Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 20. Әнисе, аның сүзләрен тыныч кына тыңлап: – Нәрсә эшләргә җыенасың? – дип сорады. – Әни, нишләргә икәнен дә белмим! Минем инде башым катты. Хәзер мин Русланга шалтыратып, аны монда чакырам. Нәрсә эшләргә кирәген аның белән уйлап бетерербез. Син әтигә генә әйтмә, беркемгә дә! Хәзер Русланга, мине кияүгә сорап, сезнең янга барырга кушам. Мин аны барыбер яратам, ул да мине. Ярар, әнием, пока! Артык кайгырма! Бу мәсьәләне үзебез чишәрбез. Әнисе белән сөйләшкәч, аңа бераз җиңелрәк булып китте. Ул тиз генә Русланның эш телефонына шалтыратты һәм аңа Казанга килеп җитәргә кушты. Ләкин Руслан кич белән дә күренмәде. Инде югыйсә төш вакытында шалтыраткан иде, ә ул һаман да юк. Светлана төне буе борчылып чыкты. Нервылары, атарга тартылган җәя кебек киерелеп, бөтен күңелен актарды, һәм ул нинди генә уйларга кереп бетмәде! Бу газаплы уйлар, барысы бергә төйнәлеп, син ялгыштың, ахры, диләр кебек иде. «Менә шушы яшемдә мин инде кыз түгел, ә ана булам! Минем өчен хәзер далада уйнаган бәйсез кырыкмыш тормышы бетәчәк. Минем алда хәзер беренче планда балам дөньясы». Бу уйлардан аңа бөтенләй моңсу булып китте. Йокларга тырышып йомган күзләрен бернинди дә йокы алмады. «Ярар, үз-үзеңне бетермә», – дип, кабат күзләрен ачып, бүлмә караңгылыгына төбәде. Анда үзенә бер тынычлану тапкан кебек, «Минем Русланым бар! Аның белән уртак тел табып яшәсәк, балабыз безгә куаныч кына булачак. Без үзебезнең дөньябызны һәм булачак гаиләбезне беркем белән дә бүлмәячәкбез!» дигән уйлар белән Русланны көтеп, иртән генә йокыга китте. Йокыдан уянуга, битен дә юмыйча, телефонга ябышты. Русланның телефоны кичәгечә тавышсыз иде. Ул кабат, әтисенең сәркатибенә шалтыратып, Русланны сорады. Ләкин аңа Русланның эшкә килмәве һәм кичә каядыр бик ашыгыч барып кайтасы җире бар дип ял сорап алганлыгын әйттеләр. Светлана аптырап калды. Ул бит аңа бик тиз килеп җитәргә кушкан иде. Эшеннән сорап киткән, ә монда һаман да юк. «Нәрсә булды икән, юлда берәр хәл булмагандыр бит? Ничек килеп җитә алмый инде?» Кызның башында кабат әллә нинди уйлар бутала башлады. «Әллә, берәр нәрсә сизенеп, аның белән очрашасы килмиме? Юк, алай булырга тиеш түгел!» – дип, Светлана, тузгыган чәчләрен дә рәтләмичә, бүлмә буйлап йөренә башлады. Әтисе Русланга, яратмаса да, кызының соравы буенча менә дигән эш бирде. Ә хәзер менә, кияве булгач, берәр җиргә хуҗа итеп куяр. Руслан акылсыз түгел, аның ишегә башы бик яхшы эшли. Ул мондый мөмкинлектән берничек тә баш тартмаячак. Шулвакыт, күзе көзгегә төшеп, ул үзеннән үзе куркып китте. Шушы йөзен Руслан күрсә нишләр? Светлана, тиз генә душта юынып, чәчләрен рәткә кертте һәм Руслан яраткан күлмәген киеп куйды. Аннан, көзге каршына басып, күз төпләренә сөрмә тартты. Руслан килеп кергәндә матур булып күренәсе, аны матур итеп каршы аласы килде. Тиз генә майда төче коймак пешереп алды. Чәйнекне дә кайнатып куярга уйлаган иде, кабат теләгеннән кире кайтты. Аны ашаганда да өлгертеп була дип, телевизорны ачты. Аннан күңелгә ятышлы көй агыла иде. Светлананың күзләре экранда булса да, күңеле, аннан чыккан көйгә ияреп, Русланга очты. «Ничек әйтермен икән аңа, ашарга утыргач, өстәл янындамы? Әллә ишектән килеп керүгә кочаклап үбәргә дә, минем яңалыгым бар, дияргәме? Шул вакытта, аның күзләренә карап, ничек шатланганын күрермен», – дип уйлады. Озакламый өйлә вакыты җитте, ә Руслан һаман күренмәде. Светлана уйларыннан шашар дәрәҗәгә җитте. Бүлмәдә бер почмактан икенчесенә атлады, чәй эчәргә утырды, ләкин тамагына берни дә бармады. Хәзер ул бөтенләй югалып калды. Аның башында бер генә уй бөтерелде. Нәрсә булган Руслан белән, кая югалды ул? Ходаем, нигә шулай булды бу?! Светлана, сорауларына җавап таба алмыйча, йөзен куллары белән каплап, диванга ауды. Матур итеп җыйган чәчләре чуалып, яшь атылып чыгарга торган коңгырт күзләренә, нәфис борынына, бәләкәй юка иреннәренә сибелде. Аның ябык, ләкин йомры гәүдәсен, бәләкәй генә тырпаеп торган калку күкрәкләрен тетрәндереп, күңеле тула башлады. Шушы минутларда күңелендә яшен чаткысы