Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 18. Ул кабат Фирүзәне кочаклап алды һәм йөзен читкә борып тынып калды. Аның йөзендә, күзләрендә моңсулык чагылып, керфекләренең беленер-беленмәс яшьләнүе сизелеп китте. Ничек кенә әйбәт яшәсә дә, Светлананың күңеленә барыбер авыр шикелле. Аның бу ире беренче яраткан кешесе түгел шул инде. Барыбер ике гаилә кебек яшиләр, ахры. Бала бит әле берни дә аңламый. Берәр аңа ошамаган эш эшләп ташласа, ачуы киләдер. Ул боларны күрсәтергә теләмәсә дә, әнисе барыбер сизә һәм күңелендә сыза инде. Аннан соң бит әле аның анда эчке кичерешләрен сөйләрлек кешесе дә юктыр. Ул аңа эшләргә кушмый, ди. Светлана хәрәкәтчән кыз, аңа көннәр буе эшсез утыру оча торган кошны читлектә тоту белән бер шул. «Ярый, Ходаем бәхетен бирсен инде» дигән уй йөгереп үтте Фирүзәнең күңеленнән, һәм ул, аны җәлләп, кулларын үзенең учларына алды. – Бәхетең булсын инде, Светлана! – диде Фирүзә карлыкканрак тавыш белән. Ул үзенең дә күңеле йомшаруын сизде. – Кеше бәхете агач башыннан йөрми, ул инде үзеңнән дә торадыр. Тормышың әйбәт! Менә хәзер бәбиең дә туса, бәхетең түгәрәкләнә инде. – Фирүзә Светлананы тагын бер кат үбеп алды. – Әйе, Фирүзә! Ходаем алда ни язгандыр? Хәзергә менә бары да җайлашып бара. Әле иптәшем мине әтиләр янына кайтарып җибәрде. Анда һава да чистарак, әниең янында сиңа да күңеллерәк һәм балабызга да сәламәт туарга шартлар булыр, ди. – Светлана инде көр тавыш белән елмаеп куйды. Күңелсезлегенең эзе дә калмаган иде инде. Ул, шат елмаеп, Фирүзәне үзләренә кунакка чакырды. – Әйдә безгә! Син әле тамагыңа да ашамагансыңдыр. Хәзер әти дә төшке ашка өйгә кайта. Мин сине аның белән таныштырырмын. Әнине син беләсең инде. Аннан соң әзрәк кенә булса да ял итеп алырсың. Минем монда дусларым да калмаган, кайсы кая китеп беткәннәр. Фирүзәгә инде кайтырга җыенырга кирәк булса да ризалашты. Өйләре ишеген ачып кергәндә, аларны урта яшьтәге, өстенә өй халаты кигән хатын каршы алды. Аның янындагы кыска итеп киселгән аксыл чәчле һәм зур зәңгәр ефәк бантлы кыз: «Әни кайтты!» – дип кычкырып җибәрде. Аннан әнисенә ташланырга омтылган иде, ләкин, чит апаны күреп, әбисенең итәгенә качты. – Исәнмесез! – дип исәнләште Фирүзә, ул апаны танып. – Менә Светлана сөйрәп дип әйтерлек алып кайтты, – диде ул, гаепле кеше тавышы белән, акланырга тырышып. – Ә син, матур кыз, әбиең артына качасыңмы? Качма! Минем дә синең кебек улым бар. Ул аңа шоколад плиткасы сузды. – Кем исемле син?! – Кызым, нигә куркасың ападан? Ул сиңа тими бит. Аның Ильяс исемле синең кебек үк малае бар. Ә син исемеңне дә әйтергә куркасың. Әйт әле, кем исемле син? Марина, диген! Алайса, апа бу кыз телсез икән дияр. Сез аның Ильясы белән бергә тудыгыз. Бер көнне, бер сәгатьтә! – Светлана нигәдер азрак нервыланып куйды. Фирүзә моны сизми калмады һәм, аңламаган кебек, шоколадын сузып, Маринага таба атлады. Кыз, әнисенең сүзләреннән соң азрак батыраеп, бер кулы белән әбисенең итәген тотып, икенче кулын шоколадка сузды. Аннан, Фирүзә апасына күтәрелеп карап: «Рәхмәт!» – диде һәм, әбисенең итәген җибәреп, әнисенең кочагына атылды. Әнисе аны күтәреп алып үпте дә идәнгә куйды. – Бар, кызым, уйна! Ә мин чишенәм. – Светлана өстендәге курткасын салып элеп куйды. Аннан уңайсызланып калган Фирүзәнең куртка замокларын ычкындыра башлады. – Әйдә тартынма! Хәзер әти дә кайтып җитәр, бергәләп чәй эчәрбез, шулаймы, әни?! – дип, ул аптырабрак калган әнисенә борылды. – Әйе, әйе, – диде әнисе, айнып киткәндәй. Ул идеме кызының аларга чәй эчәргә дип чит кеше алып кайтканына риза түгел?! Әллә ире кайткач берәр нәрсә әйтер дип уйладымы? Аларны калдырып, тиз генә кухняга таба юнәлде. Яшьләр урамнан кереп, өс-башларын карап өлгергәнче, әтисе дә кайтып керде. – Кызым, бездә кунаклар да бармыни әле? – диде ул, Фирүзәне күреп. Фирүзә аптыравыннан телсез кала язды. Йөзе, кызарып, уттай яна башлады. Аның каршында районның хакимият башлыгы Александр Петрович үзе басып тора иде. Ул, көчкә телен әйләндереп: – Исәнмесез, Александр Петрович! – дип кенә әйтә алды.