Исле гөл (хикәя)
Исле гөл (хикәя) Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА Гөлназның йортында әллә нинди төрле гөлләр үсә. Кайберләренең исемнәрен әйткәндә тел көрмәкләнә. «Кайнана теле» дигәне дә бар хәтта. Ни өчен шулай әйткәннәрдер, бер дә матур түгел. Шуңа күрә ул гөлен үзе эшли торган мәктәпкә алып килеп куйды. Гөлләре никадәр купшы, матур булып чәчәк атсалар да, гөлләре арасында иң яратканы – Исле гөл. Аның да, бәлки, үзенчә фәнни әйтелеше бардыр. Булса да белми аны Гөлназ. Әнисеннән калган истәлек ул. Шуңа да кадерләп, саклап кына тора. Кул арты китүдән куркып, сораган кешегә бер бөртек орлыгын да бирми. Шуңа күрә «саран» дип гаеплисе дә килә кайберәүләрнең. Быел да матур чүлмәкләргә чәчте ул аны. Ел саен яңартып тора. Ярамый дисәләр дә, йокы бүлмәсендәге тәрәз төпләренә дә кертеп куйды Исле гөлләрен. Зал тәрәзләренең һәркайсында диярлек шул гөле хуш исләр чыгарып үсә. Эшкә киткәндә дә Исле гөленә кагылып уза, кайткач та алар белән сөйләшергә вакыт таба. Исле гөлне әнисе кебек күрә Гөлназ. Әнисенең исен тойгандай була шул гөлне сыйпаса. Әнисе дә кадерләп кенә үстерә иде аны. Хәтта кулъяулыкка төреп, үлемтекләре янына да салып куйды. Үлгәч кәфенләгәндә, шул гөлемне яныма куярга онытма, кызым, каберемдә хуш ис иснәп ятармын, дия иде. Әнисенең вафатыннан соң, ул теләген үти алмады кызы. Мулла абзый «үлгәннәргә гөл түгел, дога кирәк» дигәч, дин кешесенә каршы килә алмады. Әнисе үпкәләп ятыр, дип борчылып та йөрде. Өчесен уздыруга, әнисе төшенә керде Гөлназның. «Кызым, мин оҗмах бакчасында, мондагы хуш исле гөлләрнең хисабы юк», – диде дә үлемтекләре арасында кулъяулыкка төрелеп калган исле гөл орлыкларын кызына сузды. Күргән төшен абыстайга сөйләп күрсәткәч, «анаң җәннәттә, сиңа риза-бәхил, борчылып йөрмә, догаңнан калдырма, үлгәннәргә гөл кирәкми» дип тынычландырды. Әнисен сагыну хисләрен догалары һәм Исле гөлләре белән генә басып тора Гөлназ. Бик яхшы күңелле иде шул әнисе. Барлык әниләр дә иң яхшысыдыр баласы өчен. Әмма Гөлназның әнисе барысыннан да яхшы кебек. Аларның һөнәрен «икенче әни»гә дә юкка гына тиңләмиләрдер. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган гап-гади авыл хатыны ул, бер караганда. Бакчадан килгән балаларның нәни кулларыннан тотып язарга, хәрефләрне кушып укырга өйрәткән олы йөрәкле ана ул. Гөлназы беренче курсны тәмамлап кайтканда пенсиягә якынлаша иде инде. Шул яшендә дә үз укучыларының киләчәге өчен борчылып яшәде. Пенсиягә чыгып, мәчеткә йөри башлагач та, үз балалары белән беррәттән, укучыларына бәрәкәтле тормыш теләп дога кыла иде. Бигрәк тә яклаучысыз балалар өчен күңеле әрнеде. Әтиләре эчкече, әниләре авыру балаларны нык кызганды. Хәтерли әле Гөлназ. Мәктәптә укыганда, әнисе кайбер кичләрдә тиз генә урамга чыгып китә иде. Көзге яңгырмы, кышкы буранмы – аңа каршылык түгел. Кайбер көннәрдә озаграк та тора. Борчылып кайтып кергән чаклары күбрәк иде. Икенче көнне иртән күз кабаклары шешенеп торыр иде әнисенең. Әтисе белән икесе иртәнге чәй артында сөйләшкәннәрен Гөлназ йокы бүлмәсенең ачык калган ишегеннән шым гына ишетеп ята. «Рамилнең әтисе кичә исерек иде, ничек төн чыкканнардыр. Эштән кайтышлый ава-түнә кибеттән аракы алып чыкканын күрдем дә, шуңа әйләндем кичә аларны. Капка төпләренә барып тыңладым, тавышы урамга кадәр ишетелеп тора. Исерек булса да, миннән курыкканын үзең беләсең, үтеп барышым иде, дигән булып кердем. Өч малай да өстәл астына кереп поскан, бәгырькәйләрем. Зөфәр хатынын идән буйлап чәченнән өстерәп йөри. Кулында сарык йоны ала торган кайчы. «Кисәм дә атам чәчеңне!» – ди. Рамил әтисе кулыннан кайчыны алырга маташып караган – беләгенә кайчы очы тигән, шаулап кан ага. Ярый инде, венасына эләкмәгән, канын туктата да алмас идек. Мин кергәч, кайчысын тотып атты Зөфәр. Баланың кулын бәйләдек. Мескен балалар, мине күргәч, үзләре дә сөенеп куйды. Җаеннан гына торып, көйли-көйли, Зөфәрне йокларга яткырдык. Балалар да мин барында китап-дәфтәрләрен тутырдылар да яттылар», – дип сөйли әнисе.