Пәнҗешәмбе көнгә сөйләштеләр. Гомәр дә өйдә була. Айзирәге генә өйдә түгел, ике көнгә к...
Пәнҗешәмбе көнгә сөйләштеләр. Гомәр дә өйдә була. Айзирәге генә өйдә түгел, ике көнгә командировкага китте. Мәдинә Луизага кунаклар киләсен әйткәч, кызы тыңлап та тормады. Шулай да Мәдинә мул итеп табын әзерләде. Ярата ул кунак сыйларга, ул гына әзерли торган ризыклары күп аның. Луиза: "Минем институтта эшем бар", — дип, иртүк чыгып китте. Мәдинә кызының кырыслыгын бик яхшы аңлый, язмышыңны әниең хәл итәргә уйласын әле! Килешмәссең дә шул... Бигрәк үзенә охшаган шул кызы. Кунаклар килде, таныштылар, сөйләштеләр, бер-берсен ошаттылар. Егет кенә соңрак килә, диделәр. "Ярый, адресы кулында, табар. Әле бит кыз да өйдә юк", — дип көлештеләр. Ә әти-әниләр бик тиз уртак тел тапты, әйтерсең гомер буе аралашып яшәгәннәр. Ир-атларның сөйләшеп сүзе бетмәде. Табындагы ризыкларны мактый-мактый ашап-эчкәч, туй турында да сөйләшә башладылар. Кода буласы кеше, әле булачак киленне күрмәсә дә: "Без кызны үзебез белән алып китәбез", — диде. — Без кызыбызны язылышмыйча, туйсыз бирергә риза түгел! — дип, Мәдинә көлеп кенә каршы төште. — Без дә бөтен эшнең законлы булуы ягында. Кодагый безгә ошады, ә кыз әнисенә охшый, диләр, — диде булачак кодагый. Луиза өйдән иртүк чыгып китсә дә, институтка барасы юк иде аның. Язмышын үзе белән сөйләшмичә, киңәшмичә хәл итеп куйганнарына ачуы килә аның, шартларга җитте инде. Әнисе яхшылык кына тели, анысын аңлый ул. Тик аның бит яратасы, яратыласы килә. Сережа яратам дип әйтә-әйтүен, тик, юк инде — андый гына ярату кирәкми Луизага. Хәзергә аңа Сережалар белән кызык, бернәрсә турында да уйламыйлар, кесәләрендә әз генә акчалары булса, сыра алалар. Кичә әнә, базарга барып, джинсы белән футболка алып кайткан — аңа жәйгә шул җитә. Ә Луизаның матур, зәвыклы итеп киенәсе килә. Егет исә аны аңламый да. Шул уйлары белән паркта йөрде кыз. Анда озак кына пар күгәрченнәрне күзәтте. Ничек матур итеп гөрләшәләр кошлар, кызыгып куйды: үзенең янында шундый көчле, акыллы, аны һәрчак яклый торган, аек егет булсын иде дип теләк теләде. Әнисе, чын күңелдән сораган теләк кабул була, ди бит. Луиза әкрен генә үзе яшәгән йортка таба атлады. Гадәттәгечә, дус егетләре утыралар. Исәнләшеп, алар янына барып басты. Ул бүген кыска зәңгәрсу сарафанын кигән иде, зәңгәр күзләренә килешеп тора бу киеме. Озын кара чәчен бер толымга үреп салган кыз үзләренә таба килүче хәрби егетне күреп алды. Егет тә аны күрде. Килеп җитүгә туктап калды. Күзләр күзгә текәлде. Сихерләделәрмени, Луиза өчен әлеге мизгелдә якын-тирәдә бу егеттән башка бүтән беркем дә юк иде. Сережа, хәлне аңлап алып, кукраеп торып басты: — Әй егет, юлыңда бул! Егет әйтерсең ишетми дә, чөнки аның өчен дә бу вакытта монда зәңгәр күзле кыздан башка кеше юк иде. — Син нәрсә, әйткәнне аңламыйсыңмы? — дип, Сережа егетне этеп җибәрмәкче булды. Егет урыныннан да селкенмәде. Сергей егеткә сугып җибәрде, башкалар да кулларын йодрыклап, сугышырга әзерләнделәр. — Сез нәрсә, бер кешегә каршы бишәүме?! — дип әйтергә генә өлгерде Луиза, шул арада егет, Сережаны бөкләп, култык астына кыстырып та куйды. Бүтәннәр тынып калды. Сережа: — А-аай! — дип чинап җибәрде. Калганнарга шул чинау җитә калды, секунд эчендә юк булдылар. Егет Сережаны ычкындырды: «Юлыңда бул!» — дип, читкә этте, тегесе котылдым дигәндәй, алдын-артын карамый чапты. Луиза белән егет, күзгә-күз карашып, күпме торырлар иде микән, шулчак кыз паркта күргән (һәрхәлдә, Луизага шулай тоелды) пар күгәрчен алар кырыена килеп төште дә гөрләшә башлады. Яшьләр аларга озак кына сокланып карап торды. — Марат булам, — диде егет. — Ә мин — Луиза, — диде кыз. Бер-берсен әллә кайчаннан бирле белгән кешеләр кебек, ары таба алар җитәкләшеп киттеләр. Бу минутта сүзсез дә рәхәт иде аларга. Луиза Маратны бүген үзе йөргән паркка алып барды. Монда да – күгәрченнәр. Пар күгәрченнәр шул урында һаман да гөлдер-гөлдер киләләр, аларның дөньяда гамьнәре юк. — Луиза, нәрсәдер борчый бит сине? Кыз, әйтергәме икән дип, Маратка карап куйды, егетнең күзләре җавап көтә иде. Луиза әкрен генә сөйли башлады: