Ташлап буламы соң инде эчкерсез күңелле баланың яратуы салынган бүләкне. Юк, үлгәнче үс...
Ташлап буламы соң инде эчкерсез күңелле баланың яратуы салынган бүләкне. Юк, үлгәнче үстерде Әлфия апасы. Әле кабергә дә алып китмәкче иде бит. Менә хәзер кызы Гөлназы үстерә. Рамил үзе дә гаиләле. Үзе кебек ачык йөзле хатыны, балалары, үз йорты бар. Гөлназ язгылыкта аларга дип атап, өч савытка Исле гөл орлыгы төртеп куйган иде. Матурланып үсеп киттеләр. Авыл белән Казан арасы бик якын булмаса да, ире белән эзләп тапты аларны Гөлназ. «Әниең истәлеге» дип илтеп бирде Рамилгә. «Ничә еллар буена ничек саклап килә алдыгыз», – дип шаккатты ир. «Әни исе килә», – дип йомшарып та алды. Әниләр истәлеге, әни исе – мәңгелек шул. Онытылмый.