көнгә тракторлар биреп тор әле?!
көнгә тракторлар биреп тор әле?! – Ярар, була ул! Ике көнгә, ягулык сездән! Калганын санап бетерербез. Рәхмәт инде сиңа, Заһрый абый! Әгәр үтенечемне кире каккан булсагыз, мин нишләр идем, белмим! Шулай да, Заһрый абый, барыбер мин сезгә ышанып килгән идем. Тагын бер кат рәхмәт сезгә! Сезнең кебек аңлаучылар барында эшләрне алып баруы җиңелрәк шул инде. Безнең якларга килеп чыксагыз, миңа сугылмыйча китмәгез! – Фирүзә шатлыктан, күтәренке күңел белән Заһрый абыйсына ике кулын биреп, саубуллашып чыгып китте. Урман хуҗалыгыннан соң Фирүзә кибетенә дә кереп чыгарга уйлады. Аның кибете урнашкан бинада хәзерге вакытта ремонт эшләре бара. Бинаның өске ягында ресторан, ә аскы катында аның кибетләре урнашачак. Ремонт һәм үзгәртеп кору эшләрен Александр Петрович кешеләре алып барса да, ул аларның эшен үзенчә контрольдә тота иде. Эш башланганда, аңа үзгәртеп ремонтланачак бинаның сызымнарын күрсәткәннәр иде инде, болай бик матур һәм заманча чыгарга тиеш. Аннан соң Светлана да аларның сызымнар буенча эшләнүен тикшереп торырга кушты. Ул килгәндә, эшчеләр, кайсы кая урнашып, үзләре белән алып килгән обедларын ашап утыралар иде. Аларның эшләрен карап чыккач, аның күңеле тагын да үсеп китте. «Йә Ходаем! Нинди матур бина булачак! Бу матур ресторанга шәһәр халкы рәхәтләнеп ял итәргә, күңел ачарга йөриячәк. Ә без аны туклану әйберләре белән тәэмин итеп торачакбыз. Ә кибетебездә шәһәр халкы өчен яңа савылган сөт, эремчек, каймак, яңа суелган ит, яшелчә әйберләре, аннан соң үзебезнең агач цехында эшләнгән көн дә кирәкле көнкүреш әйберләрен сатачакбыз. Юк, әле без авылыбызны бетерергә ирек куймабыз! Киресенчә, шәһәр тормышыннан кимгә түгел, ә аннан яхшыракка көйләрбез!» Фирүзәнең күтәренке күңеле тагын да шатланыбрак, эчке бер елмаю белән: «Мин моңа тырышачакмын!» – дип пышылдады. Бу аның әбисе, әнисе сөйләгән, ул замандагы алар күргән авырлыкларга һәм кимсетелүләргә җавап анты иде. Кибет ишеген ачып кергәндә, аны, прилавка артыннан атылып чыгып, Нәфисә каршы алды. – Фирүзә апа! – диде ул, шатлыгыннан нәрсә эшләргә дә белмичә, аны кочагына алып. – Кайдан килеп чыктыгыз, болай гына кердегезме, әллә берәр яңалык китердегезме? Авылда нинди яңалыклар бар? – дигән сораулар белән тырылдата да башлады. Нәфисәнең күптән инде авыл яңалыкларын ишеткәне юк иде. Менә хәзер Фирүзә апасыннан бөтен яңалыкны ишетер! Ул тиз генә аны кочагыннан ычкындырды да, кибетнең бер почмагына үзе оештырып куйган өстәл янына килеп, электр чәйнеген тоташтырды. Аннары: – Хәзер мин сезне чәй белән сыйлыйм, – дип, өстәлгә тәмле ризыклар тезә башлады. Фирүзә бу кызны бик якын күрде. Үзләре генә аерым очрашканда, алар бер-берләренә эч серләрен дә сөйләргә тартынмыйлар. Авылдагы яңалыкларны энә күзеннән уздыралар. «Тик бәхете генә юк, ахры», – дип уйлап та куя иде ул аның турында көенеп. Менә хәзер дә аларның, әз генә булса да эш турында онытып, үзләренә генә кагылган, үтеп бара торган яшьлекләренең истәлекле һәм куанычлы мизгелләрен бер-берләренә яшермичә сөйлиселәре килде. Ләкин кызлар икесе дә йөрәкләренең иң түрендә яткан мәхәббәтләренең кем икәнен сер итеп калдыра килделәр. Бәхетсез мәхәббәтләренең киләчәгенә ышанмадылармы, әллә инде хисләренең иң нечкә кыллары үзләренең ялкыннарында өзелеп сүнәр кебек тоелдымы, бөтенләй ачылып бетәргә курыктылар. Фирүзә бер кат кибетне күзләре белән айкап чыкты да өстәл янына килеп утырды. – Ничек хәлләрең, Нәфисә? – дип сорады ул, аның шатлыклы йөзенә карап. – Нәрсәләр җитми? Әйберләр вакытында килеп өлгерәме? – Ул болай да белә иде инде нәрсәләр кирәген, ләкин сорамыйча булмый. Алайса, хуҗа кеше буларак, «нюх теряешь». – Менә озакламый дошманнарга үч итеп гөрләп яшәп китәрбез әле! Бүгенгә авыр шул. Әмма без түзәрбез һәм бүгенге авырлыкларны артта калдырырбыз! Әйдә сөйлә, нинди яңалыкларың бар? Кияүгә чыгарга җыенмыйсыңмы әле? – Аның тизрәк Нәфисәнең шатлыгын уртаклашасы килде. «Тикмәгә шулай шатлыгыннан күккә менмәгәндер», – дип уйлады ул аның турында. Ләкин җылытылган өчпочмакның кибет эченә таралган тәмле исе, аның уй-хисләрен