Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 50. Ул килеп җиткәндә, Фирүзә юк иде әле. Нәфисә, вакытын бушка уздырмас өчен, соңгы вакытта үзенә килгән товарларның исәп-хисапларын сорап алды. «Әйе, – дип уйлап куйды ул, аларга карап. – Миллионлаган суммадагы әйберләр үтә аның сату челтәреннән. Болар барысы да шушы песнәк хәтле бәләкәй генә хатынның эшен ничек оештыруыннан тора. Ә менә хәзер Италиядә оештырылачак ярминкәдә катнашып, берәр медаль дә ала алсак, бу суммалар тагын да артачак, һәм без кешеләргә яшәр өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыра алачакбыз!» Аның уйларын ишектән кереп килгән Фирүзәнең тавышы бүлде: – Килеп җиттеңме? Әйдә кер әле, сүз бар! Фирүзәнең аңа бу тонда эндәшүе Нәфисәне тагын пошаманга төшерде. «Берәр нәрсә булды микәнни?» дигән уй йөгереп узды аның күңеленнән. Ул түзмәде, артыннан кабинетына керүгә: – Нәрсә булды? – дип сорап куйды. – Берни дә булмады, Нәфисә! Шундый тонда сөйләшкәнгә син мине гафу ит инде. Нервыларым какшый башлады, ахры. Соңгы вакытларда барысы да өелде, кайсына тотынырга да белмим. Менә шуңа күрә сине чакырттым. Менә сиңа документлар. Ярминкәдә катнашыр өчен нинди экспертизалар, белешмәләр һәм тагын нинди исәп-хисаплар булырга тиеш, барысын да бер ай эчендә әзерләп, Мәскәүгә Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырасың! Кыскасы, ярминкә синең җилкәдә! Аңлаштык, сөйләштек! Хәзер эшеңә! Тагын бер кат гафу ит, минем хәзер вакытым юк! – диде Фирүзә, аның белән сөйләшүнең тәмам булуын аңлатып. – Ярар, мин аңладым! Сез ничек әйтсәгез, шулай эшләрмен, – дип, Нәфисә, Фирүзәнең кулыннан документлар папкасын алып, ишеккә юнәлде. Аның күңелендә нидер утырып калды. Бу сөйләшүдән Нәфисәнең бөтенләй күңел тынычлыгы бетте. «Чынлап та, Мансур белән Фирүзә арасында нидер бар, ахры. Алай булса, мин араларына кергән булам. Хәзер инде аларның бер-берсен яратышып йөреп тә, һаман да аңыша алмаганнарына мин гаеплеме? Нәрсә булса да, начальнигың белән араны ераграк тотарга кирәк шул. Ә мин үземнең апам кебек ачылып китәм. Менә хәзер аның миңа әз генә катырак әйтүе дә өстемә салкын су белән койган кебек булды». Нәфисә, Фирүзә яныннан чыккач, бухгалтериядә бер буш өстәлгә утырып, ул җыячак документларны карап чыкты. «Чыннан да, монда тизрәк кыймылдамасаң, бу документларны ике ай эчендә дә җыеп бетереп булмаячак. Аларның гамәлдә булу вакыты бер ай, икенче айга инде гамәлдән чыгачак. Менә ни өчен Фирүзә чыгырыннан чыккан икән», – дип уйлады Нәфисә, документларны карап чыккач. Фирүзә турында начар уйлаганы өчен, аның үзенә оят булып китте. Фирүзә, Нәфисә чыгып китүгә, кулына калькулятор алып, бер ел эчендә барлык цехлардан якынча күпме тирес һәм сыекча тупланачагын исәпләп чыгарды. Аннан соң тирес белән сыекчаның эшкәртелү юнәлешен сызды. Аның исәбе – тиресне ике фракциягә бүлеп, каты өлешен, черетеп, кибетләрдә сатарга һәм ашлама итеп басуга чыгарырга иде. Ә сыек өлешен җәйге чорда, суга кушып, печән басуларына сиптерергә мөмкин. Кичке нәрәд вакытына Фирүзәнең тирес буенча исәп-хисаплары әзер иде инде. Кешеләр таралыша башлагач, Николайга калырга кушты. – Син беләсеңдер инде экологларның сөт комплексы тирәсендә җәелгән тирес өемнәре өчен зур күләмдә штраф салырга уйлаганнарын. Шуның өчен безгә быел ук алар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Мин монда бер елга якынча күпме тирес һәм тирес сыекчасы чыгасын чутладым. Сиңа, проект институтына барып, проект белән сметасын төзетергә кирәк. Шартларын мин яздым. Аннан соң кредит турында уйлыйсы булыр. Болар барысы да синең өскә йөкләнә. Менә шуның өчен калырга кушкан идем, – диде Фирүзә, Николайга тыныч кына. – Әгәр барып чыкмаса, тиз генә миңа хәбәр ит, бергәләп уйлашырбыз! – Фирүзә Борһановна, болар барысы да сез кушканча эшләнер! – диде Николай, күтәренке күңел белән. – Сез хәзер өегезгә кайтасызмы? Мин машина белән, үзем кайтарып куярмын, – дип, ул машинасын кабызырга чыгып китте.