– Исәнме, Флүрә! – дип исәнләште Светлана, аның сузган өчпочмагын алып. – Синең пешергә...
– Исәнме, Флүрә! – дип исәнләште Светлана, аның сузган өчпочмагын алып. – Синең пешергән бәлешләрне ашаганым бар, бик тәмле иде, – дип, сумкасыннан бер мең сумлык акча алып сузды. – Калганы үзеңдә калсын, кызыңа күчтәнәч алырсың! – Рәхмәт инде сиңа, Светлана, миңа ачу тотмавыңа. Теге вакытта мин сиңа авыр сүзләр әйткән идем, алар өчен мине гафу ит инде! Ул чакта без икебез дә юләр булганбыз икән. Руслан безнең аңа булган мәхәббәтебездән бик яхшы файдаланган. – Ничек файдаланган? Ул хәзер синең белән тормыймыни? – Светлана Флүрәнең сүзләреннән гаҗәпләнеп калды. – Юк! Ул синең әтиең төзегән оешманы бөтенләй таратып бетерде, һәм аны аннан кудылар. Ярты еллап беркайда да эшләмәде. Мин аны шулай өчпочмак сатып туйдырып яттым. Кабаттан әтисе ниндидер төзелеш оешмасына инженер итеп тыкты. Анда эшли башлагач, гаиләгә ярдәм итәсе урында, бөтенләй күренми башлады. Айга бер-ике генә кайтып китә иде. Анда да ни кызына, ни гаиләгә ашарга бернәрсә дә алып кайтмады! – Флүрәгә Руслан турында сөйләве авыр иде бугай. Аның һәр сүзе ачу белән сугарылган. Теге вакытта икесе арасында булып узган үпкәләүләре икесе өчен дә тирән яра булып калган иде шул. – Соңыннан гына ишеттем, ул анда үзеннән олы яшьтәге хатын белән тора башлаган. Ул хатынның күп кенә кибетләре бар икән. Акчасы да бардыр инде. Әле күптән түгел генә кергән иде, кызны үзенә алырга сорый. Теге хатынның баласы юк һәм таба да алмаячак, ди. Менә шул хатын Русланны минем янга җибәргән. «Бар, балаңны сорап ал, бергә тәрбияләрбез», – дигән. Йөзенә төкереп куып чыгардым. Нинди оятсыз кешеләр бар дөньяда! Башта баланы тудырсын әле, аннан, авыртканда, төнге йокыларын йокламыйча, янында утырып чыксын. Менә шул вакытта әзрәк аңлар ул баланы ничек сорап алырга икәнен. Ничек телләре бара шундый сүзләр әйтергә?! Үз балаңны кемгәдер биреп җибәр, имеш. Син аны тәрбияли алмаячаксың бит, ди. – Флүрәнең кайчандыр янып торган чибәр йөзе, инде сизелерлек җыерчыклар баскан күз төпләре һәм ирен очлары бу минутларда күңеленнән ташып чыккан ачудан кырысланып калды. Светлана аны чын күңеленнән җәлләп тә куйды. Юк, ул теге вакытта аны мыскыллап куып чыгарган Флүрә түгел иде инде. Кем уйлаган ул вакытта аларның менә шулай очрашасыларын, беренче яшьлек мәхәббәтләренең күралмаслык ачынуга каласын. Әйе, үзләренең аны артык яратулары аркасында, икесе дә күрмәделәр шул аның чын йөзен. Ул Руслан турында бик сирәк искә алды. Искә алган минутларында әле дә үзенең күңелендә аңа карата ниндидер җылы хисләрнең сакланганын сизә иде һәм аралары өзелүдә ул һаман Флүрәне гаепләде. Флүрә аның бәхетенә өлешкә кергән кебек тоелды. «Дөресрәге, киресенчә, ул мине бәхетсезлектән коткарган булып чыга икән әле», – дип уйлап куйды ул эченнән генә. Бу минутларда аның Флүрәне ничектер юатасы һәм нәрсә белән булса да аңа ярдәм итәсе килде. – Флүрә, мин озакламый үзебездә ресторан ачам һәм миңа әйбәт пешекчеләр кирәк булачак. Белүемчә, син бит дипломлы пешекче. Тәмле ризыклар пешерү синең кулыңнан килә. Әгәр дә миңа эшкә килсәң, начар түләмәм. Башта әниеңнәрдә торырсың. Аннан җайлашырсың әле. Үзем дә ярдәм итәрмен! Уйлап бетер, миңа хәбәр итәрсең! – Светлана аны җилкәләреннән кочып алды. – Хәзергә сау бул, ашыгам! Кызымны күптән күрмәдем инде, сагындым! Мине машина көтәргә тиеш. – Ул, Флүрәгә елмаеп, баскычтан машиналар янына төшеп китте. Үзе артыннан инде ни эшләргә белмичә аптырап калган Флүрәнең «Рәхмәт сиңа, Светлана! Мин риза булачакмын, әгәр дә чакырсаң!» дигән сүзен ишетеп калды. Баскычтан төшкәндә үк, аны әтисенең шофёры Халик абый каршы алды. – Исәнме, Светлана! Мин поездның килгәнен көткән идем, аны соңга кала диделәр һәм әзрәк кенә булса да капкалап алырга киттем, ул арада поезд килә дип хәбәр иттеләр. Мин ашарга утырган идем. Юлга иртә чыкканга күрә, тамак бик ачкан иде. Гафу ит инде, вагоннан ук каршылый алмадым. – Ул, аның кулыннан сумкаларын алып, машинага таба китте.