— Әни миңа егет тапкан, кияүгә чыгасың, — ди.
— Әни миңа егет тапкан, кияүгә чыгасың, — ди. — Әни гел дөрес әйтә минем, әйбәт буласын сизә ул. Мин аңа ышанам да. Ә минем егетне бер тапкыр да күргәнем юк. Нишләргә миңа? Бу бит минем тормыш. Минем яратасым, яратыласым килә, ә аның белән тормыш барып чыкмаса? Миңа нишләргә? — дип, Луиза көтмәгәндә елап та җибәрде. Марат башта югалып калды. Аннан Луизаны якындагы әскәмиягә утыртты, кулларын үз учларына алды. Кыз бераздан тынычлана төште. Бик ошады аңа кыз. Марат акрын гына аны кочагына алды. Танышканнарына әле санаулы гына сәгатьләр узса да, бик якын, кадерле, үз кеше иде инде Луиза аңа. Әтисе белән әнисе аңларлар әле. Ниндидер күрмәгән-белмәгән кыз белән тормыш корганчы, үзеңә ошаганын сайлауга ни җитә! Луиза да шундыйрак хисләр белән, күрәмсең, аның күкрәгенә башын салган. Бик рәхәт иде егеткә болай утыру. Ләкин аңа тиз арада карар кабул итәргә кирәк — вакыт чамалы. Егет, кискен карарга килгән кеше кебек, урыныннан торып, Луизаны җитәкләде, тәвәккәл, ышанычлы адымнар белән ияртеп тә китте. Ювелир кибетенә чакырды ул кызны. Юл уңаенда күргән иде ул бу сәүдә үзәген. Луиза, хәзергә берни аңламаса да, егеткә иярде. Кибеткә кергәч, егет аңа йөзек сайларга кушты. Кыз югалып калды, Марат бу эшкә үзе алынды. Әнисеннән ишеткәне бар иде: бер бриллиант кашлы йөзек, вак ташлыларга караганда, күпкә матуррак та, затлырак та дип. Үзенә ошаган йөзекне сайлап, Луизага киеп карарга кушты. Кыз гипноз тәэсире астындамыни – йөзек аның бармагына керде дә утырды. — Алабыз! Йөзекне матур савытка салдырып алгач, Марат Луиза каршына килеп басты, фуражкасын салды, бер аягына тезләнде: — Луиза, чык миңа кияүгә, минем хатыным бул, — диде. Яшьләр, кул чапкан тавышлар ишеткәч кенә, кибеттәге кешеләрнең аларны күзәтеп торганнарын аңыштылар. Чыннан да, кеше шактый һәм бик күп күзләр аларга төбәлгән иде. Луиза бу сүзләрнең чын икәнен аңлады. Мараттан күзен ала алмый, әкияттәге кебек бит: булачак ирен ул бит нәкъ шундый дип күз алдына китергән иде! — Мин риза... Марат аны кочаклап алды. Халык тагын да көчлерәк итеп кул чапты. Шулчак алар янына кибет хуҗасы килеп: — Безнең кибет бик күпләрне сөендерә, гаилә төзү бездән башлана дисәм дә, ялгышмам. Ләкин кибетебездә тәкъдим ясаучы беренче кеше — син. Кадерле яшьләр, сезнең гаиләнең беренче адымы бик матур, бик бай җирдә башлана. Бәхетегез булсын! Егеткәй, син бик ышанычлы, кыю, тәвәккәл кешегә охшагансың, андый ирләр белән гаиләдә хатын-кызга яшәргә бик рәхәт була. Ә син, кызым, бик саф, сөйкемле, чын татар кызы. Улым, кадерен бел, мондый кызны сакла, — дип, олы яшьтәге ир аларны котлады. Бу хөрмәткә йөзек бәясенең хакын да төшерде. Яшьләр рәхмәт әйтеп чыгып киттеләр. Аларның икесенә дә шундый рәхәт иде. Марат белән Луиза шунда гына әти-әниләрен искә төшерделәр, икесенә дә ничектер уңайсыз булып китте, бер мизгелгә сүзсез калдылар. "Нишлибез?" — дип, кыз егеткә карады, ә Марат уйлый иде: ул бит хәзер икесе өчен дә җаваплы. — Әти-әниләр белән сөйләшергә кирәк. Нәрсә дисәләр дә диярләр, иң мөһиме — без бер-беребезне таптык. Аңларлар дип уйлыйм. Син кайда яшисең? Кайсыбызның өй якынрак — шуннан башлыйбыз, бүген үк, хәзер үк, — диде. — Мин монда гына яшим. Алайса, әйдә киттек безгә. Ай, шүрләтә дә бит әле... Луизалар кайтып кергәндә, әнисе савыт-сабалар җыештырып йөри иде. Кыз, әнисе ачуланмасын дип, тизрәк сүз башлады: — Әни, таныш бул, Марат. Шуннан егет сүз алды. Яшьләр алдан ук шулай сөйләшкәннәр иде. — Мәдинә апа, Гомәр абый, без Луиза белән өйләнешәбез. Сез ризалыгыгызны бирегез, зинһар. Мәдинә аптырап калды, авызын бер ачты, бер япты. Ләкин тиздән үзен кулга алды. Егет аңа шундый таныш иде, тик бу мизгелдә кайда күргәнен генә искә төшерә алмады. — Балалар, әйдәгез, башта тамак ялгап алыгыз әле, аннан ныклап сөйләшербез. (Дәвамы бар.)