Светлана Халик абыйсын бик ярата иде. Ул аны бәләкәй чактан ук белә. Әтисе төзелеш оешм...
Светлана Халик абыйсын бик ярата иде. Ул аны бәләкәй чактан ук белә. Әтисе төзелеш оешмасында баш прораб булып эшләгән чорлардан бирле Халик абыйлары алар гаиләсенең чын дусты булды. – Юк өчен борчылма, Халик абый! Ничек анда минекеләр? Марина кызым! Син бездә еш буласың инде. Марина әбисен тыңлыймы? Быел укырга керәчәк бит инде. Менә аптыраган инде, укырга кая бирергә? Мәскәүгә бирсәм, артыннан йөри алырмынмы? Салон күп вакытны ала. Иремнең әнисенә тапшырсам, анда болай да бәләкәй кыз. Аннан соң үземнең әни дә рәнҗиячәк! Менә шулай, Халик абый, балаң булса, бер ирдән генә булсын икән ул! – Светлана көрсенеп куйды. Аның тавышы акрынаеп, тамак төбенә төер утырды, күзләре дымлана башлады. Менә ничек бит ул тормыш! «Яшьлегеңдәге ялгышың сине гомерең буе озатып барачак, әле үзеңне генә дә түгел, кызыңны да», – дип уйлап куйды Светлана. Халик абыйсы аңа ниләрдер сөйләде, ләкин сүзләре каядыр югалып калды. Машина өйләре янына килеп туктауга, бөтен көченә кычкырып, Марина йөгереп чыкты. – Әни кайтты, әни! Әби, ишетәсеңме, әнием кайтты! – Марина, кулларын ике якка җәеп, әнисен кочакларга атылды һәм чүгәләп аны каршы алган әнисенең муенына асылынып тынып калды. Светлана, кызын кулына күтәреп алган килеш, шатлыгыннан һәм сагынуыннан йөзләреннән, күзләреннән үбә башлады. – Сагындым мин сине, кызым! Зур үстең инде син, быел көзен укырга керәчәксең! Менә кая укырга кертергә инде сине, нәрсә уйларга да белмим. – Мин укырга әбием янындагы мәктәпкә барам. Ул мине мәктәпкә илтер һәм каршы алыр. Ә синең вакытың юк! Синең әле анда икенче бәләкәй кызың да бар. Күбрәк син аның янында буласың бит! Аның да үз әбисе бар. Ул да күбрәк әбисе белән булсын, ә син минем янга ешрак кайт! Мин бик тә сагынам сине, әнием! – Марина кечкенә куллары белән әнисенең күз яшьләрен сөртте. – Син елама, әнием! Менә мин, зур үсеп, мәктәптә укып бетергәч, синең янга укырга барырмын. Аннан без синең белән әбигә кунакка кайтырбыз. Әйеме, әнием! – Ул кабат бөтен көче белән әнисенең муеныннан кысып тынып калды. – Әйе, кызым! Без әбиең янына кунакка кайтырбыз! Син минем олы кызым шул, беренче ярдәмчем! Әйдә әбиең янына, ул да мине сагынгандыр инде. – Светлана, Маринасын күтәргән килеш, өйдән чыгып килүче әнисенә каршы китте. Әнисе аны нигәдер күңелсезрәк, хәтта ачулырак та каршы алды. Светланага шулай тоелды. «Нигә шулай күңелсез әле ул?» дигән уй үтеп китте аның күңеленнән. – Исәнме, әни! Нигә йөзең бик күңелсез, авыртмыйсыңдыр бит? – Ул, бер кулына кызын күтәргән килеш, икенче кулы белән әнисен кочаклап үбеп алды. – Сагындым инде мин сезне! Тиз генә кайтып килергә ара да ерак, вакыт та юк! Менә әти: «Ресторанның тышкы ягын бетерделәр, эчке ягын үзең планлаштыр», – дип хәбәр иткән иде. Бик әйбәт булды әле, сезне дә күрәм! – дип, Светлана үзенчә акланып алды. – Марина көн дә сине искә ала. Үзенчә синең белән сөйләшә. Быел мәктәпкә бара. Кая урнаштырасың? Марина үзе: «Әби, синең яныңнан беркая да китмим, анда әнинең икенче кызы бар, ул мине яратмыйдыр, яратса кайтыр иде», – ди. Югыйсә минем янда гел иркендә, нәрсә теләсә, шуны эшли, нәрсә теләсә, шуны ашый. Юк инде, әни кирәк! Әни бер генә шул! Аны беркем дә алыштыра алмый! Әйдә, кызым, өйгә керәбез, нигә ишегалды уртасында басып торабыз әле? – Әнисе, Светлананың кулыннан сумкасын алып, өйгә таба атлады. Чәй янында Светлана үзе белгән бөтен кешене дип әйтерлек сорашып чыкты. Аңа барысы да кызык иде, сагындырган икән шул. Әнисе белән әбисе сөйләшкәндә, Марина курчакларын үзенең бәләкәй түгәрәк өстәленә тезеп куйды да аларга әлифба укыта башлады. Башта аларга, укытучы кебек, хәрефләрне аңлатты, аннан соң инде һәрберсеннән сорый да башлады. Курчаклары җавап бирә алмагач, аларны ачуланган кебек итеп, үзе җавап бирде. Нинди генә кыланышларга кермәде ул, үзен укытучы итеп хис итте. Светлана әнисе белән сөйләште, ә үзе кызының кыланмышларын күзәтеп утырды. Үскән инде, чын укытучыга охшап китә. Ходаем кушса, әйбәт укыр әле! Әнигә рәхмәт инде, әнә ничек укырга өйрәткән!