Бала хакы (хикәя)
Бала хакы (хикәя) Амур ФӘЛӘХ 2. (Ахыры.) Ишек катында, кош тоткандай елмаеп, өс-башы тузанга баткан улы басып тора иде. — Бәтәч, Илдус, нәрсә булды, син эштә түгелмени? Улының йөзендә үзгәреш сизелмәде. — Фу, тагын эчтеңмени инде? Әле улым эчүен ташлады, ахрысы, дип шатланып кына йөри идем, кабат башладыңмы? — Зифа, улына үпкәләп, залга таба атлады. — Юк инде, әни, борчылма, эчмәдем, — дип тынычландырырга ашыкты Илдус Зифаны. — Ышанмасаң, мә, иснәп кара... Улының авызын очлайтып үзенә таба атлавын күреп, Зифаның җен ачулары чыкты. — Таптама идәнне! — дип кычкырды ул ярсып. — Эчмәгәч, нигә мине котыртып, исерек булып кыланасың? Илдус үзенең урынсыз шаярганлыгын аңлап алды булса кирәк, йөзенә азрак җитди кыяфәт кертергә тырышты. Тик, көзгегә күзе төшкән иде, андагы килбәтсез йөзне күреп, тилеләрчә шаркылдап көлеп җибәрде. Зифа куркып калды. Якынрак килеп, улының күзләренә төбәлде. Илдусның күзләре ниндидер томан эчендә, үзләре түм-түгәрәк булып ачылган иде. — Нәрсә булды сиңа? — Зифаның тавышы калтырап чыкты. Илдус борынын җыерды. — Ярар инде, әни, үпкәләмә. Нинди контроль инде бу? — диде ул һәм әнисен кочты. — Эшкә барып тормадым әле бүген. Ял иттем. Иптәш малайлар белән урамда... тартып утырдык... Хуҗабикәнең күз аллары караңгыланып китте: «Тартып утырдык?... Илдус, минем Илдусым — наркоман?! Йа Хода! Шундый ук караш... Әйтүе хак булса, аракы эчмәсә дә исерек, тиктомалга бертуктаусыз ыржаеп көлеп тора...» Зифа, куртка якасыннан тотып, улын җилтерәтә башлады. — Үтенәм синнән, тынычландыр мине, наркотик тартмадым диген... — Ну... бәйләнмә әле... — Илдус, кадерлем, — диде ул һаман да мәнсез генә ыржаеп утыручы улының алдына ук килеп басып. — Нишләп үз-үзеңне җәлләмисең, күрә торып упкынга кереп барасың бит. Үзеңне кызганмасаң, мине, нәселебезне мыскыллаганыңны аңла инде. Нәрсә булды соң сиңа, бала-чага түгел бит инде син... — Мин Айзатымнан башка яши алмыйм, әни. Аңлыйсыңмы, яши алмыйм... — Илдус утырган җиреннән уктай атылып сикереп торды. — Бик беләсең килсә, мин беркөнне алар янына барып кайттым. Килеп керсәм, шул урам эте бер мужик белән кочаклашып утыра. Аяк асларында улыбыз бөтерелә. Минем улым!... Икесен тиң канга батырганчы төйдем... Зифага эсселе-суыклы булып китте. — Кыйнадың?... Әй, булдыргансың да инде... Синең ни хакың бар соң аларга кул күтәрергә? Аерылышкан бит инде сез. — Ул анда рәхәтләнеп типтереп яшәсен, ә мин интегимме?... Юк инде, аңа да көн күрсәтмәячәкмен... Бәреп үтерәм әле мин аны, минем тормышны ул гына җимерде... — Соң, Илдус, син бит үзең гаепле, нужәли аңламыйсың?! Көне-төне эчеп яткан мужик кемгә кирәк? Ахыры аерылышу белән бетәчәге көн кебек ачык иде бит инде... Илдусның ачудан күзләре түгәрәкләнде, битләре кызарып чыкты. — ... сырлап торма әле син дә, яме. Ул эчми што ли?! Бирермен маңгаеңа берне... Лутчы, биш йөз тәңкә акча бир, — дип акырды Илдус һәм, аяк киемен салмый-нитми генә, диванга сузылып ятты. Улының мондый кыланмышы Зифаны да чыгырыннан чыгарды. — Хайван, — дип кычкырды ул аңа. — Бар, хәзер үк чыгып кит минем өемнән. Ашаган тәлинкәсенә кәкәй иткән дуңгыз! Рәхмәтең шушымы, бәдбәхет? Минем дә кешечә яшисем килмиме әллә? Нишләп мин сине карап ятарга тиеш монда? Тоттырырмын мин сиңа акча! Зифа Илдусны тотып тукмар дәрәҗәгә җиткән иде, чак тыелып калды. Улы исә аның кычкыруына да, үксеп-үксеп елавына да игътибар итмәде, түшәмгә төбәлеп ятуын белде. Бераздан кесәсеннән тәмәке чыгарып авызына капты. — Бирәсеңме акча? — диде ул тыныч кына һәм тәмәкесен кабызды. — Тагын бер кат сорыйм: бирәсеңме? — Бирмим, ычкын минем өйдән, чыгып кит хәзер үк! Айныгач килерсең... — Зифа да үз-үзен кулга алырга өлгергән иде инде, бу сүзләрне акрын гына әйтте. Илдус тагын бераз ятты да кинәт сикереп торып «караңгы бүлмә»гә кереп китте. Кире чыкканда кулында балта иде. — Бир акча, әни, чабып үтерәм мин сине... Зифа, өстенә-аягына киеп тормыйча, урамга чыгып йөгерде...