу сүз ошамады, әлбәттә: — Башта эшләргә өйрән, аннан мине тикшерерсең, — диде, тупас кына итеп. Бу тавышка бөтенесе борылып карадылар, Мәдинәне сынау мизгеле иде бу. — Гафу итегез, — дип дәште Мәдинә Фирая янындагы егеткә, — минем янга күчеп утырыгыз әле. Ул бу сүзләрне шундый таләпчән итеп әйтте: кычкырмады, тавышын да күтәрмәде югыйсә. Бу минутта Мәдинәгә Аллаһы нинди көч биргәндер, ул үзе дә аңламады. Аның сүзенә буйсынмый мөмкин түгел иде. Ирек, егетнең исеме шулай иде, бер кызарды, бер бүртенде, чыгып китәргә юл ябык, чиратта — башка шоферлар, Мәдинә каршына барып утырудан башка чарасы калмады. Егетнең кирәк приборга өрүе булды, шкаласы нормадан шактый гына күтәрелеп тә китте. Ирек Мәдинәгә зур сөрмәле күзләрен шундый итеп тутырып карады. Ул карашта бар нәрсә дә бар иде: ялвару да, күз ату да, мин-минлек тә, ярдәм сорау да. Мәдинә егетне кызганып куйды, нишләргә соң аңа хәзер? Шундук кичә Назирның дусты Андрейны җәлләп тә, ачуланып та елап утырганы, ә директорның аннан дөреслек көткәне хәтеренә килде. — Мин сезне эшкә чыгара алмыйм, бүтәннәрне тикшереп бетергәч сөйләшербез. Ә син, Фирая, хәзергә эшеңне туктатасың. Синең белән дә соңыннан сөйләшербез. Хөрмәтле шоферлар, кемнәр бүген үзләрен начар хис итә, соңыннан керерсез, сәламәт кешеләрне үткәрегез башта, — диде. Берничә кеше шунда ук чыгып китте. Чиратта киеренкелек барлыкка килде. Өч кыз, тиз генә тикшереп, эшләрен бетерделәр, тикшерүгә кергән ирләр барысы да юлга чыгарга рөхсәт алдылар. Чираттан чыккан берничә ир белән Иреккә Мәдинә сораулы караш ташлады: — Без сезне бүген тикшермибез, димәк, бүген сез руль артына да утырмыйсыз. Калганын үзегез хәл итеп бетерегез. Иртәгә барлык кешене да тикшерәчәкбез. Кызлар дүртесе генә калды. Мәдинә сүз башлады: — Бүгеннән шоферларның руль артына аек утыруларына мин җавап бирәм. Сездән сорала торган нәрсә — дөреслек. Кемнедер яклыйсыгыз, кемгәдер ярдәм итәсегез килә икән, аларны исерек килеш юлга чыгарырга түгел, ә аларны һәлакәт ясаудан коткарырга кирәк, — диде. — Кызлар, безнең эшне директор үз күзәтүенә алды. Шуңа күрә эшебезгә бик җитди карыйк. Фирая, бүтән мондый әйбер кабатланмасын. Автохуҗалыкта паникага охшаган ыгы-зыгы башланды. "Бер йомшак авыл кызы әнә ничек тотынды, — диделәр төрлесен күргән агайлар. "Озак эшләтмәбез", — дип, мыек астыннан елмайды кайсыберләре. Бер генә шоферның да күңеле тыныч түгел иде, кайберләре сокланды Мәдинәгә, кайберләре үзләренең рәхәт тормышлары беткәнгә көенде. Әйе, берәү дә бүген битараф түгел иде. Кичен Мәдинә, телеграф бинасын табып, телефоннан Зәйтүнә апасы белән сөйләште. Кызлар балалар бакчасыннан кайтканнар иде инде. Бөтенесе тәртиптә икән, кайгырып ятмаска кушты апасы. Мәдинәнең эшкә чыгуын белгәч, бик сөенде үзе. — Балалар өчен кайгырма, берүк эшең уң булсын, — диде. Вакытлыча булса да торыр җире хәл ителгәнгә дә апасы бик сөенде. Шоферлар рейска чыкканчы, директор барлык эшчеләрне җыя икән, Мәдинәгә актлар залына керергә куштылар. Җыелышны Камил Зәкиевич башлап җибәрде: "Бүген безнең көн тәртибендә бер генә сорау: исерек килеш руль артына утыру-утырмау мәсьәләсе", — диде ул. Аннары урынбасар соңгы айда ничә юл һәлакәте булган, ничә кеше үлгән, ничәсе яраланган, хуҗалыкка күпме зыян килгән — шулар турында тәфсилләп сөйләп узды. Камил Зәкиевичтан соң Александр Александрович торып басты. Ул сүзне кыска тотты: