Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 27. Беренче булып тынлыкны Фирүзә бозды. – Син, Нәфисә, аны чынлап та яратсаң көт инде, – диде дә, кисәк кенә утырган урыныннан торып, китәргә җыенды. – Чәең өчен рәхмәт! Апаң белән сөйләшергә онытма! Күңелемне җебетүем өчен гафу ит! Шулай да миңа җиңел булып китте. Ниндидер өмет уянды. Нәфисә, Фирүзә чыгып киткәч, беразга уйга калды. Күпме теләсә дә, ул үзенең яңалыгын аның белән уртаклаша алмады. Бәлки, шулай әйбәтрәк тә булыр. Мансур белән икесенең арасында ул кичне булып узган яратышулары яшьлек юләрлегенең бер мизгеле генә булып калыр. Алар ул көнне бер-берләрендә аз гына да мәхәббәт хисе сизмәделәр. Күңелләрендә, корылыктан яңгыр көтеп сусаган үсентеләр кебек, инде онытылып бара торган сөелү хисләренең ташкындай бәреп чыгулары гына аңа сәбәп булды. Чынлап та, инде бала чактан ук Фаил белән бергә уйнап үсеп, мәхәббәткә әйләнгән дуслыкларын ул беркемгә дә алыштырырга уйламады. * * * Мәскәүдә Светлананың эшләре җайланып килә иде инде. Иптәшенең ярдәме белән зур булмаган матурлык салоны ачты. Каенатасы әйтмешли, өйрәнеп китәр өчен әле монысы да ярар. Ярамыйча, монда эшеңне бүрек атып кына булдырып булмый шул. Әйбәтрәк, баерак клиентлар йөртер өчен, син башка салоннарга караганда эшеңнең сыйфаты белән бик күпкә өстен торырга тиеш. Шуңа күрә дә ул башта бик күп салоннарга йөреп, аларның эшләрен күзәтте. Үзендә эшләрлек, үз хезмәтен яратып башкаручы, шул ук вакытта үзләрен тотышлары, чибәрлекләре белән тартып торучы стилистларны эзләде. Казанда укыганда француз телен өйрәнүе дә бушка китмәде. Ул рус, француз телендәге чибәрлек модалары турында бер кочак журнал укып чыкты. Ярты еллап эшләгәч, үз эшен аңлап эшләүче кыз белән икесенә ун көнлек путёвка алып, Парижга барып кайтты. Алар анда күп нәрсәгә өйрәнделәр. Иң мөһиме Светлана шуны аңлады: матурлык салонында уңышлы эш алып бару өчен, бүгенге моданы иртәгә кулланырга ярамый. Шуның өчен эзләнергә, иҗат итәргә кирәк. Монысы инде аның бер буш вакытын да калдырмый иде. Бүген аңа әтисе шалтыратып, ресторан булачак бинаның тышкы яктагы эшләре бетүен, озакламый эчке якларын, залны эшли башларга тиешлекләрен әйтте. Хәзер инде ул аңа, кайтып, нинди эшләр башкарылачагын планлаштырырга кушты. Светлана кызын да сагынган иде инде. Әниләре янына кайтып килергә бу сәбәп аңа әйбәт этәргеч кенә булды. Ул ире белән сөйләште дә, бәләкәй кызын каенанасында калдырып, әниләренә кайтып китте. Мәскәү поезды ниндидер сәбәпләр аркасында ярты сәгатькә дип әйтерлек соңга калды. Шуңамы перронда аны каршы алучы күренмәде. «Көткәннәрдер дә берәр җиргә тамак ялгарга киткәннәрдер. Ярар, машина тукталышына чыгыйм әле, анда, бәлки, үзебезнең машинаны табармын», – дип уйлап, Светлана тукталышка таба китеп барды. Перрон буйлап, берсенең тавышын икенчесе басарга теләп, үзләренең пешергән өчпочмакларын, дучмак, сумса, кабартма, эремчек елгырларын мактап сатучылар тезелеп киткән. Алар, яннарыннан үтеп баручы пассажирларның күзләренә үк кереп, ашамлыкларын мактыйлар: «Кайнар, тәмле, очсыз гына», – дип кычкыралар. Светлана, аларга борылып та карамыйча, машиналар янына ашыкты. Перрон бетәрәк, култыксалы баскыч янында сатучы хатынның тавышы аңа таныш кебек тоелды. «Кем булырга мөмкин бу?» дигән уй аның башыннан яшен тизлеге белән узып китте. Ашыгуына карамастан, ул туктап калды. Борылып караса, үз күзләренә үзе ышанмады. Аның каршында ун литр сыешлы термосын биленә беркетеп муенына аскан һәм өстенә ак бәздән тегелгән халат кигән Флүрә басып тора иде. Ул, башын күтәрмичә генә: «Сезгә ничәү кирәк?» – дип, бер кулы белән термосына тыгылды, икенче кулы белән аңа асып куйган рулоныннан бер кисәк кәгазь ертып алып, өчпочмагын төрде. Бәясен әйтеп, кулына бирергә башын күтәргәндә, Светлананы танып каушап калды. Ләкин бик тиз генә үзен кулга алып исәнләште һәм кулындагы өчпочмагын Светланага сузды. – Ашагыз, бик тәмле! Үрдәк итеннән, берсе илле сум! – диде кызарынып.