Бушлык (хикәя)
Бушлык (хикәя) Лилия ЗАКИРОВА 1. Быел кыш ничектер бик сәер килде. Инде Яңа ел якынлашуга карамастан, учка йомарларлык та кар юк. Урамга чыксаң, бер мизгелдә аяк-кул, борын өши. Чыр-чу килеп уйнап йөргән балалар да күренми. Агачлар суыктан зарланып ыңгырашкан сыман. Кошлар да артык күзгә чалынмый. Урамда гамьсез тынлык, бушлык хөкем сөрә. Бары тик өй бүрәнәсенең суыктан шартлап ярылуы гына шыксыз тынлыкны боза... – Гүзәл, елга бер була торган ялыңда да болай боегып утырма инде. Маһинур әбиеңнең оныгы Ләйсән дә кайткан, ди. Клубка чыгып керер идегез, – диде Гөлгенә, кызының көне буе бер ноктага төбәлеп утыруына борчылып. – Нәрсә булды соң сиңа? – Берни дә булмады инде, әни. Азга булса да тынычлыкта калдыр әле мине. Клубта безнең ишеләр юк инде анда хәзер. Мәктәп балалары янында нишләп йөрим ди мин? Картаеп барам бит инде. – Җүләркәем минем, син егерме ике яшьтә үзеңне картайганга санагач, мин кем булам инде алайса? Әбиләрнең әбисеме? Ана өйне яңгыратып көлеп җибәрде. – Әнием, – дип елмайды Гүзәл, – син әле япь-яшь кызларга алыштыргысыз чибәр. – И, кызым, үтте инде яшьлек еллары... Кайнар чәй булса да эчеп алыйк булмаса. Болай озаграк утырсаң, авыруга сабышуың да бар. – Ярар, син ясый тор, мин хәзер киләм. Син ясаган чәй бигрәк тәмле була. Гүзәл тәрәзәдән күзен алмый хәрәкәтсез утыра бирде. Әнисе белән сөйләшкәндә иреннәре елмайса да, күңелендә бушлык иде аның. Һәм бу бушлыкны берни белән дә тутырып булмас кебек. Юк, кар явып торган матур көннәрне яратса да, табигать-ана гаепле түгел кызның күңел ярасына. Киресенчә, аның бу кырыслыгы, бушлыгы Гүзәл исемле баласының күңел төпкелен чагылдыра бугай. Ә аның сере бик тирән яшерелгән. Әлеге сергә үзе дә тулысынча төшенеп бетә алмый әле кыз... Бер ел элек кенә бу вакытта бәхетеннән күкләрнең җиденче катында оча иде Гүзәл. Шулай булмый ни, университетта соңгы сессияне уңышлы тәмамлап, Тимур белән Төркиягә ял итәргә киткәннәр иде алар. Җирдә суык кыш хакимлек сөргәндә җаныңнан да артык яраткан кешең янәшәсендә пляжда кызынып ят та, бәхетле булма имеш. Хәер, кайнар комда туңдырма ялап түгел, ә салкын боз өстендә калтыранып ятса да, үкенмәс иде кыз. Төркия дә, биш йолдызлы отель дә кирәк түгел аңа, бары тик Тимуры гына янында булсын. Тимур исемле егет күңелен җылытканда зәмһәрир суыклар да куркыныч түгел. Моңа кадәр әле берәүне дә яратмаган кыз ничек итеп аңа йөрәгенең иң түреннән урын бирүен сизми дә калды. Аннан башка берәүне дә күрмәде, аның сүзләрен генә иң дөрес, иң матур сүзләр дип кабул итте. Танышулары да көтелмәгәндә булды аларның. Атна ахыры иде. Лекцияләр тәмамланганнан соң авылга кайтырга дип вокзалга китте Гүзәл. Тик, ни гаҗәп, гадәттә өерләре белән торган автобусларның берсе дә күренмәде. Инде караңгылана башласа да, ялгызы гына яшәүче әнисен кызганып, күзләрен юлга төбәп көтә бирде кыз. Тик барысы да бушка булды. Гүзәл, иртәгә иртүк кайтырмын, дип кирегә атлады. Шулчак аның каршысына өр-яңа иномарка килеп туктады. – Кая кайтасың, матур кыз? – дип сорады егет, машинасының каралтылган тәрәзәсен төшереп. – Соң бит инде, автобусларның килүе икеле. – Беркая да кайтмыйм. – Ничек инде? Вокзалга адашып килдеңмени? – Сезнең анда ни эшегез бар? Теләдем – килдем, теләсәм, кире кайтам. – Энәләрен дә тырпайта белә икән бит матур кыз. Курыкма, мин кеше ашаучы түгел. Бер яккарак булса, утыртып кайтырмын дигән идем. – Апас районына, – диде кыз кыяр-кыймас кына. – Мин дә шунда кайтам бит. Апасның үзеннәнме? – Юк, авылдан. – Ә минем Апаста дәү әни яши. Тиздән алтмыш яшь тула аңа. Кайтып куандырырга иде исәп. Утыр әйдә, матур кыз. Исемеңне әйтмәдең бугай. Мин Тимур булам. – Гүзәл. Кыз, батыраеп, егетнең янәшәсенә кереп утырды. Бер җыенгач, тулай торакка кире кайтасы килми иде аның.