Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 19. Спектакль Светланага бик тә ошады. Ул аны бөтен күңеле белән бирелеп, үзе дә шунда катнашкан кебек тыңлап утырды. Аңа бу спектакль нәкъ алар турында язылган кебек тоелды. Юкка гына Руслан килмәде, дип уйлады. Алар да бер-берләрен яраталар, ләкин ничектер ачылып китә алмыйлар. Нәрсә комачаулый соң аларга?! Әти-әниләреме? Юк, алар икесе дә мөстәкыйль кешеләр! Әле алар турында берни дә белмиләр бугай. Һәрхәлдә, аның Руслан хакында әниләренә сөйләгәне юк. Руслан үзенең хисләрен ачып салырга нигәдер тартына. Әллә яратмыймы, әллә тагын берәр кызы бармы? Кайсысын сайларга аптырап йөриме? «Әй акылсыз да инде син, үзеңне кемгә саныйсың? – дип, ахырдан үзен сүгеп куйды Светлана. – Ул, мине артык яратканга күрә, хисләрен ачып бирә алмыйдыр! Шуңа күрә миңа әзрәк җитезрәк булырга кирәк», – дип, күңеленә беркетеп куйды. Спектакль бетүгә, Светлана Русланның фатирына юнәлде. Озакламый ул диплом алачак, һәм аларны ил буенча таратачаклар. Әтигә әйтеп куярга кирәктер, үз янына алсын. «Озакламый мин дә укып бетерермен, һәм туй да уздырырбыз. Ләкин ничек түзәрмен икән? Ул миннән ерак була бит. Әгәр мин укып йөргәндә башка кыз белән танышса, мин нишләрмен?! Хурлыгы ни торыр! Юк, мин аны яратам, ул да мине ярата бит!» Светлана, үз уйларына батып, күңеле белән сөйләшеп барып, трамвай тукталышына килеп җиткәнен сизми дә калды. Тукталышта беркем дә юк. Әз генә басып торды да, трамвай көткәнче, юлны аркылы чыгып, бакча аша кайтырга уйлады. Бакчага килеп җитәрәк, ерактан ук аның борынына чәчәк атып килүче сирень исе килеп керде. Сиреньнәрнең хуш исе спектакльдән соңгы күтәренке күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Ярата иде ул сирень чәчәгенең исен. «Нинди көч аларда, – дип уйлый иде ул. – Исләре ерак-еракларга тарала. Күңелләргә үтеп кереп, сиңа, уйларыңа илһам, дәрт бирә». Менә ул бер тәлгәшне, алып, йөзенә китерде һәм әлеге чәчәк исе тудырган рәхәтлеккә, хискә бирелеп, күзләрен йомды. Әгәр хәзер шушы минутта аның янында Русланы булса, ул, аның муенына асылынып, шашып-шашып үбәр иде. «Их, нишли икән ул шушы минутта? Дипломын язамы икән, бер генә минут булса да минем турыда уйлыймы икән?! Әгәр хәзер минем нәрсә уйлаганымны белсә, очып килер идеме икән? Юк, килер иде! Мин аны яратам бит, ул да мине ярата!» Аның күңелен хыялый дулкын биләп алды. Бакчада тынлык, ерактарак кына ара-тирә узып баручы трамвай вагоннарының рельсларга бәрелеп шакылдап куюлары гына ишетелә. Менә вак куаклар арасыннан сандугач сайравы ишетелә башлады. Бер сандугачның башлавын гына көткән кебек, аңа башкалары, аргы баштагы сазлы күлдән бака тавышлары кушылды. Шәһәр эчендә авыл кичен очратырсың дип һич уйламассың. Ул беразга табигатьнең бу сихерле киченә әсәрләнеп басып торды да, кая баруын исенә төшереп, асфальт сукмакка биек үкчәләре белән шакылдатып китеп барды. Ул атлаган сукмакның ике ягына утыртылган тюльпаннар чәчәк атып, баганалардан төшкән утларда алтынсу кызарып яналар. «Ничек иртә өлгергәннәр бу тюльпаннар!» – дип уйлады Светлана, аларга сокланып. Аның берсен өзеп аласы килде, ләкин базмады. Теге елны сигезенче март бәйрәмендә Руслан аңа тюльпан бәйләме бүләк итте. Кыз аңа шундый сөенде һәм, рәхмәт әйтеп, үбеп тә алган иде. Шуңа күрәме тюльпаннар аңа кабат Русланны исенә төшерделәр, ул адымнарын кызулатты. Тизрәк барып җитеп, хәзер тюльпаннардан алган хисләрне чәчми-түкми Русланына җиткерәсе килде. Алда каеннар белән уратылып алынган, клумбалар белән бизәлгән һәм агачлар кырыйлап арты терәлгечле эскәмияләр куелган аланчык күренде. Вакыт соң булу аркасындамы, аларда утырып торучы кешеләр күренми иде. Кинәт Светлананың йөзе үзгәреп китте. Русланны Флүрә белән менә шушы аланда очратты бит ул. «Укыган чактагы кебек, һаман арага керә әле бу кыз», – дип уйлап куйды Светлана эчендә уяна башлаган ачу белән. «Юк, нәрсәдер эшләргә кирәктер бу кыз белән! Һаман Руслан артыннан йөри. Аңламый микәнни ул Русланның мине генә яратканын, хәерче баласы?! Бар шундый кешеләр, үзләренең кем икәнлекләрен белмичә, куллары җитмәслек киштәгә