— Менә бездә дә нәкъ шул проблема бик кискен тора, әйдә бергәләп тотыныйк бу эшкә, — ди...
— Менә бездә дә нәкъ шул проблема бик кискен тора, әйдә бергәләп тотыныйк бу эшкә, — диде. — Синең бурыч — шоферларны тикшерү, эчкән килеш руль артына утыртмау. Каты чаралар күрмичә булмый, юлда машиналар саны арта бара, эшчеләребезнең исән-сау, һәлакәтсез йөрүләре безнең бурыч. Сине хәзер инструкция белән минем урынбасарым Камил Закиевич таныштырыр. — Мин бит әле эшемнән гариза язып китмәдем. — Син миңа ошадың, кызый, эшли алырсың күк тоела. Отпускыда дисең бит әле. Хәзергә болай эшләп тор. Таныша торырсың. — Ярар, — диде Мәдинә, — Александр Александрович, минем бит торыр урыным юк һәм минем кызларыма балалар бакчасы да кирәк булачак. — Син эшлә генә, барысы да булыр. Безнең кунакханә бар, хәзергә шунда яшәп торырсың. Мәдинәгә Камил Закиевич аның эше нидән гыйбарәт буласын яхшылап аңлатып бирде, ахырда, киңәш йөзеннән, машина йөртүчеләрнең тәмле теленә бик ышанып бетмәскә кушты. Аннан алар медпунктка киттеләр. Бүлмә кысан һәм бик ямьсез иде, стенадагы обойлар куба башлаган, төсе чыгып беткән. Монда ремонт кирәк булачак икән, дип уйлады Мәдинә, Зәйтүнә апасы белән авылда медпунктка ничек итеп ремонт ясаганнарын искә төшереп. Урынбасар аны медпунктта эшләүчеләргә тәкъдим итте дә үзе чыгып китте. Мәдинә кызлар белән танышып чыкты, аннары аппаратларны, алар белән эшләү тәртибен күрсәтүләрен сорады. Шунда арадан берсе, Фирая дигәне, сикереп кенә торды да: — Син бит безгә начальник булып киләсең, әллә шуны да белмисең? — дип, мыскыллы тавыш белән әйтеп салды. Бу урынга өмете булган, ахрысы, моның, дип уйлап куйды Мәдинә. Үзе, елмаеп: — Мин бит авылда эшләдем, бездә мондый аппаратлар юк иде. Кызлар, белмәгән әйберләремне өйрәтерсез инде, — диде. Фирая: — Хәзер, көт! — дип, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Калган кызлар, кара чәчлесе — Асия, сары чәчлесе — Дилбәр, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләп киттеләр, аларны тыңлау рәхәт иде Мәдинәгә. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, өч кыз, бер-берсен йөз ел белгәндәй, гөрләшеп чәй эчәләр иде инде. Кунакханәне эзләп табу озак булмады, автохуҗалыктан якын гына икән. Анда кызны көтәләр иде инде, бүлмәсен күрсәткәч, Мәдинәнең сөенүләре! Эшле дә булды, хәзергә торыр урыны да бар! Бүлмәдә бер зур карават, бер диван, шкаф, өстәл бар, тагын бер бүлмә күреп шаккатты ул. Монысы аш бүлмәсе булып чыкты — өстәл, өч урындык, газ плитәсе куелган. Тагын ишек күреп, ачып караса, ванна белән бәдрәф икән. Кешегә бәхетле булу өчен тагын ни кирак? Кирәк икән шул ике энҗе бөртеге ике кызы кирәк, Зәйтүнә апасы кирәк! Мәдинә, бүлмәгә чыгып, диванга утырды. Ике күзеннән аккан күз яшьләрен туктатып кына булмый бит! Сөенечтән елый иде ул. "Ничек тә сынатмаска инде, ничек тә тырышып эшләргә, үзеңне яхшы яктан күрсәтергә кирак", — дип уйлап, йокларга ятты. Уянып китсә, сәгать иртәнге биш. Башта үзенең кайда икәнен аңышмыйча торды. Аңлагач, торып, эшкә барырга әзерләнә башлады. Сумкасын да бушата алмады бит кичә, йоклаган. Иртән Мәдинә алты тулганчы эштә иде инде. Бүген ул кызларның ничек эшләгәннәрен карап торачак — өйрәнәчәк. Иртәгәдән ныклап эшли башлаячак, Аллаһы теләсә. Документ мәшәкате күп икән, язарга да язарга. Шоферлар керә торды, телләре үткен, вакытында җавап биреп, кайберләрен урыннарына да утыртырга кирәк булыр, дип уйлап куйды ул. Аларны якын да җибәрмәскә, бик ерагайтмаска да кирәктер, мөгаен. Эшкә бәйләнеше булмаса да, Мәдинә кичә үк игътибар итте: ир-атларның күбесе аның озын толымнарына шаккатып карый иде. (Дәвамы бар.)