Шул көнне үк, сөйләшенгәнчә, Гомәр бакчаны тәртипкә салырга дип иптәшләрен чакырырга, Р...
Шул көнне үк, сөйләшенгәнчә, Гомәр бакчаны тәртипкә салырга дип иптәшләрен чакырырга, Рифкать электриклар артыннан, Айзирәк обойлар карарга китте. Уйламаганда, шулай тиз генә бик зур эш башланды. Барып чыгармы бу эш? Бер атна үтеп тә китте. Чиратлашып, Мәдинә янына да барып киләләр. Бакча тәртипкә салынды. Чәчәк үсентеләре утырттылар, чирәм чәчелде. Аллаһ рәхмәте белән яңгырлар да явып үтте. Электриклар бик уңган кешеләр булып чыкты — ике көн эчендә икенче катның эшен дә бетерделәр. Алар артыннан буяучылар эшкә тотынды, түшәм, тәрәзә кибү белән, стенага обойлар ябыштыра башладылар. Обойлары да обойлары! Айзирәк аларны бик белеп сайлаган иде. Беренче катта эш күбрәк тә, катлаулырак та иде. Зал, аш бүлмәсе, ике йокы бүлмәсе. Йокы бүлмәсе берсе үзләренә булса, зуррагын малайларга дип билгеләп куйдылар. Һәр бүлмәдә икешәр тәрәзә, бүлмәләр искиткеч якты иде. Малайлар бүлмәсен зәңгәрсу төстә итәргә булдылар. Ишекләр дә куелды. Кибетләрдә сайлап алырлык әйберсе дә аз бит әле аның. Айзирәк әнисенең базалардагы танышларының кайберләрен белә. Күп әйбер алар аркылы алынды. Эш үз җае белән бара, хастаханәдә малайлар да әкрен генә тернәкләнәләр. Гомәр: — Балалар, җиһазларны үзегез сайлагыз. Малайларга караватларны алганда гына миңа әйтерсез, — диде. Айзирәк пәрдә белән челтәрләрне алдан тектереп куйган иде, җиһазларны урнаштырганда, килеп элеп тә киттеләр. Паласлар, люстра барып алдылар. Йорттагы бөтен нәрсә шундый зәвыклы, матур иде. Айзирәк хәтта савыт-саба турында да онытмаган. Кайсысын фатирдан алып килгән, кайберләрен яңаны алган. Айзирәккә чын күңелдән рәхмәтләрен әйткәндә, Гомәрнең һәрвакыт күзләре яшьләнә. Абзый бу көннәрдә очып кына йөрде. Ярты ел элек ул тормышның кадерен белмәүче, хатынын санламаучы, салырга яратучы бер ир иде. Нинди мәгънәсез булган икән ул... Мәдинә ирен бер атнадан хастаханәдән чыгарасыларын әйтеп каршылады. Нәрсәләр алырга кирәклеге язылган язу тоттырды. Балаларга кирәк-яракны яшьләр алырга булды. Луизалар да кайтып җиткән иде бу вакытта. Мәдинә Гомәргә: — Туганнарның, дусларның безне чыгаруга киләселәре килә. Аларның бөтенесен ничек фатирга сыйдырып бетерерсең? Малайларга да кешенең күп булуы кирәкми. Аларга ныгырга кирәк әле, — диде. — Син, аптырама, Мәдинә. Алар барысы да бик акыллы кешеләр, аңларлар. Сине якын иткәнгә киләселәре килә аларның. Чыгасы көнне берсенә дә әйтми торырбыз. Чыгуга хәзрәтне чакырам, малайларга исем куштырырбыз. Балалар үсә төшкәч, соңрак җыярбыз барысын да. Гомәр улларының әле берсен, әле икенчесен кулына ала. Хәзер ул аларны кулына алырга курыкмый инде. Аера да башлады. Ә малайлар бер-берсенә бик охшаган. Мәдинәне уллары белән бүген хастаханәдән чыгаралар. Йортны алар чыгуга әзерләп бетерделәр. Кибеттән таба алмаган әйберләрне фатирдан алып килделәр. Малайларга караватларны Гомәр үзе сайлады. "Балалар дөньясы" кибетеннән ярты товарны җыеп кайтты дисәң дә ярый. Айзирәк бу күренешкә бер шаккаткан булса, абыйсы шактый гына зур сумма акча биреп, әниеңә минем исемнән бүләк ал, дигәч, тагын бер гаҗәпләнде, сокланды. Аларның хастаханәдән чыгасын бер кешегә дә әйтмәделәр. Үзләрен генә, матур итеп, рәхәт итеп алып кайтасы килде Гомәрнең. Гаиләсен алырга Гомәр үзенең ак "Волга"сында, ә Айзирәк, Луиза һәм Марат Рифкать машинасында бардылар. Шәфкать туташы Гомәргә ике улын китереп бирде. Гомәр бу ике төргәкне бик саклык белән генә кулына алды, күзләрендә яшь тамчылары күренде, сөенечтән иде алар. Табибларга күчтәнәчләрен тапшырып, фоторәсемгә төшеп, туу турындагы документларын алып, әкрен генә кайтырга кузгалдылар. Күпмедер баргач, Мәдинә: — Юлларда ремонтмыни? — дип сорап куйды. Нәрсә дип аңлатыр иде икән Гомәр, ярый әле малайларның берсе еламсырый башлады, аңа икенчесе кушылды. Йорт янына кайтып туктаганчы, Мәдинә бәләкәчләр белән мәш килде. Машинадан төшкәч, хатын аптырап китте. Айзирәк аңа: — Әни, бу йорт малайлар белән сиңа Гомәр абыйның сюрпризы, бүләге, — диде.