– Син молодец! Үзең турында кайгырта беләсең икән. Ә мин, юләр, спектакль бетүгә, төн у...
– Син молодец! Үзең турында кайгырта беләсең икән. Ә мин, юләр, спектакль бетүгә, төн уртасында сиңа йөгердем. Сине сагынып, шундый каты итеп кочаклармын, назлармын дип уйлаган идем. Ә син – йокы чүлмәге, йокыңны туйдыр инде. Мин сине башка борчымам! Сау бул! – диде кыз, аңа чыга башлаган ачуын көчкә тыеп. Шул көннән соң алар бер айлап очрашмадылар. Светлана бик сагынса да түзде. Ә Руслан шалтыратырга да уйламады. «Диплом якларга әзерләнәдер, вакыты юктыр», – дип, үз-үзен юатты Светлана, бөтен күңелен укуга биреп. Беркөнне имтиханнарын биреп бетереп өенә кайтырга җыенып йөргәндә, телефон шалтырады. «Әй рәхмәт төшкере, әнидер инде» дип уйлаганда, телефонда Руслан булып чыкты. – Светлана, котла мине, бүген чыгарылыш кичәсе. Шул уңайдан мин сине кичәгә чакырам! Соңгы көннәрдә шалтыратмаган өчен гафу ит, дипломны әзерләү белән мәшгуль булдым. Киләсең бит инде, җаныкаем, сагындым инде сине! Светлана аның тавышында ниндидер ягымлы дулкынлану сизде. Ул бу шалтыратуны күптән көтә иде инде. Үзе дә, дулкынлануын яшерергә тырышып, телефон трубкасына пышылдап кына диярлек: – Котлыйм сине дипломыңны яклавың белән, мин киләм, көт! – диде һәм трубкасын куйды. Кичә Светланага ошады дисәң дә ярый иде. Аның өчен иң мөһиме Русланның игътибарлылыгы белән күңелен шатландыруы булды. Кичәдән таралганда, урамдагы караңгылыкны яктыртып һәм тетрәндереп, яшен яшьни, чиләкләп яуган яңгырдан хасил булган гөрләвекләр зур ташкын булып ага иде. Алар, трамвайдан төшкәч, аяк киемнәрен салып, яланаяк Руслан яшәгән йортка йөгерделәр. Ишек төбенә килеп җиткәндә, йөгергәндә чәчрәгән су тамчыларыннан һәм эре тамчылы җылы яңгырдан өсләре чыланып, күлмәкләре ялан тәннәренә ябышкан, һәм өсләреннән су ага иде. Шул килеш, бөтен этаж баскычына сулыклар ясап, Руслан фатирына менеп киттеләр. Ишектән керүгә, Руслан Светлананы каты гына итеп кысып кочаклады да ваннага кертеп җибәрде. – Анда әнидән калган халат бар, юынганнан соң шуны алып киярсең. Әйберләреңне чайкап эл, иртәгә хәтле кибәргә тиеш, шуннан алып киярсең! – диде. Светлана, тиз генә чишенеп, җылы ваннага чумды. Юештән туңа башлаган тәненә җылы кереп, күңеле күтәрелеп китте. Уенда тизрәк юынып чыгарга да шул күтәренке күңеле белән Русланның муенына асылынып, иреннәреннән үбеп алырга иде. Ваннадан чыккач, ул Руслан әйткән халатны алып киде. Халат аңа таррак һәм аннан кыйммәтле духи исе аңкый иде. «Аның әнисе кызлар кебек ябык һәм шундый модный микәнни? Ваннадан соң кыйммәтле духилар сибә икән», – дип уйлады Светлана. Ул юынып чыкканда, Руслан инде юеш киемнәрен салып, өстенә корыларын кигән, аны көтеп утыра иде. Кызны ванна бүлмәсеннән чыгуга күтәреп алды һәм, әле кибәргә дә өлгермәгән чәчләрен иреннәре белән бутап, ачык ялангач муеннарыннан, колак яфракларыннан үбеп иркәли башлады. Светланага бу минутларда шундый рәхәт иде һәм ул үзен бик бәхетле хис итте. Бәлки, бу бәхетле минутлар соңгы вакыттагы үзләре арасындагы салкынлыкка үзен гаепле итеп санавы аркасында килеп чыккан күңел хисләренең нечкәрүедер, ул аны аңлый алмады. Үзенең Русланны бик тә сагынганын һәм бөтен күңеле белән яратканын гына аңлады. Бу минутларда егетнең аны шулай иркәләве яратуына ялкын гына өстәде. – Әйдә, тиз генә җылы юрган астына кереп ят! – дип, ул аны алдан җәеп куйган урынга салды. – Юк, мине юрган гына җылыта алмый! – дип пышылдады Светлана, егетнең муеннарыннан кочып. – Йөрәгең, яратуың җылысы белән генә син мине җылыта аласың! – Кыз, күзләрен йомып, аның иреннәренә үрелде... Икенче көнне Светлана өенә кайтып китте. Ә Руслан, эшкә әтисе янына кайтырга тиеш булса да, әле монда ниндидер эшләрем бар, дип, шәһәрдә калды. Кыз аны көн саен көтсә дә, Руслан эшкә керешәсе көнне генә пәйда булды. Светлананың җәйге каникулда булуы сәбәпле, алар көн дә очраша башладылар. Бу очрашулар әтисенә бик ошап бетмәде бугай. Беркөнне ул кызыннан сорап куйды: