– Ул-ла! – дип кычкырды Марина, р хәрефен әйтә алмыйча. – Мин апага үземнең бәбиләлемне...
– Ул-ла! – дип кычкырды Марина, р хәрефен әйтә алмыйча. – Мин апага үземнең бәбиләлемне күлсәтәм. – Ул, сөенеп, инде ияләнеп барган апаның кулларыннан җитәкләде. – Бар, кызым, әбиең янына, йокларга ятканда керерсең! Мин сине әкият сөйләп йоклатырмын, – диде Светлана кызына, аны йомшак кына күкрәгенә кысып. Марина, әнисенең сүзләренә каршы килмичә, иреннәрен турсайтып, әбисе артыннан телевизордан мультфильм карарга залга кереп китте. Фирүзәләр Светлананың бүлмәсенә юнәлделәр. Зур гына иркен бүлмә чиста итеп җыештырылган. Стена буйлап урнаштырылган киштәләрдә Светлананың бәләкәй чакта уйнап үскән уенчыклары тезелеп киткән. Уку чорындагы иптәшләре белән төрлечә төшкән фотолары, бөтен бер стенаны тутырып, аның яшьлеге ничек күңелле узганын һәм үзенең дә нинди кыз икәнен сөйлиләр иде. – Бу минем бүлмәм! Монда мин югында да беркем керми. Бәләкәй чагымда, берәрсе үпкәләтсә, мин монда кереп кача идем дә беркемне кертми идем. Укыган чагымда иптәш кызларым белән шушы бүлмәдә югала идек. Әти дә, әни дә минем иптәшләремә беркайчан кырын карамадылар. Алар миңа ышандылар. Чөнки мин әтинең кем булып эшләгәнен, әгәр берәр начар эш кылсам, аңа бөтен район каршында пычрак атасымны аңлый идем. Мәскәүдән өйгә кайтканда, иң беренче эш итеп әз генә вакытка булса да шушы бүлмәмдә югалам. Беләсеңме, Фирүзә, кешенең психологиясе ничек төзелгән? Синең кайчан да булса уйлап караганың булмадымы? Без бит инде хәйран яшьтәге кешеләр, ә шулай да балачакка, яшьлеккә борылып карыйсы килә. Юк, ул кеше гомерендәге бер кайгысыз еллар өчен генә түгелдер, ә бәлки, балачактагы, яшьлектәге хыялларның ничек тормышка ашырылуына борылып караудыр. Үзеңнең тормыш юлыңда ясаган ялгышларыңны аңларга тырышу һәм киләчәктә алар кабатлана калса, төзәтергә көч табудыр. Мин үзем яшьлегемдә зур ялгышлар эшләдем. Менә хәзер бу мәктәп чоры фотоларына карыйм да үз хыялларымны ничек җимерә башлавым искә төшә. – Светлана, ничек инде сез аерылыштыгыз?! Бер-берегезне ярата идегез бугай. – Әйе, Фирүзә, яшьлегемдә үземә күбрәк ышанганмын. Мин үземне иң чибәр, идеал кызлардан санаганмын. Чөнки барысы да миңа баш ия, миңа ялагайланалар иде. Мин үземне бик горур һәм иркен тоттым. Укыганда малайларның берсен дә якын җибәрмәдем. Шуңа күрә алар миңа якын килергә батырчылык та итмәделәр, һәм күп вакытта мин югары сыйныф укучылары белән аралашырга омтыла идем. Миңа алар арасында кызыграк тоелды. Әкренләп гитарада үзе уйнап, үзе матур җырлый торган малай ошый башлады. Аңа мәктәптәге барлык кызлар да гашыйк иде. Мин дә әзрәк кенә булса да аның тирәсендә сырпалана башладым. Ул гел «бишле»гә генә укый. Мәктәпнең беренче чаңгычысы. Баштарак ул миңа борылып та карамады, башка кызны ярата иде. Соңрак кына исәнләшеп, очраганда нинди дә булса кызыклар сөйләп көлдерә торган булды. Мәктәпне бетерүгә, Казанга укырга керде. Үзе генә түгел, ә теге кыз белән. Озак вакытлар мин аны очратмадым. Инде үзем дә укый башлагач, Казан юлында машина көтеп тора бу. Мин, машинаны туктатып, аны утыртырга куштым. Ул үзе генә иде. Сөйләшеп киттек, мәктәп елларын искә алдык. Шәһәргә килеп җитәрәк, мин аннан кайда ничек торуы турында белештем. Әтисе Казаннан фатир алып биргән, ул шунда яши икән. Әгәр килергә теләсәм, мине кунакка чакырды. Өендә телефон да бар. Киләсе булсам, алдан шалтыратырга кушты. Менә шулай итеп без аның белән очраша башладык. Кайбер көннәрдә ул миңа килеп йөрмәскә куша, эшем күп дип зарлана иде. Мин ышандым, чөнки аңа гашыйк идем. Шулай беркөнне опера театрына концертка бардым. Концерт беткәч, өйгә Ленин бакчасы аша җәяүләп кенә кайтырга уйладым. Бакча аша чыкканда, сукмактан ерак түгел генә эскәмиядә, минем Руслан теге кызы белән утыра. Исем-акылым китеп туктап калдым. Нишләргә?! Хәзер барып яңагына сугаргамы? Аннан тиз генә башыма барып җитте. «Юк, үз-үзеңне түбәнчелеккә төшермә, артыннан тагылып, күзәтеп йөри дип уйлар тагын», – дип, бер-ике минут басып тордым да, мыштым гына, күрмәсеннәр тагын дип, тизрәк китеп бардым. Мин бу турыда бик озак вакытлар үткәч кенә исенә төшердем. Ул укып бетерәсе