– Күрмәгәндәй эчә дә дуңгыз кебек исерә. Әллә егылып йокыга киткән инде, һаман кереп җи...
– Күрмәгәндәй эчә дә дуңгыз кебек исерә. Әллә егылып йокыга киткән инде, һаман кереп җитә алмый. Мылтык шартлатып уятасы булыр, ахры, – дип, ишекне шыгырдатып ачуы ишетелде, һәм ул, ишекне япмыйча гына, мылтыгын тотып, тышка атлады. Шул вакыт эчендә Наил аның аркасына пычагын батырды. Пычак йөрәккә туры килмәде, аскарак эләкте. Урманны яңгыратып мылтык шартлады. Ул төнге тын һавада кайтаваз булып кире әйләнеп кайтты. Мылтык тавышыннан Наил әзрәк кенә шүрләп тә куйды, ләкин ул, үзен кулга алып, икенче тапкыр аның муен тамырына чәнчеде. Аннан сибелеп чыккан кан Наилнең бөтен йөзенә һәм түшләренә чәчрәде. «Үлгәндә дә сине пычратмыйча үлмиләр алар», – дип сүгенеп куйды. Ул, өйгә керүгә, бернигә дә игътибар бирмичә, кружканы тутырып аракы салды да эчеп җибәрде. Аннан өстәл кырыенда торган чиләктән учлары белән су алып, кулын, битен юды һәм, тамагы ачканлыгын белгертеп торган селәгәйләрен йотып, кыздырылган шашлыкны сыпырта башлады. Инде тамагы туйгач һәм эчелгән аракы белән бүгенге йөрелгән юллар үзенекен итте. Ул әкрен генә йокыга талды. * * * Фирүзәгә бу көннәрдә бигрәк тә авырга туры килде. Көндезләрен көне буе эштә, ә кичләрен әнисен карарга бара. Аның янында утырып торучы хатын-кыз да тапкан булыр иде, әмма кеше сүзеннән курыкты. Әнисе берүзе карап үстерде, ә хәзер әнисен кешегә карата, дип әйтерләр кебек тоелды аңа. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, экологлар килеп, сөт комплексы әйләнә-тирәсен, мал тиресенә буяганы өчен, зур күләмдә штраф салу белән куркытып киттеләр. Ул аның үзенә дә ошамый иде. Кулы гына җитмәде. Ә менә хәзер экологларның янавы аңа инде бу мәсьәләне төптән хәл итәргә этәргеч булды. Ләкин кайсына җитешергә? Италиядә узачак ярминкәгә бару өчен сыр һәм ысланган ит ашамлыкларына таләп ителгән документларын җыеп бетерә алмаса, аны анда кертмәячәкләр. Бу инде Фирүзә өчен киселгән хыял булып калачак. «Юк, нәрсәдер эшләргә кирәк! Тынычлан һәм тирәнтен уйлап бетер», – диде ул үз-үзенә, рульдә барган килеш. Беренче чиратта Нәфисә белән сөйләшергә кирәк! Аннан кичкә Николайны чакырырга, һәм, ул килгәнче, булачак тирес саклавычының күләмен, эш тәртибен уйлап бетерергә кирәк. Ул өенә кергәндә, Бибинур апасы Ильясны уятып, аңа чәй әзерләп, чәйләп утыралар иде. Фирүзә алар белән кочаклашып күреште дә Бибинур апасына: – И Бибинур апа, синсез нишләр идем мин? Син минем чынлап та икенче әнием кебек! – диде. – Әйе, Фирүзә! Син үзең дә минем кызым кебек. Син бөтен ягың белән әтиеңә охшагансың! Яшьлегемдә мин синең әтиеңне яраттым. Ә ул – синең әниеңне! Бер бала булса да бүләк итәргә сорадым, ә ул якын да килмәде. Бик яратты ул әниеңне! Ләкин горурлыклары аркасында ниндидер аңлашылмаучылыкны бер-берләренә аңлата алмадылар. Син – әниеңнең кызы, ә миңа әтиеңнең мәңгелек төсе! – диде Бибинур апасы, соңгы сүзләрен пышылдап кына. Аның эчкә баткан тирән нурлы күзләре уйчанланып калды. Фирүзәгә бу сүзләрне ишетү гаҗәп тә һәм шул ук вакытта авыр да иде. Һәрбер кеше үзе бер дөнья. Еллар узып, үзеңнең хыялың белән генә яшәү авырдыр. Аның да тормышы хыялында гына кала түгелме?! Ул да әти-әнисе кебек артык горурмы? Инде бу сорауларга күпме җавап эзләсә дә, әле һаман да таба алмый. Әллә Бибинур апасының аңа ачылган сереннәнме, әллә инде үзенең дә китек күңеленә кагылуданмы, аның күзләре яшьләнде. Ул, әкрен генә торып, Бибинур апасын кочаклап алды һәм башын, яшь бала кебек, аның күкрәкләренә куйды. Аның дымланган күзләреннән тамчыга әйләнгән күз яшьләре, тәгәрәп, Бибинур апасының ачык изүләренә төште. Бибинур апасы бу хәлне көтмәгән иде. Аның күңеле тулып, елап җибәрде. Узып барган гомерендә ул беренче тапкыр ана хисен тойды. – Балам минем! Рәхмәт сиңа мине шулай якын итүең өчен! – Ул Фирүзәне үбеп алды. – Син мине гафу ит инде. Шулай да синнән бер нәрсә сорыйм: безнең сөйләшү турында әниеңә әйтмә! Икебезнең сер булып кына калсын. Тагын әллә нәрсә уйлавы бар. Ә сезнең Мансур белән бәхетегез үзегезнең кулда! Мин аның белән сөйләштем, ул хәзер бик тә үкенә. Фирүзә мине гафу итмәс, ди. Горурлыкларыгызны бер-ике минутка кесәгезгә