– Кызганычка каршы, юк. Бер уйлаганда, аларның кирәге дә юк. Чөнки ул эшләр барысы да я...
– Кызганычка каршы, юк. Бер уйлаганда, аларның кирәге дә юк. Чөнки ул эшләр барысы да ябылган. Ә менә сез нәрсә дә булса казып чыгарсагыз, анда күз күрер! Мансурның аңлавынча, ул үзенең бер соравына да җавап ала алмаячак. Начальник белән саубуллашты да, кунакханәгә кайтып, папканы актарырга уйлады. Папкадагы кәгазьләр зур бер завод эшчеләренең айлык хезмәт хакларын күрсәткән исемлекләр булып чыкты. Ул аларны айлап, еллап бер рәткә алып куйды. Икенче төргәктә партия членнарының взносларын түләгән исемлекләр һәм шунда ук обком казначиена күчерелгән акчаны күрсәткән чек кәгазе. Нигә җыйган ул аларны? Хәер, аны бит обкомнан шуны тикшерергә дип җибәргәннәр. Партия әгъзасының күпме хезмәт хакы алганлыгы исемлектә бар, ул аңа кул куйган. Икенче исемлектә шул ук хезмәт хакы һәм ул түләгән взнос. Аннан тагын бер исемлек. Монысында ул кешенең хезмәт хакы яртылаш дип әйтерлек кимегән һәм взноста теге исемлектәгегә караганда күпкә кимрәк күрсәтелгән. Шунда ук ул айның шул суммага обкомга җибәрелгән акча чегы. Аерма бик күп чыга. Партия таратыласы елда партия әгъзаларыннан взнос акчасы җыелган, әмма обком казначиена җибәрелгән акча чегы күренми. «Менә ничек акча эшләгән заводның партком секретаре. Ә партком секретаре булып ул елларда Габидуллин эшләгән. Бөтен акча документларында аның имзасы тора. Монысы ачыкланды, ә хәзер үтерүчеләрне табарга кирәк», – дип уйлады Мансур. Ул папканы җыйды да, бүлмәдәге шкафны бераз аударып, аның астына тыгып куйды. Вакыт инде кичкә таба авышуга карамастан, Мансур, өстенә җылырак күлмәк эләктереп, үлгән ревизорның гаиләсенә китте. Аларның фатирларын озак эзләп йөрергә туры килмәде. Таксистка адресын биргән иде, ул аны бик тиз илтеп куйды. Үзенә кирәкле фатирны эзләп тапкач, аңа хәйран гына кыңгырау төймәсенә басып торырга туры килде. Фатир хуҗасы әллә аңа ышанмады, әллә инде башка сәбәпләр аркасында, ишеген ачарга уйламады. – Мин сезнең берегезгә дә ышанмыйм. Ул кенәгәләрнең ниндиен кирәк, барысын да табып була, ә менә кешене булмый! Сез минем иремне генә түгел, яшь кенә, әле өйләнмәгән егетне дә үтердегез! Ачмыйм мин сезгә ишекне, китегез моннан! – дип, ул ишеген ачып та карамады. Инде нишләргә дип торганда, эштән аның кызы кайтып җитте. Аларның фатирлары төбендә чит кеше басып торганга, ул куркып калды һәм, куркуын белгертмәскә тырышып, югары катка таба менәргә баскычка таба борылды. Мансур моны бик тиз аңлады. – Туктагыз әле! Сез бу фатирданмы? – дип сорап, җавап та көтмичә, үзенең нигә килгәнен әйтте. Тикшерүче таныклыгын күрсәтте. – Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк иде. Дөресрәге, әниегез белән. Ә ул миңа ышанмый. Зинһар өчен, мине тыңлагыз әле. Мин монда бер районнан сезнең әтиегезнең фаҗигале үлемен тикшергән егетнең үлемен ачыкларга килдем. Миңа сездән кайбер нәрсәләрне генә сорарга кирәк. Әтиегез үлгәндә, сез әле яшь булгансыз. Күп нәрсәләрне аңламагансыз һәм күп нәрсәгә игътибар да бирмәгәнсездер. Шуңа күрә сорауларны күбрәк әниегезгә бирергә иде, – диде Мансур, аны күзеннән уздырып. Кызның киенүенә караганда, болар бик бай яшәгәнгә охшамыйлар иде. – Әни дөрес әйтә. Сезгә бернинди дә ышаныч юк! Без инде Самат белән әтине кем үтергәнен һәм нигә үтергәнен ачыклаган идек. Һәм бу турыда ул алар белән сөйләшергә тиеш иде. – Ничек сөйләшергә? Нәрсә турында? – Мансур абый! Ялгышмасам, таныклыгыгыз буенча сезнең исемегез Мансур. Ә минем исемем Сәрия. Әйдәгез без сезнең белән монда түгел, ә урамда сөйләшәбез. Чөнки Саматның үлеменнән соң әни бөтенләй куркып калды. Сезне кызыксындырган сорауларга мин үзем дә җавап бирермен. Сез мине өйдән ерак түгел эскәмиядә көтеп торыгыз. Мин хәзер чыгам, – дип, кыз фатирына кереп китте. Мансур әкрен генә, баскычта тавыш чыгармаска тырышып, аска таба төшеп, урамга чыкты. Балалар мәйданчыгы каршында эскәмия күреп, шунда атлады. «Әй Самат, яшьлегең аркасында харап булгансың икән», – дип уйлады Мансур, аны җәлләп. Сәрия озак көттермәде.