Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 17. (Ахыры.) Әйе, тормыш хатынны үзенең тәгәрмәчендә әйбәт әйләндерде. Ул бөтен нәрсәне үзе хәл итәргә, кат-кат фәкать үзе тикшерергә өйрәнгән иде һәм бу иң дөрес юл дип уйлый иде. Ярый, үткәннәргә кире кайту юк. Әнә бит Гомәре нинди йортка алып кайтты аны, нинди булдыклы кеше икән бит ул! Хәзрәт белән дә үзе сөйләшеп куйган, ә элек моның кебек мәшәкатьләр Мәдинә өстендә иде бит. Чөнки ул иренә, бүтәннәргә ышанмады — матур укый торган мулланы алып кайтамы ул, ул алып кайткан ит тәмлеме, йомшакмы? Гомәрнең эчүенә күпмедер дәрәҗәдә үзе гаепле булып чыга түгелме соң? Хатының сиңа ышанмасын, эшләгән эшләреңне юкка чыгарсын әле – ир-ат эчә башлый, билгеле. Бу җәһәттән үз өстендә эшләргә кирәк булачагын аңлый Мәдинә. Ул тырышачак. Ә бит ир канаты астына сыенса, аның күпме вакыты үзенә калачак, балаларына игътибар артачак. Гомәре акчаны әйбәт эшли, Аллага шөкер. Капка ачылган тавыш ишетелде, Гомәре кайтып та җиткән икән. Икәүләп өйгә балалар янына керделәр. Яшьләр сабыйлар янында иделәр: малайларны бер-берсеннән аерырга өйрәнәләр. Караватларның берсенә – "Гамир", икенчесенә "Гамил" дип язу элгәннәр. Үзләре көлмәскә, тыныч булырга күпме генә тырышсалар да, юк инде, озак түзмиләр, шы-рык-шырык көләргә керешәләр. Язуларның урыннарын алыштыралар да яңадан көлешә башлыйлар. Аларга Гомәр белән Мәдинә дә килеп кушылды. Шул арада кызлар, су әзерләп, малайларны юындырып та алдылар. Әниләре сабыйларны имезгән арада, ир-атлар, икенче катка менеп, тагын бер кабат бүлмәләрне карап чыктылар. Луиза белән Марат та Казанга кайтырга йөриләр иде, Айзирәк белән Рифкатькә дә ошады. Ике пар да бу тирәдән йорт карарга булды, күз төшкән берничәсе хәзер үк бар инде. Бәлки, урын алып, яңаны җиткерикме дигән план да күздә тотыла. Бу хакта, озакка сузмыйча, ныклап уйларга булды ир-атлар. Гомәр белән Мәдинә малайлар бүлмәсендәге караватка йокларга яттылар. Гомәр хатынын кочагына алды, бу минутларда Мәдинә үзен җиденче кат күктәгедәй хис итә иде... -------------------------***-------------------- Хатыны йоклап киткәч тә, Гомәр әле озак кына уйланып ятты: бик бәхетле кеше бит ул, бик канәгать ул тормышыннан: янында кадерле хатыны, алтын бөртегедәй ике улы, торырга үз йорты, яраткан эше, кесәсендә акчасы бар... Гомәр, үзалдына сөйләнгәндәй, үз сорауларына җавап йөзеннән, такмаклап әйтеп куйды: Бәхет өчен күп кирәкме? Бәхет өчен күп кирәкми. Бәхет өчен ни кирәк? Кирәк бары сәламәтлек, Кирәк тагын канәгатьлек... Көтмәгәндә өстенә ишелеп килгән, башын әйләндергән шушы хыялый бәхетеннән шагыйрь җанлыга әйләнгән ир газизләренең тәмләп, тыныч итеп йоклауларын беркадәр күзәтеп торды да: "И Аллам, гомерлек булса иде шушы бәхеткәйләребез!" — дип куйды. Ихлас йөрәктән иңрәп чыккан бу ялвару, пышылдап кына әйтелгән булса да, язның җәйгә кереп барган сихри төнендә илаһи изге дога булып яңгырады. ТӘМАМ.