уйнап, күк күкрәп, йөрәген ярсытып, күз яшьләре чыгарга җыенды. Хәзер инде аңа барыбер ...
уйнап, күк күкрәп, йөрәген ярсытып, күз яшьләре чыгарга җыенды. Хәзер инде аңа барыбер кебек тоелды. Ул, үзенең бу тойгыларына буйсына башлаганын сизеп, мәхәббәт тулы йөрәгенең ярсуына, күңеленең актарылуына бернинди дә каршылык күрсәтергә теләмәде. Кинәт кенә ишектәге кыңгырау тавышы, аны айнытып, аягына бастырды. Күзләреннән яшь чыгып, сөрмә сөрткән керфекләрен җебетеп, күз тирәләренә эз калдырып, озын нечкә муенына агып төште. Светлана тиз генә ишеккә атылды һәм, анда кем барлыгын да сорамыйча, калтыранган бармаклары белән келәне борды. Ишек төбендә, кызыл розалар тотып, аның Русланы басып тора иде. Русланга берни дә әйтергә ирек бирмичә, ул аны, муеныннан кочып, битендә юеш сөрмә эзе калдырып, шашып үбәргә тотынды. Руслан, бер-ике секундка аптырап калса да, тиз генә букет тоткан кулы белән кочаклап, аның иреннәреннән үбеп алды. Алар шулай ишек төбендә, бер-берсенә сүз дә әйтә алмыйча, хисләр давылында онытылдылар. Аннан Светлана, әкрен генә пышылдап, гүя кемнедер куркытмаска тырышып, Русланның кочагында килеш аның колагына: – Руслан, беләсеңме, мин сине шундый сагындым! Әле, сагыну гына түгел, яхшы яңалык әйтер өчен дә чакырдым. Ә син, кичә чыгып киткәннән бирле, инде бер тәүлек минем яныма һаман килеп җитә алмыйсың! – Ул җиңелчә генә үпкәләгән тавыш белән иреннәрен бөрештерде. – Йә, сөйлә әле! Кайларда йөрдең? – Светлана, яңакларын егетнең яңакларына куеп, ишек төбендәге зур көзгегә карады. Анда аларга каршы ике шат, мәхәббәт белән янган күзле, бер-берсенең кочагына сыенып беткән пар карап тора иде. – Шулай туры килде инде, карлыгачым, сиңа сөйләп, күңелеңне төшерәсем килми! Менә килеп җиттем бит инде. Мин синең кочагыңда! Йә, сөйлә инде, нигә чакырдың? – Руслан пышылдап кына, кайнар сулышларын өреп, Светлананың колак яфракларыннан үбеп алды. – Руслан, җаныкаем, безнең балабыз булачак! – Светлана көзгедән аның күзләренә карады. Бу сүзләрдән Руслан ток тоткандай сискәнеп китте. Күзләре гаҗәпләнүдән зураеп, төссезләнеп, йөзе чүт кенә агарынып калды һәм ул, үзе дә сизмәстән, Светлананы кочагыннан этеп куйды. – Син нәрсә сөйлисең? Сиңа укырга кирәк бит! – Аның тавышы эчке бер ачулы дулкынлану белән яңгырады. Һәм шул мизгелдә, Светлананың аптырап калган күз карашын тоеп, тиз генә үзен кулга алды. – Юк, мин каршы түгел! Ләкин сиңа башта укуыңны бетерергә кирәктер, аннан соң, шушы яшеңнән бөтен яшьлегеңне балаңа алыштырмакчы буласыңмыни? – Син нәрсә, шат түгелмени? Яшьлегеңне, дисең. Ә синеңчә, бала минеке генәмени? Син ләззәтләнеп минем белән йокладың да, ә хәзер инде син түгел, мин гаеплеме бала туачакка! – Светлана ачу белән аның йөзенә сугарга кулын күтәргәндә, Руслан тотып алды һәм, күкрәгенә кысып, күзләреннән, ачык муеныннан үбә башлады. – Син мине гафу ит! Минем алай дип әйтәсем килмәгән иде. Кисәк кенә ишетелгән бу хәбәр минем өчен аяз көнне яшен суккан кебек булды. Чөнки мин аңа әле әзер түгел. Тагын бер кат гафу үтенәм! Димәк, безнең балабыз булачак. Без синең белән гаилә корачакбыз! – дип сөйләнде Руслан, эчке бер дулкынлану, ниндидер бушлыкка сөйләгән тел белән. Аннан ул, башын артка таба алып, ике кулы белән Светлананың яңакларыннан тотып, үзенең алдында корбанын күргән ерткыч җәнлекнең очкынлы, яшертен тирән карашы белән кызның күзләренә карады. – Гаиләне алып бару өчен, миңа әйбәт эш кирәк булачак. Дөресен генә әйткәндә, берәр зур гына оешманың хуҗасы булу. Шул чагында без синең белән туачак балабызны тәрбияләргә бөтен шартларны булдыра алачакбыз һәм шул ук вакытта үзебез дә менә дигән итеп яшәрбез. Бу яктан синең әтиең булышыр дип уйлыйм. – Руслан, бала-чага кебек сөенеп, иреннәрендә елмаю билгеләре чыгарды. Аның кайнар кочагы, шашып үбүләре һәм тыныч ягымлы тавышы белән күңелен тынычландырып пышылдавы кабат Светлананы үз-үзен оныттырырга мәҗбүр итте. Ул аның иреннәренә үрелде һәм, үзенең нәрсә сөйләвен дә аңламыйча: