Шул чакны Фирүзәнең бик уңайсызланганын күреп өлгергән Светлана тиз генә әтисенә тыкылд...
Шул чакны Фирүзәнең бик уңайсызланганын күреп өлгергән Светлана тиз генә әтисенә тыкылдап та алды. – Әти, бу минем бик якын иптәш кызым! Без аның белән Казанда бергә бәбиләдек. Аның малае бар. Минем аны күптән күргәнем юк иде. Менә бүген очраттым да чәй эчәргә алып кайттым. Синең белән дә таныштырырмын дидем. Ул авылда зоотехник булып эшли һәм читтән торып укый да. Фирүзә исемле! – Бик әйбәт булган, кызым! Соңгы вакытта син инде бөтенләй дип әйтерлек үзеңә йомылып бетә яздың. Сөйләшеп утырырсыз, кунса да ярый! Иртәгә үзем кайтартып куярмын. Хатын-кыз эч-серен бушатмаса, аңа яшәргә бик авыр. Ирең еракта, әниеңнең сине тыңлап утырырга вакыты юк. Ә мин сезне бөтенләй дә аңламыйм, – дип, кызының чәчләреннән үбеп алды. – Мин аны үзебезнең хезмәткәрләр аша беләм. Аңлы, тырыш, үз сүзендә торып, теләгенә ирешә торган белгеч, дип әйтәләр аның турында. – Ул Фирүзәнең башыннан аягына хәтле күз йөртеп чыкты. – Сеңлем, оялма! Башлык дигәч тә, без дә кеше бит. Кызымның кунагы – минем кунак! Әйдәгез өстәл артына, бергә чәй эчәрбез! Мөмкин булса, чәй эчкәндә, авылыгыздагы хәлләр турында сөйләрсез. Ни эшләр бетерәләр авылыгызда? Их, менә дигән хуҗалык иде вакытында! Ә хәзер әнә Казанга заводка бирмәкче булабыз, арендага. Алар аны бик тиз бетерәчәкләр инде, ләкин башка чара юк. «Авып калганчы, атып кал» ди халык мәкале. Александр Петрович Фирүзәгә чәй өстәле артында үзенең каршына урын күрсәтте. Фирүзәнең күңеленә әзрәк җылы кереп китте. Ул Александр Петрович каршына – йомшак кына уңайлы урындыкка утырды. Аннан оялып кына үткен күзләрен Александр Петровичка текәде. – Александр Петрович, зинһар өчен, гафу итегез! Ул сездән тора бит инде. Үзегез дә әйтеп торасыз бетерәчәкләр дип, чынлап та, үзебезнең тирәдән берәр әйбәт хуҗа табып булмыймы соң? Безнең авыл халкы тырыш. Әгәр әйбәт хуҗа булса, ул аны бу авыр заманда тотып калырга тиеш. Сез кешеләрне әйбәт беләсез бит, – диде Фирүзә, тыныч кына һәм оялчанлыкның бернинди дә эзе калмаганлыгын белдергән тон белән. Ул үзенең нәрсә әйткәнен сүзенең ахырында гына аңлап алды. Аңа кабаттан уңайсыз булып китте һәм, сүзләрен әйтеп бетерүгә, башын түбән иеп, үзен бу уңайсызлыктан коткар дигәндәй, күзләрен Александр Петровичтан алып, Светланага ялварган караш ташлады. Аның тизрәк бу уңайсызлыктан чыгасы килә иде. Ә Светлана, һаман шар-шар килеп, әтисенә бүген үзенең ниндидер кибеттә булуын һәм анда бик начар каршы алулары турында сөйли башлады. Әтисе аны бик тыңламый да, ахры. Фирүзә сөйләп бетерүгә чәен эчеп куйды да бер мизгелгә тиз генә кунакка текәлеп кенә карап алды һәм, икесенә дә кисәтеп әйткән кебек, Светланага: – Кунагың әйбәт кызга охшый. Син аны, кызым, бүген үзеңдә калдыр! Төне буе сөйләшеп чыгарсыз. Ул да ял итәр, син дә эчеңне бушатырсың. – Ул, өстәл артыннан кузгалып, карашын кабат Фирүзәгә борды. – Ә син, сеңлем, бүген бездә кунак бул! Светлана арыды инде безнең нотыкларны тыңлап, бергәләп серләшерсез. Ә иртәгә мин сине кайтартып куярмын, һәм берәр атнадан без синең белән очрашачакбыз. Үзең әйткән сүзләрең турында уйлап бетер, бик дөрес әйттең! Әнә нәрсәләр сөйләр сиңа Светлана, шулар турында уйларсың! – Ул кызына күз кысты да, тиз генә киенеп чыгып китте. Фирүзә ни уйларга да белмәде. Өйдә Ильясы белән әнисе көтә, ә монда – кешеләрнең сиңа булган мөнәсәбәтләрен аяк астына салып ташлыйсы килми. Аннан соң олы кешенең сиңа карата ышанычына шик куярга да ярамый. Алдагы тормышыңа ачылачак мөмкинлекләргә дә нокта куелырга мөмкин. «Әзрәк кенә тормыш авырлыкларыннан да арынып торырмын, эчке дөньяларыбызны бер-беребезгә бушатырбыз», – дип, үзенчә уйлап торды да, Светланадан рөхсәт сорап, телефоннан әнисенә шалтыратты: – Әни, мин бүген кайта алмыйм, кайткач сөйләрмен. Эштән сорасалар, әле кайтып җитмәде, диярсең. Минем турыда борчылма, мин бүген бик әйбәт кешеләрдә кунакта! – диде. Аны тыңлап торган Светлананың әнисе Фирүзәгә рәхмәт әйтте. – Бик дөрес эшлисең, сеңлем, алайса, әниең борчылып торыр иде. Барыгыз, кызым, – диде ул Светланага, – үзегезнең бүлмәгезгә, сезне борчучы булмас!