Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 53. Мансур өчен бу бик кызык мәгълүмат иде. Алар аңа тагын элек ничек әйбәт яшәгәннәрен сөйләп киттеләр. Ул аларны әзрәк тыңлап утырды да әңгәмәләре өчен рәхмәт әйтеп китеп барды. Чынлап та, монда бернинди дә сугышу булмаган. Кемдер моны яшьләр сугышына охшатып, үлемне шуңа сылтарга омтыла. Кем һәм нигә?! Хәзерге минутта шушы ике сорауга җавап табарга кирәк иде. Беренче чиратта Мансур бу яшь кешенең кем икәнен ачыкларга, туганнары белән сөйләшергә уйлады. Аның шәхси эшен укыганда, адресын исендә калдырган иде. Шуңа күрә торган җирен эзләп табу авыр булмады. Фатир ишеген шакыгач, Мансурны урта яшьләрдәге бер хатын ачуланып каршы алды: – Тагын нәрсә кирәк инде сезгә? Малаемны үтерттегез, хәзер минем арттан йөрисезме? Мин берни дә белмим! Ходаем өчен, мине тынычлыкта калдырыгыз! Болай да үземне кая куярга белмичә йөрим. Миндә бернинди дә кәгазь юк! – дип, хатын ишеген япмакчы булган иде дә, Мансур аңа ирек бирмәде һәм ул эчкә узды. – Апа, зинһар өчен, минем берничә сорауга гына җавап бирегез инде. Әйе, чынлап та, сезнең улыгызны үтергәннәр. Ә үтерүче иректә йөри. Миңа кем үтергәнен белергә кирәк. Ул кеше җәзасын алырга тиеш! Шуңа күрә мин сездән үтенеп сорыйм, берничә соравыма җавап бирегез. Сезнең малаегыз аракы эчә идеме? Бу көтелмәгән сорау апаның бөтен йөзен үзгәртте. Аның кайгыдан кысылып калган күзләре ачудан акаеп, йөзенә кызыллык йөгерде. – Сез нәрсә, минем малайны алкашка чутлыйсызмы?! Синең малаең эчеп драка оештырган, диләр. Ул үз гомерендә аракыны авызына да алып карамады. Хәзер мине акча биреп тынычландырмакчы булалар. Кирәк түгел миңа акчалары. Малаемны үтергән кешенең йөзенә шушы тырнакларымны батырып, күзен чукып аласым килә. Күпме азапланып, берүзем үстереп укыттым. Ә хәзер үтереп ташладылар! – Ул бөтен фатирга акырып елап җибәрде. Мансур нишләргә дә белмәде. Ул хатынның яңгыр тамчылаганда агач яфракларыннан җиргә тамган тамчылар кебек аккан күз яшьләре аның бөтен күңелен йомшартты. Мондый очракларда үзенә нәрсә эшләргә кирәген ул әле аңламый иде. – Апа, шулхәтле бетеренмәгез инде. Мин ул кешене барыбер табачакмын, һәм сез аның йөзенә төкерерсез! – Мансур шундый сүзләр белән хатынны юатырга тырышты. Димәк, бу егетне чынлап та үтергәннәр булып чыга, дип уйлап куйды ул. Кемнеңдер юлына аркылы төшкән, һәм аны, аркылы яткан тумран кебек, кырыйга алып ыргытканнар. Кемнәр?! Бу аның очраклы үлем турындагы тикшеренүе белән бәйлеме? Бәлки, шул турыда белешергә кирәктер. Аның ул эшен япканнар. Чөнки анда бернинди дә криминал тапмаганнар. Шулай, кеше су коенганда исерек килеш батып үлгән. Монда хәзер инде беркемнән дә берни дә белешеп булмый. Бәлки, әнисенә ни дә булса сөйләгәндер. Ул, ишек төбендә утырып торган урындыгыннан торып, инде үксүдән тынычланып килүче хатынның янына барып, аның калтыранган җилкәсенә кулын салды. – Тынычланыгыз инде! Ул кешене барыбер табарга кирәк. Хәзер инде бу үлемнәрне тикшерергә сездән башка беркем дә ярдәм итә алмаячак. Ә минемчә, аның үлеме чираттагы тикшерү эше белән бәйле булырга тиеш. Аның ул эшен аннан алып япканнар. Бәлки, малаегыз ул эше турында сезгә нәрсә дә булса сөйләгәндер? Чөнки ул аның әле беренче эшләре дип әйтерлек. Ә ул нәрсә булса да тапкандыр, һәм шуңа күрә аннан ул эшне алганнардыр. – Нәрсә дип әйтим инде? – Апа, елаудан кызарган күзләрен каядыр текәп, авыр сулап куйды. Аңа малаеның исән чактагы соңгы көннәрен искә алу авыр иде, ахры. Яшәргә дә, яшәргә иде. Күпме әйтте ул улына бу эшен ташларга. Ләкин аның улы бигрәк тә үзсүзле иде шул. «Әни, кемдер эшләргә тиеш бит мондый эшләрне», – диде аның күз нуры. – Ул өйдә эше турында бернәрсә дә сөйләшмәде. Кайбер чакта: «Әни, нәрсә генә эшләмиләр, башың җитмәс», – дип кенә әйткәләп куйды. Кабат сорасаң, берни дә җавап бирмәде. Чынлап та, бу соңгы эшләрен алып барганда, өйгә бик ачулы кайтты. «Ник, улым, бик ачулы йөрисең?» – дип сорасаң, «Әни, сиңа кирәк түгел ул», – дип кенә җавап бирде. Кайбер көннәрдә кәгазьләрен өйгә алып кайтып актарып утыра иде. Мин, өйдә ял итәргә