Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 16. Яшьләр шунда гына ачыкканнарын аңладылар. Луиза залга чыгып киткән арада, Мәдинә егетнең кайсы яклардан икәнен, нинди планнар белән яшәвен сораштырды, Маратның җавапларыннан соң барысы да ачыкланды: Луизаны шушы егеткә кияүгә бирергә җыенганнар икән бит алар! Кайда күргәнем бар соң дигән соравына да җавап тапты ул: егет әтисенә охшаган иде. Могҗиза дисәң могҗиза! Эшнең болай җайлануына бик сөенде Мәдинә, тик хәзергә балаларга бу турыда әйтми торырга булды. — Без риза, балалар. Әти-әниләрең белән дә сөйләшербез. Матур итеп, йоласына туры китереп, кыз сорарга килерсез, никах укытырбыз, — диде. Болай җайлы килеп чыгуга, яшьләр бик сөенделәр. Алар Маратның әти-әниләре белән сөйләшергә киттеләр. Алар артыннан ук Мәдинә белән Гомәр дә кузгалды. Берни дә аңламаган Гомәргә Мәдинә эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирде. Гомәр: — Мәдинә гөлкәем, син әүлиямы, әллә чегән хатынымы? — диде, соклануын яшереп тормыйча. Атна эчендә никах, туй ясап, Луиза белән кияүне Мурманскига озатып та җибәрделәр. Кызы өчен җаны тыныч иде Мәдинәнең. Күңеле сизә, кызының бәхете булачак. Ай үттеме-юкмы, яшьләрне Германиягә җибәрделәр, Луиза читтән торып укуга күчте. Ике елдан Мәскәүгә кайттылар, хәзер малай үстерәләр. Марат бик тиз полковник дәрәҗәсенә күтәрелде. -----------------------------***---------------------— Ә Айзирәге укуын әйбәт кенә тәмамлады. Тик чәчен кыска итеп кистереп куя иде. Кыска чәч тә килешә тагын үзенә. Егетләргә килгәндә, берсен дә якын китерми. Беркөнне эшеннән ачуланып кайтып керде кыз. Бер директор үзенең кабинетының дизайн планын кабул итмәгән икән. "Өченче тапкыр үзгәртеп ясаган вариант бит инде!" — ди Айзирәк, үртәлеп. Ун кабинет, җыелышлар залын беренче тапкырдан яраттылар, бернинди үзгәреш кертмибез, диләр. Ә директор үз бүлмәсенең документларына бәйләнде генә, — ди. — Карт кешеме әллә? — дип сорап куйды Мәдинә. — Юк, яшь кенә үзе, әллә кем булып кылана, — диде кызы. Мәдинәгә аңлашылды, директорның кызга, мөгаен, күзе төшкәндер, шуңа үз кырыеннан җибәрәсе килмидер, дип уйлады. Ул арада телефон шылтырады, Айзирәкне чакырдылар, кызның тагын йөзе караңгыланды. Әнисе: — Кызым, клиент белән матур, итагатьле итеп сөйләшергә кирәк. Ул вакланамы, киреләнәме, үзенең мин-минлеген күрсәтәме, иң мөһиме — син кеше булып кал, сөйләш, тыңлап бетер ахырына кадәр. Сезне эш бәйли. Айзирәк ул директор белән очрашырга ризалашты, планга ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәк булып чыкты. Шул көннән Айзирәкнең яңа тормышы башланды. Гаилә кору турында уйлау иртәрәк иде әле, шулай да Рифкать кызның йөрәгендәге бозны эретә башлады кебек. Берничә айдан Айзирәкнең чәче җилкәсеннән узган иде инде. Тормыш дәвам итә, Искәндәрнең каберенә еш баруын туктатмаса да, кызы Рифкать белән очраша башлады. Рифкать көтә белә торган мәгънәле кеше булып чыкты, егетне Мәдинә дә бик яратты. ------------------------------***----------------------- Мәдинә, хастаханәдә ятканда, шулай хәтер сандыгын актарды да актарды. Тормышында бөтен нәрсәсе дә җитеш сыман хәзер. Гомәре әнә ничек сөенеп йөри, аның бүтән аракы эчмәсенә ышана ул. Кызлары да — Аллага шөкер. Айзирәк белән Рифкать узган җәйдә өйләнештеләр, бәби көтәләр. Луиза белән Марат малай үстереп яталар. Марат, сәламәтлеге сәбәпле, хәрби хезмәтне калдырырга уйлый. Күзләренең күрүе хәрбиләргә куелган таләпкә туры килми икән. Казанда хәрби училищеда эш тә белешкән инде. Алар да Казанга кайтса, бөтенесе бергә булса, бигрәк тә рәхәт итеп яшәрләр иде. Уйлый торгач, күңелен нәрсә кимергәнен аңлады Мәдинә: "Ни өчен Гомәр, матур гына яшәп ятканда, эчә башлады? Һәм ярты ел эчендә кешелектән чыга язды?" — Менә нәрсә бимазалый аны, менә нинди сорауга җавап эзли икән ул, тик таба гына алмый. Ни өчен?